Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышеваны Мәскәүдән Уфа изоляторына күчерәләр 


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Моңарчы 3 февральгә кадәр сак астында калырга тиеш булса да, Мәскәү мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайткан иде.  

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Мәскәү тикшерү изоляторыннан Уфа изоляторына күчерәчәкләр. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Гыйнвар ахырында Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайткан иде.

Мәхкәмәдә чыгыш ясаган тикшерүче Чанышеваны өй сагына чыгарырга ярамый дип белдерде. Тикшерү фикеренчә, имеш ул иреккә чыкса, качарга яки яңа җинаятьләр кылырга мөмкин. Чанышева Мәскәүдә 30 гыйнварда булган утырышны соңгысы булырга мөмкин дип белдергән иде. Аның эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә тапшырылачак.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр. Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.
  • 2022 елның сентябрендә Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • 2022 елның сентябрендә башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG