Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышевага туганнары белән сөйләшергә рөхсәт ителде


Лилия Чанышева мәхкәмәдә, архив фотосы
Лилия Чанышева мәхкәмәдә, архив фотосы

2021 елның ноябреннән бирле рәшәткә артында утыручы Лилия Чанышева ни ире, ни әти-әниләре белән сөйләшә дә, күрешә дә алмады.

15 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке координаторы Лилия Чанышевага туганнары белән сөйләшергә рөхсәт бирде. Шул ук вакытта аны тикшерү изоляторыннан чыгару, мәхкәмә эшен ачу шикаятьләре канәгатьләндерелмәде.

Бу хакта "Сирена"га Чанышеваның адвокатлары хәбәр иткән.

Прокурор гаепләү бәяләмәсен укыды, Лилия Чанышева җинаять эше сәясиләштерелгән, белдерлгән гаепләрне танымыйм дигән.

Чанышева СИЗОда бер елдан артык вакыт утыра, моңарчы аңа ни ире, ни картайган әти-әнисе белән күрешергә дә, телефоннан сөйләшергә дә рөхсәт итмәделәр. Бер генә тапкыр, 7 ноябрьдәге мәхкәмәдән соң хөкемдар Лилия белән Алмазга берничә минут сөйләшергә рөхсәт бирде. Кешеләр чыккач, берничә сүз алышып өлгергәннәр.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды, ул Мәскәүдәге изоляторга күчерелде.
  • 2023 елның февралендә Лилия Чанышева Уфага кайтарылды, 1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды. Соңрак Башкортстанның Югары мәхкәмәсе бу карарны раслады.
  • Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG