Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткын анасы: "Минем улым гаепсез"


Архив фотосы
Архив фотосы

Азатлык сәяси тоткыннарның мәхкәмә утырышларын күзәтүне дәвам итә. "Салават бишлеге" эше нигезендә хөкем ителгән Альберт Шәфиевнең әнисе улының кулга алыну тарихын сөйләде.

2020 елның февраленнән бирле Русиянең Югары мәхкәмәсендә "Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең "Уфа егермелеге" апелляцияләре карала. Август азагында апелляция утырышлары гаепләнүчеләрнең чыгышларын тыңлау белән тәмамланды.

Август утырышларының берсенә "Уфа егермелеге" тоткыннарының туганнарына куәт бирергә "Салават бишлеге" эше нигезендә хөкем ителгән Альберт Шәфиев әнисе Светлана ханым да килгән иде. Ул Азатлыкка улын кулга алу тарихы, тикшерүченең Альбертны ничек итеп "төркем башлыгы" итеп билгеләве турында сөйләде.

Сәяси тоткын анасы: "Минем улым гаепсез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

— Без Стәрлетамакта яшибез. Минем өч балам бар. Альберт - төпчек. Балаларым әйбәт, хәзер зурлар инде. Егерме дүрт яшендә ислам кабул итте, "тормыштагы бөтен сорауларыма җавапны исламда таптым" диде. Коръән өйрәнде, мәчеткә йөрде, өйләнде. Хатыны белән тормышка карашлары уртак иде, ике балалары бар. Икенче кызлары Альберт кулга алынгач туды, Альберт тоткарланган вакытта хатыны сигез ай авырлы иде. 6 сентябрь кулга алынды, 17 октябрьдә икенче кызы туды. Беренче кызы - Самирә, икенчесе - Сафиякәй.

Сезнең бит катнаш гаилә, шулаймы?

— Әйе, катнаш гаилә. Мин үзем чуаш, ирем - татар.

Ничек кулга алганнарын хәтерлисезме?

— Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Барыбыз да борчылып бетте. Аны шундук Уфага алып киттеләр. Ул көнне тагын дүрт кешене тоткарлаганнар булыр чыкты. Алардан биш кешелек төркем ясадылар, ягъни алар - бер төркем. Алар бер-берсен моңарчы бәлки танып белгәннәрдер, ләкин аралашкан кешеләр түгел инде. Улым “Без бер-беребезне автозакларда йөрткәндә белә башладык”, диде. Менә апелляция утырышларында тәнәфестә Уфа егетләре сөйләгәнчә, сак астында тоту вакытын озайту утырышларныда гына күреп кала идек. Кая барырга, нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмибез. Безне ФСБ да сорау алырга чакырды, 51нче маддәгә таянып, баш тарттык. Буш урында гына да шушындый җинаять эше әвәли алгач, безнең сүзләрдән тагын ниләр чыгарачагы билгесез. Ахырда ФСБ хезмәткәре "Улыгыз турында яхшы яктан да сөйләргә теләмисезмени?" дип сорады. "Юк, - дидем. - Начар ягы юк, яхшы ягын сөйләсәм дә, сез үзегез өчен җайлап кире якка кулланачаксыз, миңа бу кирәкми" дидем.

Тикшерү бер ел барды. Альберт башта террористик оешма әгъзасы буларак бара иде, аннары оештыручы ясадылар. Соңыннан тикшерүче адвокатка аңлатканча, “тикшерү бетеп килә, ә төркемнең оештыручысы юк. Биш кешедән кем дә булса оештыручы булырга тиеш бит инде”. Кемне дә булса оештыручы итеп билгеләргә кирәк бит. Безнекеләр эш материаллары белән танышканда бер бүлмәдә утырганнар. Аларны видеокамера аша күзәткәннәр инде - Альберт яше белән бераз зуррак, материалларны укыганда да башкаларның аның фикеренә колак салганына да игътибар иткәннәр. Конкрет берни юк, менә шундый билгеләр аша ул шундый нәтиҗә ясаган булып чыга.

— ​Улыгыз белән очрашырга мөмкинлек бирәләрме?

— Альбертка уналты ел бирделәр, ике елдан артыгын утырды инде, майда ике ел булды. Тикшерү барышында очрашырга бирмәделәр, мәхкәмә коридорыннан алып киткәндә генә күреп кала идек. 2018 елның маеннан бирле ике тапкыр күрешүдә булдык - өч көнлек озын очрашуларда. Безнеке, туры юл булмаса да, чагыштырмача якын, берсе бөтенләй Орел өлкәсендә - ата-аналары бер тапкыр да барып җитә алмады әле, килеп чыкмый.

— ​Мәхкәмәләр гадел узды дип саныйсызмы?

— Утырыш Самар мәхкәмәсендә узасы булгач, аларны Самар СИЗОсына күчерделәр. Адвокат, әлбәттә, бара алмады. Билгеләнгән адвокатлар куелды. Аларга эшнең унҗиде томын өйрәнү өчен биш көн бирелде, ул биш көннең икесе - ял көне. Башка ата-аналар бара алмады, мин барып йөрдем. Шуңа күрә ул утырышларның ничек узганын бик яхшы беләм: сүз әйттермиләр, хөкемдарлар башта ук гаепләү ягына авышалар. Берсе бөтенләй прокурор кебек чыгыш ясады. Мәхкәмәләр ялган, бусын хәзер тәгаен беләм. Тикшерү барышында берни аңлашылмый иде, мәхкәмәләр башлагач, ныклап инандым - минем улым гаепсез. Ике йөз процент ышаныч белән әйтәм, башымны кисмәгә бирә алам. Минем үзем өчен моны аңлау мөһим иде. Башта барыбер шикләнүләр бар иде, “ә бәлки, бәлки?..” Хәзер инде аның гаепсезлеген беләм, ул берни эшләмәгән.

​— ​Гаепләү нәрсәгә нигезләнеп корылган?

— Дуслар очрашуы җыелыш дип күрсәтелгән, “яшерен җыелыш” дип. Сөйләшүләрнең аудиоязмасын мин ишетмәдем, җинаять эше материалларындагы текст вариантын гына укыдым. Анда гадәти сөйләшү генә, бернинди терактка әзерләнүләр юк. Сәясәт турында да бар инде, әмма ул җитди сөйләшү түгел, бала такылдавы. Хөкемдарлар ул эшләрне укымыйлар бит, ничек китереп күрсәтәләр, шул яктан гына күрәләр. Лингвистик экспертиза ясаучылар “Кайбер сүзләрне Хизб-ут Тәхрир кешеләре генә кулланып аралаша” дип белешмә язып биргәннәр. Альберт яки башка егетләрне гаепле дип күрсәтүче бер нормаль шаһит юк, гаепләү оперативник һәм фсбшник күрсәтмәләренә нигезләнгән. Яшерен шаһитлар бар, алар бер конкрет әйбер әйтә алмый, тавышлары үзгәртелсә дә, берсе шул ук оперативник дип уйлыйбыз, сөйләме шундый хезмәткәрләргә хас.

— ​Туганнарыгыз, хезмәттәшләрегезнең мөнәсәбәте үзгәрдеме бу хәлләрдән соң?

— Дөресен әйткәндә, хезмәттәшләрем белми, мин пенсиядә инде. Иң якын дусларым белә. Миңа да, гаиләгә дә мөнәсәбәт үзгәрмәде. Барлык туганнар да яклады дип әйтә алмыйм. Вазгыять "Мемориал" сәяси тоткын дип игълан иткәч үзгәрде, егетләрнең дин өчен эзәрлекләнүе күренде, мин ул текстны икеләнеп йөргән кешеләргә җибәрдем, анда акка кара белән “Җинаять составы юк, гаепсез” дип язылган.

Мөселманнарга колониядә нинди мөнәсәбәт?

— Эчке тәртипне санга сукмый дип күрсәтергә тырышалар. Ул берничек тә тәртип бозучы була алмый, холкы андый түгел. “Сәдәфе эләктерелмәгән”, “караватка утырган”, “хезмәткәр белән исәнләшмәгән”, “хезмәткәргә карата тупаслык кылган” - менә шундый тузга язмаган гаепләүләр белән һәрдаим карцерга утырталар. Өч, биш, унбиш көнгә. Инде “усал тәртип бозучы” дип досьесын боздылар, моңа ирешкәч, Яңа Троицки шәһәр мәхкәмәсе ике ел төрмә режимына хөкем итте. Апелляция бирдек, апелляция мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды, хәзер кая да булса төрмәгә күчерүләрен көтәбез.

— ​Ничек түземлегегез җитә?

— Сез күз алдына китерә алмассыз, безгә бит инде “ФСБ бер ябышса, купмый, сезне тыңлап-карап торачаклар” диләр. Беренче чорда бөтенләй фобия барлыкка килде. Борчылудандыр да: улымны күрсәтмиләр, тикшерү барышын белмим. Баштагы чорда әле бүлешер кешем дә юк иде, беркемгә сөйләмәдем, киленем - Альбертның хатыны белән генә бүлешә идек. Өйдә берүзем, прослушка барын беләм, һәм фсбшниклар белән сөйләшеп йөрим. Мин шундый халәттә идем, һәм бу каядыр түгелеп чыгарга тиеш иде. Мин аларны, күзгә күренми торган фсбшникларны, тирги дә идем, ялвара да идем - барысы да булды.

— ​Улыгызның ислам динен сайлавына үкенәсезме?

— Бу — аның сайлавы. Мин моның белән килештем инде, хөрмәт иттем. Әгәр ул тормышта шуны сайлаган, сорауларына җавап тапкан икән… Мәчеткә йөрде, Коръәнне җитди өйрәнде, гарәп телен өйрәнде, намаз укыды. Бу хәлләр килеп чыккач шелтәләгәнмендер инде, булгандыр. Ул мине “Әни, мин диннән баш тартмаячакмын, бу — Аллаһ биргән сынау, бу сынауны узарга кирәк”, дип кире ышандырды.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

"Салават бишлеге"

2016 елда Салават шәһәрендә тоткарланган биш кеше Русия җинаять кодексының 205.5 беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнеп 11 елдан 16 елгача хөкем ителде. Бу — Альберт Шәфиев, Айлар Айдарбәков, Наил Миниәхмәтов, Максим Пуйгин, Радик Имангулов.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG