Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлыйбыз. Тавыш бирегез!


2023 ел да азагына якынлаша. Быел татар-башкорт дөньясында исеме иң күп яңгыраган яки җәмгыятькә нык тәэсир ясаган шәхес дип кемне атар идегез? Сезне тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз, үз тәкъдимнәрегезне дә көтәбез.

Гадәттәгечә, елның йомгакларын барлауны Азатлык ел шәхесенә тавыш бирүдән башлый. Быелның төп кешесе булып сез кемне атар идегез? Без тәкъдим иткән шәхесләрдән сайларга тәкъдим итәбез.

Азатлык 10 кешене (кайбер очракта икешәр шәхес) сайлап алды. Әлбәттә, бу исемлеккә кермәгән башка күп кенә күренекле кеше бардыр. Аларны сез безнең форумда яза аласыз, шулай ук социаль челтәрләрдә дә өсти аласыз.

Сораштыру безнең сайтта, Telegram-каналда һәм Вконтакте сәхифәләрендә бара. Аның нәтиҗәсен декабрьнең 30нда ясарбыз.

1. Байбулат Батулла

режиссер

Татар режиссеры Байбулат Батулланың быел "Ядәч. Истә" фильмы төшерелеп, киң прокатка чыкты һәм татар дөньясында зур популярлык казанды. Кино татар телендә төшерелеп, Русия күләмендә таралуы белән генә түгел, уңышлы постпродакшн һәм татарлык рекламының күркәм мисалы буларак та танылды.

2. Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы

җәмгыять рәисе

2022 елда Русиядә мобилизация игълан ителгәч, илдән күп кеше төрле илләргә, шул исәптән Төркиягә китте. Искешәһәр казан татар җәмгыяте килгән татарларга ярдәм күрсәтүнең иң ачык мисалларының берсе булып тора. Җәмгыять рәисе Ведат Догу, элекке рәисе Вахит Ирдән һәм башкалар килгән татарларны ачык йөз белән кабул итте, аларга документларны тәртипкә китерергә, арендага фатир табарга, җайлашырга ныклап ярдәм итте.

Азатлык Искешәһәр татарларының бу ярдәме турында махсус фильмда сөйләде.

3. Аигел / Айгөл Гайсина

җырчы

Чыгышы белән Чаллыдан булган Айгөл Гайсина инде күп еллар Аигел дип аталган электрон хип-хоп төркеме белән танылды. Быел "Яндекс Карты" хезмәтендә татарча сөйләүче навигатор өчен тавышын яздырды. 2020 елда татарча "Пыяла" дип аталган альбом яздырды, 2023 ел азагында "Пыяла" җыры дөньяның топ-чартларына менде (бу җыр "Слово пацана" сериалында саундтрэк буларак кулланыла).

Моннан тыш Айгөл Русия күләмендә татар теле мәсьәләсен дә күтәрә. 2023 елда популяр журналист Юрий Дудь җырчы белән әңгәмә корды, анда күтәрелгән Татарстан һәм татар теле проблемнары зур резонанс уятты.

4. Рүзилә Киньябулатова

башкорт теле активисты, "Балалар" проекты җитәкчесе

Уфада башкорт балалары өчен төрле дигитал проектларны тормышка ашырды. Башкортстан башлыгы грантын җиңеп, шул акчага балаларга башкорт телендә мультфильмнар ясады. 2023 елда башкорт телендә мультфильмнар ясау өчен крауфандинг оештырды, мультфильмнарны татар телендә дә чыгарырга тәкъдим итте.

5. Юлия Фәйзрахманова

активист, журналист

Казанда экология активисты буларак танылган Фәйзрахманова, Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләп чыкты һәм илдән китте. Бүген ике баласы белән Төркиядә яши, төрле протест чараларында катнаша, журналист буларак репортажлар ясый, мәкаләләр яза.

2023 ел башында Брүсселдә узган "Русиянең ирекле халыклары форумы"нда татарлар исеменнән чыгыш ясады. Сәяси активлыгы өчен илдә эзәрлекләнә.

6. Фаил Алсынов

активист, "Башкорт" милли оешмасының элекке рәисе

Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, күпсанлы басымнарга карамастан, илдән китмәде, Башкортстанда яшәвен дәвам итә. 2023 елда аның республика башлыгы Радий Хәбиров белән низагы яңа дәрәҗәгә менде, Алсынов Хәбировны турыдан-туры аңа басым ясауда гаепләде. Башкортстан җәмәгатьчелегенең теләктәшлеген казанды.

7. Майе Мустафаева һәм Мумине Салиева

кырымтатар активистлары

Кырымтатар ханымнары, аларның ирләре — сәяси тоткыннар, кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән. Муминеның ире Сервер — 15 елга, ә Майеның ире Сейран — 14 елга. Икесе дә үз ирләре һәм гаделлек өчен көрәшүнең үрнәге булып тора. Быел бу кырымтатар хатыннары турында "Кайту" фильмы чыкты.

8. Лилия Чанышева

сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Уфада Навальный штабының элекке җитәкчесе

Башкортстанда гаделлек өчен һәм ришвәтчелеккә каршы көрәшкән сәясәтче 2021 елда кулга алынды. Быел Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 7,5 елга колониягә хөкем итте. "Мемориал" оешмасы Чанышеваны сәяси тоткын дип таныды. Ул төрмәдә дә карашларыннан баш тартмый, мәхкәмә утырышында "Без бергәләп Русияне ирекле, тыныч һәм мәрхәмәтле ил итеп үзгәртә алачакбыз" дип белдерде.

Лилиянең ире Алмаз Гатин да хатыны өчен эчкерсез көрәшү үрнәге булып тора.

9. Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама-Накамура

Япониядә татар телен популярлаштыручы тел белгечләре

Икесе дә татар телен камил дәрәҗәдә өйрәнеп, аны японнар арасында популярлаштыручылар буларак танылдылар. 2022 ел азагында япон телендә татар теле дәреслеге чыгардылар, быел ул дәреслек буенча укыталар. Икесе дә бүгенге көндә татар телен укыту, аны фәнни дәрәҗәдә өйрәнү белән шөгыльләнә.

10. Ләйлә Латыйпова

сәясәт белгече, журналист, активист

Чыгышы белән Башкортстаннан, бүгенге көндә Европада яшәүче яшь активист Русиянең милли халыклары хокуклары турында чыгышлар ясый һәм бу проблемга халыкара медианың игътибарын юнәлтә. Аның катнашында быел Русиянең асаба, милли һәм деколониаль активист хатын-кызлары "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыгарды. Быел Русиянең татар халкын колонизацияләве турында видео да төшерде һәм башка төрле активлыкларда катнашты.

***

Тавыш бирү 29 декабрьгә кадәр дәвам итә, нәтиҗәләр 30 декабрьдә чыгачак. Безнең исемлеккә керми калган, сез ел шәхесе итеп күрергә теләгән башка кешеләрнең исемнәрен түбәндәрәк Азатлык форумына языгыз. (Форумда язар өчен анда теркәлеп, исем сайларга гына кирәк, бу бик җиңел, сезнең email адресыгыз беркайда да күренмәячәк).

Азатлыкта "Ел шәхесләре"

  • 2022 ел: җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Наил Набиуллин.

Өченче урынны башкорт активисты Руслан Габбасов алды.

  • 2021 ел: галим, тарихчы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков.

Икенче урынны укучыларыбыз активист Ольга Мисикка бирде, өченче урынны башкорт активисты Таһир Вахитов алды.

  • 2020 ел: Казандагы "Адымнар" мәктәбе мөдире​ Айдар Шәмсетдинов.

Икенче урынны Мәскәүдә "Умарта" татар телен өйрәнү курсларын оештырган Лилиана Сафина, өченче урынны язучы, милли хәрәкәт активисты Фәүзия Бәйрәмова алды.

  • 2019 ел: "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков.

Икенче урында МДУ аспиранты Азат Мифтахов, өченче урында удмурт галиме, үз-үзенә ут төртеп шәһит булган Альберт Разин.

  • 2018 ел: "Башкорт" хәрәкәте активисты Фаил Алчынов.

Икенче урында – җырчы Элвин Грей, өченче урында фигуралы шуучы Алинә Заһитова.

  • 2017 ел: Татарстанның элекке мәгариф министры Энгел Фәттахов.

Икенче урында – СолНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков, өченче урында "Башкорт" оешмасы (2020 елда Русиядә экстремистик оешма буларак тыелды) җитәкчеләре Фаил Алсынов һәм Руслан Габбасов.

  • 2016 ел: Азатлык ел шәхесен түгел, ә "2016 елның 16 татары" исемлеген әзерләде. Ул исемлеккә кергәннәрне биредә укып була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG