Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин дәүләт гаепләүчесенең үтенечен исәпкә алып, Лилия Чанышеваны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырган иде.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Алексей Навальныйның Уфадагы штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның сак астында тотуларын озайтуларына шикаятен канәгатьләндермәгән. Бу хакта "Idel.Реалии"-га активистның адвокаты Сергей Макаренко хәбәр иткән.

"Югары мәхкәмә безнең бер үтенечне дә канәгатьләндермәде һәм беренче мәхкәмә чыгарган хөкем карарын гамәлдә калдырды", дигән Макаренко.

1 мартта Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин дәүләт гаепләүчесенең үтенечен исәпкә алып, Лилия Чанышеваны 2023 елның 14 августына кадәр сак астында калдырды.

Район мәхкәмәсе аңа җинаять эше материаллары белән, шул исәптән дәлилләр белән танышу өчен өстәмә вакыт бирүдән баш тартты һәм активистка туганнары белән очрашуны, телефоннан сөйләшүне рөхсәт итмәде. Бер үк вакытта мәхкәмә дәүләт гаепләүчесенең таләбе белән утырышлап ябык тәртиптә узачагын белдерде.

  • Уфадагы Навальный штабының элеккеге җитәкчесе Лилия Чанышева экстремизмда гаепләнеп 2021 елның 10 ноябрендә кулга алынды.
  • 2021 елның 10 ноябрендә аны Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башта ике айга сак астына алды, аннан соң сак астында тоту вакыты озайтылды. Аны "экстремист оешма төзү яки җитәкләүдә" гаепләделәр. Чанышева үзенең гаепсез булуын белдерә.
  • Ахыргы гаепләүдә Лилия Чанышевага "вазифаи хәлдән файдаланып экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" (Җинаять кодексының 282.1 маддәсе, 3 өлеше), "экстремизмга чакыру" (Җинаять кодексының 280 маддәсе, 1 өлеше) һәм "ватандашларның шәхесенә һәм хокукына кул сузучы сәүдәгә корылмаган оешма эшчәнлеген пропагандалау" (Җинаять кодексының 239 маддәсе, 3 өлеше) гаепләүләре белдерелде.
  • Чанышеваның җинаять эшен Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 14 мартта карый башлаячаклар.
  • Сак астында тотылса да, ул иҗтимагый эшчәнлек алып баруын дәвам итә. Күптән түгел Чанышева Тикшерү комитетыннан тоткын хатын-кызларга туганнарына шалтыратуны рөхсәт итүен таләп иткән иде.
  • 2022 елның сентябрендә башында исә тикшерү изоляторы кибетендәге бер үк ризыклар төрле бәяләрдән сатыла дип, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG