Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әни, барысы да яхшы булачак". Мәскәүдә "Уфа егермелеге" мәхкәмәсе бара


Утырышка килгән аналар

2 март Русия Югары мәхкәмәсендә "Хизб ут-Тәхрир" фиркасенең (Русиядә тыелган оешма —​ ред.) "Уфа егермелеге" дип аталган төркеме шикаятьләрен ​карау ​эше дәвам итте. Әлеге эш февраль азагыннан март аена күчерелгән иде. Бу җинаять эшенең фигурантлары кырыс 8дән алып 24 елга кадәр режимлы колониягә һәм 700 мең сумга кадәр штрафка хөкем ителгән иде. Мәхкәмә утырышы 16 мартта дәвам итәчәк.​

Унынчы яртыда башланырга тиеш утырыш унда гына башланды. Аңынчы мәхкәмә бинасына керүгә үк сак посты янында чират барлыкка килде — кулга алынганнарның туганнарына, адвокатларга һәм журналистларга бинага узар өчен вакытлыча пропуск бирелгәнен көтеп паспорт тапшырырга, бик озак рөхсәт бирелгәнне көтәргә туры килде. Утырыш башланып, ярты сәгать узгач та әле тыңлаучылар пропусклар көтеп, ишек төбендә калды — электрон пропускларның күбесе эшләми булып чыкты.

Уфада хөкем ителгән мөселманнарның аналары Мәскәүгә берничә көн элек килде. 29 февраль көнне алар Борис Немцовны искә алу маршына кушылды һәм үз балаларын яклап ялгыз пикетларга чыкты.​

"Уфа егермелеге" — тыелган "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә ачылган барлык эшләрдән дә иң шау-шулысы: хөкем ителүчеләрнең унысы 20дән алып 24 елга кадәр, тугызы — 10 елдан алып 14 елга кадәр, һәм берсе 8 елга хөкем ителгән.

Гаепләүче якның төп дәлилләре: дини китаплар, сәяси һәм дини темаларга сөйләшүләрнең аудиоязмалары. Хәтта тикшерү версиясе буенча да тоткыннарның террорчылык һәм экстремистлык юнәлештәге гамәлләргә катнашы юк, алар тарафыннан көч куллану гамәлләре кылынмаган. "Мемориал" хокук яклау үзәге Уфа эше тоткыннарын сәяси тоткыннар дип таныды.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Утырышлар залына өч хөкемдардан тыш егермеләп тыңлаучы гына сыя. Тоткыннар үзләре утырышта видео аша катнаша. Калган егермеләп кешегә зал янындагы экраннан трансляцияне карарга тәкъдим ителә. Уфа гарнизон мәхкәмәсенә килгән тоткын аналары да утырышта видеоконференция аша катнаша. "Экраннан залдагы утырыш начар ишетелә" дип тавышланып алгач кына фамилиясен дә, вазифасын да атарга теләмәгән хезмәткәр трансляция тавышын көйләүне сорап, приставларга мөрәҗәгать итте.

Ул арада залда адвокатлар бер-бер артлы утырыш бару тәртибе бозылуга протест белдерә башлады. Утырыш рәисе Игорь Крупнов мәхкәмә билгеләгән адвокатлар һәм тоткыннарның үз яклаучыларыннан сорау алуын оештырды һәм мәхкәмә билгеләгән адвокатларны залда калдыру турында карар кабул итү өчен киңәшмә бүлмәсенә кереп китте. Ул адвокатларны залда калдыргач, адковатларның мөрәҗәгатьләрен тыңлыйсы урында апелляция шикаятьләрен укый башлады. Үз урыныннан каршылык белдергән Миләүшә Нурлыгаяновага хөкемдар кисәтү ясады, адвокатларның протестлары да искә алынмады, хөкемдар Сергей Сокерин үз докладын дәвам итте.

Утырышка килгән аналар утырышны экраннан күзәтә
Утырышка килгән аналар утырышны экраннан күзәтә

Төш җиткәч, тәнәфес игълан ителде. Хөкемдарлар залдан чыккан арада, утырышны коридорда экран аша гына күзәткән аналар киресенчә залга ашыкты — видео аша төрле колонияләрдән мәхкәмә белән элемтәгә чыккан тоткыннарның бер төркемен конвой әле трансляция бүлмәсеннән алып китмәгән булып чыкты, алар экран аша ымнар-хәрәкәтләр аша туганнары белән аралашырга ашыкты.

"Минем улым, "Әни, барысы да яхшы булачак" дип плакат күтәреп елмаеп тора, — дип экранга күрсәтә Миләүшә Нурлыгаянова, Уфа эше тоткыннары аналары берлегенең җитәкчесе. — Биш ел инде кулга алынганына. 24 яшьтә утыртканнар иде, хәзер 29 тулды. Беренче 2-3 елда йөзеннән елмаюы төшми иде, хәзер генә әзрәк җитдиләнде". Миләүшә ханым әйтүенчә, теләктәшлек белдерергә Кырым, Тольятти, Әстерханнан килгәннәр. "Казаннан дүрт кеше килде, — дип саный Миләүшә ханым. — Кырым аналарыннан безгә хатлар алып килгәннәр. Залда утырышта биш адвокат катнаша, мөрәҗәгать белдерергә дип Кырымнан Эдем Семедляевны көткән идек, ә монда мөрәҗәгатьләрне кабул итмичә апелляцияләрне укый башладылар".

Бер сәгатьлек тәнәфестән соң, адвокат протестлары басымы астында, утырыш рәисе Крупнов мәхкәмәнең тоткыннардан мөрәҗәгатьләрне кабул итә башлавын белдерде. Тоткыннарның берсе — Ренат Нурлыгаянов — хөкемдарлар төркеменә ышанычы булмавын белдерде. Видеоэлемтә аша чыгыш ясаган тоткыннардан соң, адвокатлар телгә килде — алар бертавыштан һәр хөкемдарга ышаныч булмавын белдерде һәм нәтиҗәдә утырышта катнашкан бөтен төркемне кире кагарга сорады.

Утырышка килгән аналар утырышны экраннан күзәтә
Утырышка килгән аналар утырышны экраннан күзәтә

Хөкемдарны кире кагуны сорап иң соңгы чыгыш ясаган адвокат Карина Москаленко чыгышыннан соң трансляция бүлмәсендә кул чабулар яңгырады. Прокурор фикерен сорарга да онытып, хөкемдарлар киңәшү бүлмәсенә чыкты, прокурорны тыңлар өчен аларга кабат утырыш залына кайтырга туры килде. Прокурор утырышта утыручыларны утырыш тәртибен бозуда, тыңлаучыларны — урыннан кычкыруда, адвокатларны — утырышны шау-шуга әйләндерүдә гаепләде. Хөкемдарлар киңәшмә бүлмәсендә фикерләшкән арада адвокатлар үзләренең тоткыннары белән аралашты — ике як та бүгенге утырышның дөрес узмавы белән килеште. "Мәхкәмәдә "дәлил" дигән сүз әйтелгәндә, бернинди дәлилләр дә юклыгына игътибар итегез" дип аңлата Москаленко.

Киңәшмәдән соң хөкемдарларны кире кагу турындагы мөрәҗәгатьнең кабул ителмәве игълан ителә. Утырыш дәвам итә: мәхкәмә видеоэлемтә аша тоткыннарның башка мөрәҗәгатьләрен кабул итә. Тоткыннарның күбесе апелляция эше белән тулысынча танышып бетә алмауларын белдерә.

  • Хөкемдарлар: Сергей Сокерин, Александр Воронов һәм Игорь Крупнов (мәхкәмә рәисе)
  • Адвокатлар: Карина Москаленко, Дмитрий Сотников, Тимур Идалов, Рөстәм Чернов, Светлана Заводцова

Утырышта шулай ук Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы вәкиле Наталья Куксина, хокук яклаучы Айгөл Мәхмүтова катнаша, утырыш барышын Кырымнан килгән адвокат Эдем Семедляев һәм хокук яклаучы Лутфия Зудиева, Франциядән килгән юрист Зәйнәп Акчай күзәтә.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG