Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның апелляция мәхкәмәсендә соңгы сүзе 4 декабрьгә күчерелде


Айрат Дилмөхәммәтов, 1 декабрь
Айрат Дилмөхәммәтов, 1 декабрь

Мәхкәмә Дилмөхәммәтов адвокатлары үтенечләрен кире каккан

Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендә Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесенең Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка чыгарган хөкем карарына аппеляция каралды. Август ахырында узган әлеге мәхкәмәдә Дилмөхәммәтов дүрт маддә нигезендә гаепле дип табылып, тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән иде. Аерым алганда, мәхкәмә аны сепаратизмга чакыруда, экстремистлык эшчәнлеге алып баруда һәм террорчылыкны аклауда гаепле дип таныды.

Дилмөхәммәтовны яклаучы, "Агора" халыкара хокук яклау төркеме адвокаты Владимир Красиков Уфадагы "Эхо Москвы"га сөйләгәнчә, бүген апелляция мәхкәмәсе яклау ягы үтенчеләрен кире каккан.

Красиков сүзләренчә, Дилмөхәммәтовның адвокатлары Баймак районы белән бәйле җинаять эше турындагы эксперт бәяләмәсе дөрес түгеллеген раслаучы рецензия әзерләгән булган, ләкин мәхкәмә аны кабул итмәгән.

Айрат Дилмөхәммәтовның мәхкәмә утырышында интернет аша түгел, үзе килеп катнашырга сораган үтенече дә кире кагылган. Адвокаты сүзләренчә, читтә булганда Дилмөхәммәтовка эш барышын кабул итүе авыр. Мәхкәмә бу үтенечне кире кагуын коронавирус пандемиясе белән аңлаткан.

Мәхкәмә утырышы 4 декабрьгә кадәр кичектерелгән. Киләсе утырышта Айрат Дилмөхәммәтов соңгы сүз белән чыгыш ясаячак.

Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде.

2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.

2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.

Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды

XS
SM
MD
LG