Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан журналисты Юлия Фәйзрахманова "террорчылыкка чакыру өчен" үзенә җинаять эше ачылу турында белдерде


Юлия Фәйзрахманова Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда, 2023 елның гыйнвары
Юлия Фәйзрахманова Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда, 2023 елның гыйнвары

18 октябрьдә аның әти-әнисенә һәм үзе яшәгән өйгә тентү белән килгәннәр. Фәйзрахманова Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң Русиядән киткән иде, ул хәзер чит илдә.

19 октябрь кичендә Facebook-тагы сәхифәсендә Казаннан Төркиягә киткән активист, "Activatica" журналисты Юлия Фәйзрахманова үзенә җинаять эше ачуларын хәбәр итте. Ул үзе хәзерге вакытта чит илдә.

"Миңа җинаять эше ачтылар. Кичә, (18 октябрьдә - ред.) әти-әниемнең һәм минем өйгә тентүләр беләр килделәр. Хәзер тентү уздырган, сорау алган, карарны имзамалаганнарның фамилияләрен беләм. Җинаять эшенең санын һәм маддәсен дә - Җинаять кодексының 205.2 маддәсе 1 өлеше ("Террор эшчәнлеге кылуга чакыру, террорчылыкны аклау яки пропагандалау"). Бәлки миңа ярдәм итәселәре килсә, бу мәгълүмат адвокатларга кирәк булыр", дип язган ул.

Журналист әйтүенчә, тентүдә катнашкан тикшерүче Азат Сибгатуллин августта аның әтисеннән сорау алган булган инде. Ул ишекне ачмасалар аны кисеп керәчәкләрен әйткән диелә. Тентүдә Татарстан эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре Дмитрий Романов та катнашкан.

Хакимият яклы Тelegram-каналлар "куәт оешмалары вәкилләре Фәйзрахмановага ныклап алынды", дип октябрь башында ук язган иде. Соңрак журналист "Idel.Реалии" хәбәрчесенә бер туганыннан августта Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) сорау алуларын, бу мәгълүматны таратмау турында имза куйдыруларын сөйләде. Шулай ук ул үзе турында мәгълүмат туплау өчен Казанның берничә экоактивистын да "әңгәмә корырга" чакыруларын әйтә (Фәйзрахманова күп еллар табигатьне саклау эшчәнлеге алып барды).

Юлия Фәйзрахманова үзенә каршы ачылган эштә һәм хакимият яклы Telegram-каналларда быел гыйнвар аенда Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы телгә алынуын әйтә. Ул чакта журналист татарларны милли батальоннар төзеп Украина ягында сугышырга яки Украинага башкача ярдәм итәргә чакырган иде.

Әмма Фәйзрахманова үзе эш кузгатуның төп сәбәбе августта Япониядә узган "Пост Русиянең ирекле халыклары форумыннан соң, аның "Activatica"га язган мәкаләләре булырга мөмкин дип саный. "Миңа калса, нәкъ менә шул журналистлык позициясе куәт хезмәткәрләренең өстәлендә яткан эшне тартып чыгару һәм башлатып җибәрү өчен нигез булды", дип фаразлый Юлия.

  • Юлия Фәйзрахманова – Казанда билгеле активист. Ул көрәштәшләре белән Займище бистәсендә Иделне, шәһәрдәге Казансу ярын ком белән күмүдән саклап калды, су буйларындагы төзелешләргә каршы чыкты, Гаврилов урамындагы әрәмәлекне, Әмәт бистәсендәге урманны да кисүгә каршы чыгыш ясады, чүп яндыру заводы төзүгә каршы булучылар сафында да булды.
  • Соңгы бер елда ул Татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларда да еш күренде. Хәтер көне, аерым пикетлар, татар милли хәрәкәтен бастыру өчен ачылган җинаять эшләре нигезендә оештырылган мәхкәмәләргә дә Юлия активист буларак та, журналист буларак та килә иде. Ул татар активистлары, аларның эшчәнлеге хакында "Activatica" интернет проектына яза иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG