Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальныйга карата җинаять эше ачылган


Алексей Навальный

Тикшерү комитеты аны хәйрия максатыннан җыйган акчаны үзе өчен куллануда гаепли.

Русия тикшерү комитеты Җинаять кодексының 159нче маддәсе нигезендә (зур күләмдә мошенниклык) оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга карата җинаять эше ачылган. Бу хакта оешма сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү комитеты фикеренчә, Навальный физик затлардан Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) һәм башка табышсыз оешмалар өчен җыйган 588 миллион сумның бер өлешен үзе өчен кулланган. Оешма "җитәрлек күләмдә мәгълүмат" җыелганын хәбәр итә.

"Тикшерү мәгълүматынча, әйтелгән оешмаларның җитәкчесе булган Навальный башка затлар белән бергә әлеге суммадан 356 миллион сум акчаны шәхси максаттан кулланган: шәхси милек, матди әйберләр сатып алган, чыгымнарны каплаган (шул исәптән, чит илдә ял итү өчен). Шул рәвешле, кешеләрдән җыелган акча урланган булган", диелә белдерүдә.

Навальный үзе әлеге хәбәрне шәрехләп, үзенең твиттерында "Путин, күрәсең, шашынган хәлдә" дип язып чыккан. Навальный үзе августтан бирле Германиядә дәвалана.

Русия оппозициясе лидерларының берсе Алексей Навальный 20 августта Томскидан Мәскәүгә очканда аңын югалткач, очкыч Омскида тукталды һәм сәясәтчене шундагы хастаханәге салдылар. 22 августта ул дәвалау өчен Берлиндагы хосусый хастаханәгә җибәрелде. Бундесвер лабораториясе Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен тапты һәм моны башка илләрнең лабораторияләре дә раслады. Русия хакимияте Навальныйның Русиядә агуланган булуын кире кага, җинаять эше ачылмады.

Bellingcat төркеме The Insider, CNN, Der Spiegel һәм Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды ярдәмендә башкарылган тикшерү нәтиҗәләрен бәян итте һәм агулауда Русия махсус хезмәтләрен гаепләде. Соңрак Навальный үзен агулауда шикләнелүчеләрнең берсе белән сөйләшүен белдереп, язманы интернетка чыгарды. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Навальныйны "авыру" дип атады, аның үзен кемдер эзәрлекли дип уйлап саташа торган чире бардыр дип фаразлады.

Җинаять эше шулай ук Навальныйның көрәштәше, Коррупциягә каршы көрәш фонды юристы Любовь Собольгә карата да ачылган. Ул Җинаять кодексының 139нчы маддәсе 2 бүлеге ("торак кагылгысызлыгын көч куллану яки аны куллану белән янау кулланып бозу") нигезендә гаепләнә.

28 декабрь көнне Җәзаларны үтәү хезмәте (ФСИН) Навальныйдан ашыгыч рәвештә Мәскәүдәге бүлеккә килергә кушкан, аның шартлы хөкем ителүен реаль җәзага алыштыру белән янаган.

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG