Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын апрельгә кадәр озайтты


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын 3 апрельгә кадәр озайтты һәм аңа җинаять эше белән ахыргача танышырга ирек бирмәде. Ул 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла.

Бүген, 30 гыйнвар Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны сак астында тоту вакытын тагын ике айга озайткан. Бу хакта SOTA телеграм каналы хәбәр итә.

Моңа кадәр мәхкәмә аны 3 февральгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарган иде.

Мәскәү мәхкәмәсе Чанышевага ахырга кадәр җинаять эше белән танышырга мөмкинлек бирмәгән. Җинаять эшендә 104 том бар диелә. 2022 елның декабрендә Басман мәхкәмәсе аңа эш белән танышу вакытын 27 гыйнварга кадәр чикләгән иде. Чанышева бу вакытны озайтырга сорап шикаять бирде, ләкин бу мәсьәләдә утырыш булмады.

Тикшерүче мәхкәмәдә чыгыш ясап, Чанышевны өй сагына чыгарырга ярамый, дип белдерде. Тикшерү фикеренчә, имеш, ул иреккә чыкса, качарга яисә яңа җинаятьләр кылырга мөмкин.

Чанышева язуынча, тикшерүчеләр аның эшен экстремизмга "тарту" өчен Уфа активисты Рөстәм Мөлековның җинаять эшен "казып чыгарган". Ул 2017 елда Уфада узган митингта чыгыш ясаган. 2019 елда аны шул чыгышлары өчен экстремизмда гаепләп шартлы рәвештә ике елга хөкем иткәннәр. Чанышева сүзләренчә, бу кешенең штабка катнашы булмаган.

"Бер көнне көн ярымга санаганда, мин инде ике елга якын сак астында тотылам. Шушы фактик ел да өч ай эчендә миңа бер тапкыр да иремә һәм олы яшьтәге әти-әниемә шалтыратырга бирмәделәр", дип яза ул.

Чанышева фикеренчә, бүгенге утырыш Мәскәүдә соңгысы булырга мөмкин, чөнки февраль аенда аның эше Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә тапшырылачак, ә ул үзе Уфа СИЗОсына җибәреләчәк.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр. Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.
  • 2022 елның сентябрендә Чанышевага өч җинаять маддәсе нигезендә гаепләү белдерделәр: экстремизмга чакыру, ватандашларның хокукларын бозучы оешма төзү һәм вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • 2022 елның сентябрендә башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG