Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апелляция мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Дилмөхәммәтовның һәм аның адвокатларының апелляция шикаятьләре канәгатьләндерелмәгән.

4 декабрьдә Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендәге хәрби мәхкәмә Айрат Дилмөхәммәтовка 24 августта чыгарылган хөкемгә апелляцияне карады. Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесе Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны дүрт маддә нигезендә гаепле дип табып, тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде.

4 декабрьдә Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә каршында соңгы сүзе белән чыгыш ясады.

3 декабрьдәге утырышта хөкемдар Дилмөхәммәтовның һәм адвокатларының үтенечләрен кире какты дип сөйләгән иде Дилмөхәммәтовны яклаучы, "Агора" халыкара хокук яклау төркеме адвокаты Владимир Красиков.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде. Тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасыннан тыш, мәхкәмә Дилмөхәммәтовка өч ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итү һәм аларда мәгълүмат урнаштыру белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыйды.

XS
SM
MD
LG