Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Навальный 13 елга төрмәгә утыртылырга мөмкин


Алексей Навальный.
Алексей Навальный.

Bloomberg агентлыгы Русия президенты идарәсендәге үз чыганакларыннан Кремльнең Навальныйга карата планнарын белгән.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны якын арада 3,5 елга колониягә җибәрергә ниятлиләр, соңрак төрмә вакыты тагын 10 елга арттырылачак. Бу турыда Bloomberg агентлыгы президент идарәсенә якын ике чыганакка таянып хәбәр итә.

Алар алган мәгълүматка караганда, 2 февральдә узачак мәхкәмә утырышында Навальныйга 3,5 ел ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарылачак.

Тагын 10 елны аңа башка эш нигезендә бирәчәкләр диелә. Бу Навальныйга карата 2020 елның декабрендә ачылган, аеруча зур күләмдә караклык турындагы җинаять эше нигезендә булыр дип фаразлана. Тикшерү комитеты фикеренчә, Навальный физик затлардан Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) һәм башка табышсыз оешмалар өчен җыйган 588 миллион сумның бер өлешен үзе өчен кулланган.

Алексей Навальный 17 гыйнварда Германиядән кайткач Шереметьево һава аланында кулга алынды. Икенче көнне мәхкәмә аны 30 тәүлеккә сак астына утыртты.

19 гыйнварда Навальный фонды "Путин сарае" турында фильм чыгарды. 2 тәүлек эчендә аны 53 миллионнан артык кеше караган.

XS
SM
MD
LG