Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лилия Чанышева тикшерү изоляторы кибетендәге бәяләрдән зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән


Лилия Чанышева (архив фотосы)
Лилия Чанышева (архив фотосы)

Аның фикеренчә, тикшерү изоляторы кибетендә азык-төлек бәясе артык кыйммәт һәм төрле кешегә төрле бәядән сатыла.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.

"Тикшерү изоляторы кибетеннән солы печеньесы сатып алам икән, ул 69 сум тора. Әгәр шул ук авырлыктагы, шул ук җитештерүче чыгарган бу печеньены шул ук кибеттән минем пенсионер әнием сатып алса, ул инде 104 сум тора, ягъни 50 процентка диярлек кыйммәтрәк", дип яза Лилия Чанышева.

Прокуратурага мөрәҗәгатендә Чанышева 7нче тикшерү изоляторындагы кибетнең "Калужское" оешмасыныкы булуын, анда бәяләрнең башка кибетләрдәгегә караганда күпкә югарырак булуын язган.

"Тикшерү изоляторларында тотылучы кешеләр авыр тормыш хәлендә калган, аларның акча эшләү мөмкинлеге, бәядә сатулашу, башка кибет сайлау кебек мөмкинлекләре юк. Туганнар исеменнән продуктларны гадәттә өлкән яшьтәге әти-әниләр сатып ала, аларның да югары керемнәре һәм башка кибет сайлау мөмкинлеге юк. Шул ук вакытта "Калужское" оешмасындагы бәяләрне базар факторлары да, социаль факторлар да билгеләми", дигән ул.

Шул сәбәпле Чанышева прокуратурадан "Калужское" оешмасының монополиягә каршы канунны бозу-бозмавын ачыклау өчен тикшерү уздыруны сорый.

Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.

Чанышева 300 көнгә якын сак астында утыра – 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак аствында тоту вакыты озайтылды.

Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). Бу маддә нигезендә алты елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Ул үзенең гаепсез булуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG