Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ел төрмәдә. Лилия Чанышева һәм иренең тормышы ничек үзгәрде


Лилия Чанышева ире Алмаз белән
Лилия Чанышева ире Алмаз белән

7 ноябрьдә Уфа активисты Лилия Чанышеваны сак астында калдыру вакытын тагын озайттылар. Бер ел дәвамында Мәскәүнең тикшерү изоляторында утырган хатын-кызга ни ире, ни картайган әти-әнисе белән күрешергә дә, телефоннан сөйләшергә дә рөхсәт итмиләр.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Лилия Чанышеваның кулга алынып Мәскәү тикшерү изоляторында утыруына бер ел булды. Узган ел шушы вакытта сак астына алдылар. Башта Уфаның тикшерү изоляторына утырттылар, аннары 23 ноябрьдә Мәскәүгә этап белән озаттылар. Мәскәүгә озату беркемгә дә әйтмичә, аңлатмыйча эшләнде. Елга якын аның эше нигезендә тикшерү барды, ел дәвамында аның кулга алыну вакытын озайту белән генә шөгыльләнделәр. Ире, әти-әнисе белән күрешү дә рөхсәт ителмәде, шалтыратып сөйләшү хокукыннан да мәхрүм ителде. Бер ел буена ул ире белән бары тик цензура укый торган электрон хатлар аша гына аралашты. 7 ноябрь янә бер мәхкәмә һәм хөкемдар аны изоляторда тоту вакытын тагын озайтты. Лилия Чанышева сак астында 2023 елның 3 февраленә кадәр калачак. Әлеге вакытта ул Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында утыра.

Активистның адвокаты Даниил Берман Чанышеваны сак астында калдыру вакытын озайту канунсыз дип белдерде. Ул әлеге карарны шикаять итәчәкләрен әйтте. Мәхкәмәнең бу карарын адвокат нигезссез дип бәяләде. "Сак астында тоту вакытын тагын озайтуның бернинди дә нигезе юк. Ә адвокатларның эшчәнлеген хөкемдар Лилия Чанышеваның җинаятьчел эшчәнлеген дәвам итәргә ярдәм итү дип атады. Без бу карарны шикаять итәчәкбез", диде Берман.

Чанышева – Русиядә экстремистик оешма төзүдә гаепләнгән беренче кеше. Өстәвенә хатын-кыз. Әйтергә кирәк, Башкортстанда ул Навальный штабын җитәкләгәндә Навальный белән бәйле оешмалар әле экстремистик дип табылмаган иде. Төрмәдә утыручы сәясәтче Алексей Навальный бер ел буена изоляторда утырган Лилиядән Башкортстан хакимияте үч ала дип әйткән иде. Сәяси активлыгы өчен ул төрмәдән чыгарылмый.

Чанышеваның мәхкәмәләре еш кына ябык була, яки аны тикшерү изоляторыннан мәхкәмә утырышы узган зал белән видно аша тоташтыралар. Соңгы утырыш та шулайрак булды. Кешеләр залдан чыгарылган, ә хөкем карары укылганда кире керергә рөхсәт ителгән. Шулай ук Лилиянең ире Алмаз Гатинга да мәхкәмә утырышында калырга мөмкинлек бирелмәгән, ахырда карар укыганда гына керткәннәр. Гәрчә бу утырышлар ир белән хатынга очрашу өчен бердәнбер мөмкинлек.

Лилия Чанышева: бер ел төрмәдә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:30 0:00

"Хатынымны күп айлар дәвамында шушындый мәхкәмә утырышларында гына күрәм, берничә минут кына. Тикшерүчеләр шалтыратышуны да, күрешүне дә рөхсәт итми", ди Алмаз Гатин.

Алмаз хатынын Мәскәү изоляторына алып киткәннәрен белгәч, икенче көнне үк кирәк-яракларын җыеп, Лилиянең әти-әнисе белән кыска гына күрешеп, өен бикләп Мәскәүгә чыгып китә. Бер ел буена аның Уфага, туган нигезенә кайтканы юк. Лилиягә изоляторга ризык, дару, витаминнар ташучы кеше ул. Прокуратура, Тикшерү комитетына, тикшерүчеләргә даими хатлар яза, очрашуны сорый, ә аның хатларын йә югалталар, йә уйдырма сәбәп табалар, ә кайчак җавап та бирмиләр.

"Әнкәйне күргәнем юк, кайта алмыйм, Лилияне ташлап китә алмыйм, ләкин әнкәй белән көн саен телефоннан хәлләрне белешеп торабыз", ди Алмаз.

Мин сине ташламыйм, мин яныңда, Аллаһы Тәгалә шундый сынау биргән икән, бергә узачакбыз дидем

7 ноябрьдәге мәхкәмәдән соң хөкемдар Лилия белән Алмазга берничә минут сөйләшергә рөхсәт иткән. Кешеләр чыккач, берничә сүз алышып өлгергәннәр. Алмаз Лилиянең кәефе күтәренке, рухы көчле дип әйтте Азатлыкка. "Озак сөйләшә алмадык. "Мин сине ташламыйм, мин яныңда, Аллаһ Тәгалә шундый сынау биргән икән, бергә узачакбыз" дидем. Лилия дулкынланды", ди Алмаз.

Гатинны "декабрист" ир дип атыйлар. Хатынын кулга алгач, үзенең керемле эшен калдырып Мәскәүгә китәргә мәҗбүр булган өчен шулай диләр. Мәскәүдә ул бүлмә арендалап яши, фрилансер булып төрле эшләр эшләп акча юнәтә. Авыр, әмма яшәп була, ди. Тапкан акчасын тулысынча диярлек Лилиягә тота.

Бер ел эчендә Лилиянең, аның тормышы тамырдан үзгәрде. Ул үзе дә 2021 елдагы Алмаз юк, ул үсте, самимилыгын югалтты, дип сөйләде Азатлыкка.

Ул бит кеше үтерүче дә, урлаучы да түгел. Намус белән яшәүчене төрмәгә утырттылар

— Узган ел өйгә бәреп кергәч, мин моны гадәти, моңа кадәр күп тапкырлар узган тентү дип кабул иттем. Тоткарлаулар да бер генә булмады бит. Алып китәләр, аннары мин Лилиянең артыннан ияреп китәрмен, мәхкәмә булыр да чыгарырлар дип уйладым, — дип исенә төшерә бер ел элек булган вакыйгаларны Алмаз. — Хатынымны Мәскәүгә алып китәрләр, бу мәхшәр бер ел дәвам итәр дип башыма да кермәде. Никадәр самими, балачага фикерләве дип уйлыйм хәзер. Бер елга якын тикшерү эше барды. Нәрсә тикшерделәр соң алар? Нишләде ул кадәр? Мәхкәмәләр ябык уза, кешеләрне чыгырып җибәрәләр, имеш, дәүләт сере бар. Шундый уйдырма уйлап таптылар. Мыскыллау дип кабул итәм моны.

Без өйләнештек, гаилә белән яшәрбез, балалар тәрбияләрбез дип хыялландык. Ул бит Навальный штабыннан китте, үзе китте. Ул оешмалар юк, ябылган. Бу хәлләргә кадәр Лилия үзе ул эшен калдырды. Ник шулкадәр җәфаларга кирәк кешене? Ул бит кеше үтерүче дә, урлаучы да түгел. Намус белән яшәүчене төрмәгә утырттылар. Моның белән берничек тә риза була алмыйм. Хәзер хокукларны белергә кирәк икәнен, катырак булырга кирәклеген аңлыйм. Кеше үзен яклый белергә тиеш.

Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатин
Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатин

"Бер ел вакыт узды. Иң авыры нәрсә булды?" дигәнгә Алмаз күңелне иң нык телгәләгәне – хатынымны яклый алмавым, дип аңлатты. Гаделсезлекнең хакыйкатьтән өстен чыгуын да авыр кичерәм, диде ул. Моннан тыш ул хатынының яшьлеге, матур чагы төрмәдә узуына риза була алмавы турында да сөйләде.

Мин – ир кеше, мин аны яклый алмыйм, шунысы иң авыры, йөрәккә шул бәрә

"Хатыным белән күрешә алмыйм. Күрештермиләр. Гаделсезлек үтерә. Мин – ир кеше, мин аны яклый алмыйм, шунысы иң авыры, йөрәккә шул бәрә. Күңелем тулы кайгы, сыкрау. Күңел картаймады, әмма бик тиз үсәргә туры килде. Күзләр ачылды", дип аңлата үз халәтен Гатин.

Ул бер ел эчендә гомерлек дуслар булган кешеләр куркып, аралашудан баш тартты, дип сөйли. Ә менә Лилиянең дуслары артты гына, аңа төрле илләрдән язалар, ул иреккә чыккач, аны күтәреп алачаклар. Үзем турында алай әйтә алмыйм, ди ул.

— Минем дуслар юкка чыкты. Тентүдән соң бөтен акчаны себереп алып чыгып киттеләр. Мәскәүгә киттем, яшәргә урын кирәк, эш кирәк. Дуслар телефоннан җавап та бирмәде. Курыктылар. Бер яктан моны кабул итү авыр иде, әмма бу мине чыныктырды. Мәскәүдә безне медиадан укып, минем белән танышырга килүчеләр булды, ярдәм итте. Безнең гаилә караңгы төндә якты йолдыз кебек дип әйттеләр. Ягъни кемнедер югалттым, кемнедер таптым, — ди Алмаз. — Лилиянең әти-әниләре бик нык биреште, алар авырый, әтисе йоклый алмый. Өлкән кешеләр бит. Соңгы мәхкәмәдән соң тагын да авыррак. Баласы белән сөйләшә алмауларына өзгәләнәләр. Үземнең әнкәй авылда, бер ел буена күрешкән юк, кайта алмыйм. Мин Лилияне ташлап китә алмыйм, әнкәй аны аңлап кабул итә.

Миңа мәхәббәт көч бирә, шул яшәтә. Мин көчле булырга тиеш

Акчаны үзем эшлим, донатлар җыймыйм, сорамыйм. Никадәр кыен булса да үзем эшлим акчаны. Тормыш сыный, мин бу кадәр тез астына китереп сугарлар дип уйламаган идем. Тормыш сабагы каты, мин үпкәли дә, рәнҗи дә алам, әмма кирәкме? Юк. Аллаһ Тәгаләнең бер нигъмәте дип кабул итәм. Миңа мәхәббәт көч бирә, шул яшәтә. Мин көчле булырга тиеш.

Иманым камил, Лилия исән-сау котылачак бу төрмәдән. Яңа елны тагын аерым каршы алырбыз, мин моңа мораль яктан әзер. Эшне Уфага кайтарачаклар дип уйлыйм. 18 елга утыртабыз дип яныйлар, куркыталар, әмма мин Лилия иреккә чыгар дип ышанам. Киләсе елда булыр бу. Үземә шундый сүз бирдем, Аллаһтан да шуны сорыйм.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG