Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу гаделсезлеккә тиешле бәя биреләчәк". "Уфа егермелеге" соңгы сүзен әйтте


"Уфа егермелеге" мәхкәмәсе

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзасы булуда гаепләнүче "Уфа егермелеге"ндәгеләр Русия югары мәхкәмәсендә соңгы сүзләрен әйтте.

"Уфа егермелеге" эше нигезендә хөкем ителгәннәр 14 сентябрьдә Русия югары мәхкәмәсендә соңгы сүзләрен әйтте. "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда гаепләнүче әлеге кешеләрнең күбесенең хатыннары, балалары бар һәм алар соңгы алты елда гаиләләрен күрә алмады. Хөкем ителгәннәрнең мәхкәмәдәге соңгы сүзләреннән кайбер өзекләр белән таныштырабыз.

21 елллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Радик Әхмәтовның берничә баласы бар.

Әти-әниләре булса да, балалар ятим

— Мин өлкән улыма аңа гаиләдә беренче булып эшли башларга туры киләчәген аңлатам, ул бу турыда уйлый башласын дип тырышам. Бәлки ул нәрсәне дә булса төзәтә башлар, чөнки өйдә гел ни дә булса ватыла. Әтиләре төрмәдә булганда алар кемне ярдәмгә чакыра ала. Очрашулар да, телефон сөйләшүләре дә юк. Бары хатлар гына бар, алар барып җитәме, юкмы — белмим. Балаларга бераз ниндидер нәсихәт бирү өчен хатлар язарга туры килә. Балалары булган гаепләнүчеләрнең барысы да шул турыда уйлый. Әти-әниләре булса да, балалар ятим. Кече улым хәтта әти белән ничек сөйләшергә икәнен, әтинең кем булуын да белми. Балаларга иң кирәге — аларны ярату, алар белән уйнау, менә нәрсә истә кала. Мин гел алар белән чанада шуа, куышлы, качышлы уйный идем. Аларны бөтен нәрсәгә, абыйны хөрмәт итәргә, энекәшкә булышырга, әнине тыңларга, күршеләр белән исәнләшергә, күршеләргә булышырга кирәклеген өйрәтә идем. Алар моны күрә иделәр, һәм шуңа күрә миңа шундый яхшы характеристика язганнар. 17 күршем, шул исәптән Башкортстанның атказанган артисты, мине кечкенә чагымнан белгән Галия Солтанова да имзалаган.

22 еллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Рөстәм Галләмов туганнары белән күрешү мөмкинлеге бирелмәүгә зарланды.

Соңгы алты елда балаларымны, хатынымны, әти-әниемне кочаклый алмадым

— Әйтергә теләгәнемнең иң мөһиме — мин террорчы түгел, мин җинаятьче түгел. Һәм миңа террорчы оешмаларда катнашу гаебен тагалар, минем аңа катнашым юк. Минем дә балаларым бар, минем гаиләм бар. Соңгы алты елда мин балаларымны, хатынымны, әти-әниемне кочаклый алмадым. Хәзерге хәл шундый, мәхкәмә хөкем карарын раслаганнан соң безне башка төбәкләргә озатачаклар, кемдер үз гаиләләреннән мең чакрымга, кемдер ике мең чакрым еракка китәчәк. Һәм бу вазгыятьтә аларның безне күрү мөмкинлеге булмаячак, чөнки ике мең чакрымга бару өчен бик күп акча һәм көч кирәк. Һәм безгә күрешүне рөхсәт итмиләр. Миңа бирделәр, әмма ул калын пыяла аша, телефон аша гына булды, аны күрешү дип атап булмый. Әмма һичьюгы туганнарымны кочаклау өчен озак күрешүне сорап күп тапкыр мөрәҗәгать итсәм дә, андый мөмкинлек бирелмәде. Мин әлегә Башкортстанда булган чакта озак күрешү мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать итәсем килә.

10 елллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Ратмир Мәкъсутов әлеге эш нигезендәге хөкем карарын "тарихи гаделсезлек" дип атады.

Меңләгән кеше үз таянычлары һәм өметләре булган якыннарын югалтты, йөзләрчә бала әтисез үсә, гаиләләр акчасыз калды

— Адвокатларга, хокук яклаучыларга, журналистларга, туганыма, "Уфа егермелеге" дип аталган эшне игътибар белән күзәтеп барган, мәхкәмәләргә килгән, борчылган, мөмкин булганча ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сезнең йөрәкләрегездә без инде акланган дип өметләнәм, мәхкәмә адекват карар чыгарыр дип өметләнәм. Минем абруем, башка хөкем ителгәннәрнең абруе, дини хокуклар торгызылачак. Бу тарихи гаделсезлеккә тиешле бәя биреләчәк. Әйе, нәкъ менә тарихи гаделсезлек. Бүген җинаять кылмаган 300дән артык яшь егет моңа охшаш эшләр нигезендә караңгы, соры диварлар арасында интегә. Меңләгән кеше үз таянычлары һәм өметләре булган якыннарын югалтты, йөзләрчә бала әтисез үсә, ә гаиләләр акчасыз калды. Балалар моны аңлармы? Бу җинаять эше үз иленең киләчәгенә битараф булмаган кешеләрдән җавап алыр, мәхкәмәдән җавап алыр дип өметләнәм. Сезнең алда мәхкәмә эскәмиясендә утыручы хөкем ителгәннәрнең яртысыннан артыгының хөкем карарлары гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә якын бит.

