Accessibility links

"Хизб ут-Тәхрир" 'эше нигезендә 24 елга хөкем ителгән Ринат Нурлыгаянов этап вакытында югалган


Ринат Нурлыгаянов
Ринат Нурлыгаянов

Якыннары Ринат белән соңгы тапкыр 25-26 гыйнварда күрешкән.

Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән "Уфа егермелеге" эше фигуранты Ринат Нурлыгаянов этап барышында югалган. Бу хакта Азатлыкка аның әнисе Миләүшә Нурлыгаянова хәбәр итте.

"Инде бер атна эзлим. Бүген аны табуны таләп итеп Русия һәм Самар Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә (ФСИН) ике телеграмма салдым. Менә бер сәгать элек ФСИНга Мәскәүнең "Матросская тишина" изоляторыннан җавап хаты килде, безнең хат тапшырылмаган, чөнки адресат башка бүлеккә киткән, диелгән.

Самар хәбәр бирергә тиеш, без анда Ринат янында 25-26 гыйнварда булдык, анда да хатыны һәм балаларына озак вакытлы очрашуны бер көнгә генә бирделәр, һәм аны иртәгә алып китәчәкләр, дип әйттеләр. Сарытау ягына алып китәселәре икәнен белә идек. Ә Сарытауда 3 февральдә адвокат аның белән күрешә алмаган, 2 февральдә алып киттеләр, дигәннәр.

Җиде ел эчендә балалар беренче тапкыр әтиләре белән очраштылар һәм аларга очрашу өчен нибары бер көн бирделәр. Очрашудан чыкканнан соң балалар "ник бер көн генә?" дип елады. Әтисе кызын гомумән беренче мәртәбә кулына алды. Бала аны бик үз итте, шатланган иде. Алар хәзер үз фатирларына күчәргә җыеналар, кызы никтер әтиләре дә алар белән шул фатирга күченәчәк, дип уйлый.

ФСИНның бүгенге җавабыннан аңлашылганча "Матросская тишина"га алып киткәннәр булып чыга, ФСИНның әлеге хатыннан соң эчкә бераз җылы керде. Адвокат Ринатны ул җәза үти торган Вологда ягына алып киткән булырга мөмкиннәр дип саный, әмма ул анда һаман әле юк. Һәм менә бүген инде 8 февраль, ә мин һаман аның кайда икәнен белмим!" – диде сәяси тоткынның анасы.

2021 елның октябрендә Нурлыгаяновны ул җәза үтә торган Вологда өлкәсендәге колониядән, мәхкәмә утырышларының аудиоязмалары белән танышу өчен, Самар тикшерү изоляторына күчерәләр. Бу эш нигезендә хөкем ителгәннәр мәхкәмә утырышларының материаллары белән адвокатлар Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять биргәннән соң таныша башлаганнар. Әмма Нурлыгаяновтан кала барысын да бу язмалар белән йә турыдан-туры колонияләрдә, йә якындагы СИЗОда таныштырган булганнар.

Самар СИЗОсына Нурлыгаянов ноябрьнең икенче яртысында китерелә. Ике ай дәвамында аны мәхкәмә утырышларының материаллары белән танышу өчен Үзәк бүлгенең хәрби мәхкәмәсенә чакыралар - нәкъ менә бу мәхкәмә 2018 елның июлендә Нурлыгаяновны 24 елга катгый режимлы колониягә хөкем итә (ул вакытта әлеге мәхкәмә Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсе дип атала иде).

27 гыйнвардан соң Нурлыгаянов белән элемтә өзелә.

"Уфа егермелеге" эше кысаларында гаепләнүчеләр 2015 елның февралендә кулга алына, аларны хакимиятне көч кулланып яулап алуга әзерләнү һәм террорчылык оешмасы булдыруда гаеплиләр. Тоткарланучыларның берсе дә үз гаебен танымый. Аларга карата тикшерү эшләре биш ел дәвам итә.

Хөкем ителгәннәрнең егермесе дә "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткыннар дип танылган. "Мемориал" вәкилләре белдергәнчә, егетләр бары үз дини инанулары, фикер белдерү иреге, намус һәм дин иреген, тыныч җыеннар һәм оешмалар булдыру иреген кулланулары аркасында хөкем ителгән. Хакимият аларның кайберләрен халык белән эшчәнлеген туктату өчен, сәяси сәбәпләр аркасында ирегеннән мәхрүм итте, дип белдерде хокук яклаучылар.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG