Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК юристы Любовь Собольгә каршы җинаять эше ачылган


Любовь Соболь
Любовь Соболь

Иртән аның фатиры ишеген җимереп кереп, тентү уздырылган. Соболь торак кагылгысызлыгын бозу маддәсе нигезендә тоткарланган.

Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның көрәштәше, Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) юристы Любовь Собольне полиция тоткарлаган. Аңа каршы Русия Җинаять кодексының 139нчы маддәсе 2 бүлеге ("торак кагылгысызлыгын көч куллану яки аны куллану белән янау кулланып бозу") нигезендә эш ачылган. Бу турыда ФБК җитәкчесе Иван Жданов хәбәр итте. Ул Любовь Соболь үзе Тикшерү комитетына сорау алуга алып кителгән дип язды.

Иртән Любовь Соболь фатирының ишеген полиция җимерүен хәбәр иткән иде. Полиция ишегенә шакыган мәлне ул видеога төшереп интернетка чыгарды.

Соболь гаепләнгән маддә 200 мең сумга кадәр штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эш яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота.

Соболь 21 декабрьдә ФСБ хезмәткәре дип фаразланган Констатин Кудрявцев фатиры ишеге янында кулга алынды. Соболь Кудрявцевка сораулар бирер өчен барган булган. Моннан тыш, Навальный такымыннан тагын берничә кеше тоткарланды. Ул чакта Соболь полициянең кануни таләбенә буйсынмаган өчен 1 мең сум штрафка тартылды һәм өенә җибәрелде.

21 декабрьдә Алексей Навальный үзен агулауда катнашучыларның берсе дип атап, Константин Кудрявцев белән сөйләшү видеосын интернетта чыгарды. Кудрявцев, Русия иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушев ярдәмчесе белән сөйләшәм дип белеп, Навальныйга һөҗүмнең ничек булганын сөйләде, аны очкычның тиз җиргә төшеп утыруы һәм табибларның атропин кадап өлгерүе коткарды диде, агу Навальныйның эчке киеменә сөртелгәнен әйтте. ФСБ бу сөйләшүне "ялган язма" дип атады.

XS
SM
MD
LG