14 еллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Илгиз Гыймалетдинов мөфти Тәлгать Таҗетдин язганнарга игътибар итүне сорады.

— Мин террор күренешләренә һәрчак каршы булдым, мондый гамәлләрне гел хөкем итеп килдем. Бу буш сүзләр генә түгел. Бу эштә минем экстремизмга каршы көрәш чараларында актив катнашуым турында Русия мөселманнары үзәк дини идарәсе мөфтие Тәлгать Таҗетдинның белдерүе бар. Минем исемем Илгиз һәм мин террорчы түгел.

22 еллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Артур Сәлимов үзе йөргән мәчет имамының уңай бәяләмә язуын әйтте.

— 2011 елдан мәчеткә йөри башладым. Җинаять эшендә ул мәчет имамы язган характеристика бар, анда минем мәчеткә көн саен йөрүем, бернинди дә радикал карашлар белдермәвем, беркемне бернигә чакырмавым язылган. Уку, хезмәт һәм эш урыннарымнан да уңай характеристикалар бар. Беркемгә дә карата көч кулланганым булмады, кулланырга җыенмадым да, канун белән бернинди проблемнарым булмады. Мин беренче инстанция мәхкәмәсендә сәяси җинаять эшенә тартылдым һәм шундый озын мөддәткә иректән мәхрүм ителдем.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

13 еллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Урал Якупов әтисе белән бәхилләшү мөмкинлеге бирелмәвен әйтте.

— Күп нәрсә әйтәсе һәм хәтта кычкырасы килә, һәм күп нәрсәне сүз белән әйтерлек түгел. Бу вакыт эчендә без күп нәрсә кичердек. Елъярым элек кинәт кенә әтием үлеп китте. Мине тоткарлагач күпләр "халык дошманы"ннан читкә борылды, мине тереләй күмделәр һәм оныттылар. Шушы авыр чорда минем белән бары әнием, әтием һәм хатыным гына булды. Шул чакта мине кадерләгән һәм минем өчен дә кадерле булган кеше минем белән хушлаша алмыйча бу дөньядан китеп барды. Әтиемнең җеназасында була алмавым авыр һәм үкенечле булды. Канун рөхсәт итсә дә, кем инде "халык дошманы"н әтисе белән бәхилләшергә җибәрсен ди. Минем җәмәгатем булган яраткан хатыным бар. Әмма безгә яңа өйләнгән ир белән хатын буларак очрашу мөмкинлеге бирмәүләре дә кызганыч булды. Бу бәладән читкә тайпылмаган, битараф булмаган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Бер акыллы кеше әйтмешли, иллюзиянең дә үз тарафдарлары, дөреслекнең дә үз тарафдарлары бар. Җәмгыятьтә иллюзия өстенлек ала икән, дөреслеккә җиңеп чыгу җиңел булмаячак. Дөреслек һәм гаделлек өстен чыгар дип бик нык өметләнәм.

14 еллык кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Ирек Таһиров әлеге мәхкәмә эшенә карата шикаятьләрнең Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә дә каралуын телгә алды.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә миңа карата 5нче конвенциянең бозылуы турында карар чыгарылды, Идел буе мәхкәмәсендәге эш барышында булган җәзалаулар турында шикаять кабул ителде. Хокук яклау оешмаларының мине һәм башка хөкем ителгәннәрне сәяси тоткыннар дип тануын да әйтеп үтәсем килә. Русия кеше хокуклары вәкиле Москалькова Татьяна янында Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" төркеме эшләре нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылганнар һәм бик зур мөддәткә хөкем ителгәннәр проблемын хәл итү өчен эшче төркем төзелде.

* * *

Русия югары мәхкәмәсенең киләсе утырышы 21 сентябрьгә билгеләнгән. Анда 24 ел кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителгән Ринат Нурлыгаяновның соңгы сүзе тыңланачак. Шуннан соң мәхкәмә "Уфа егермелеге" эше нигезендәге хөкем карарына аппеляция шикаятенә карата үз карарын чыгарыр дип көтелә.

Әлеге эш нигезендә мәхкәмәгә тартылганнар 10 елдан алып 24 елга кадәр иректән мәхрүм итүгә хөкем ителде.

"Хизб үт-Тәхрир"нең Русия канатын җитәкләүдә гаепләнеп 23 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Эдуард Низамовның әнисе Римма Низамова Азатлыкка улының алты баласына ярдәм итеп яшәргә мәҗбүр булуын, гаделлек эзләп Мәскәүдәге каршылык чараларына йөрүен сөйләгән иде.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG