Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үз татарыбыз бит, ничек ярдәм итмисең". Төркия татарлары яңа мөһаҗирләрне каршы ала


Искешәһәрдә татар йорты
Искешәһәрдә татар йорты

Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә яшәүче элекке буын мөһаҗирләре Русия башлаган сугыштан качып килүче татарларга ярдәм итә. Диңгездән һәм туристлар күпләп йөрүче Истанбулдан ерак урнашкан әлеге шәһәргә моңарчы татарлар әллә ни барып җитми иде. Бүген монда хәрәкәт арткан.

Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлангач, ә сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән чыгып китүчеләр күп булды. Быелгы ике зур мөһаҗирлек дулкыннары Төркиягә дә кагылды: февраль-мартта килүчеләр Истанбул, Анталия, Бурса кебек зур, популяр шәһәрләрне сайласа, сентябрь-октябрьдә килүчеләр Төркиянең Мәрсин, Адана, Мардин кебек шәһәрләрен дә "ачты". Ә Төркиянең Искешәһәре исә һәрдаим татарлар өчен җәлеп итеп торучы бер урын булып кала бирә – кемнәрдер монда үзе төпләнеп калырга тели, ә кемнәрдер йөз ел элек монда килеп урнашкан татарлар мирасы, аларның варислары белән танышыр өчен килә. Төркиядә быелгы бердәнбер татар сабантуе да Искешәһәр янындагы татар авылы Госманиядә (Kuruhöyük) узды.

Искешәһәр Истанбулдан 360 км, Анталиядән 430 км ераклыкта урнашкан. Шәһәрдә барлыгы 800 меңгә якын кеше яши. Аларның 2500е татар дип исәпләнә. Бу – Төркиядә иң күп татарлар тупланып яшәүче шәһәрләрнең берсе. Алар кайчандыр Солтан илендә сыену тапкан мөһаҗирләрнең варислары.


Искешәһәр Төркиянең иң татар төбәге санала: биредә берничә татар авылы бар, Искешәһәрнең үзендә ике меңнән артык татар яши, татар милләтенең мәдәнияте белән шәһәр музеенда да таныштыралар. Себер татарлары, кырымтатарлар белән бер тирәдә урнашканга, Казан-Оренбур якларыннан килеп урнашучылар үзләрен казан татарлары дип атый. Искешәһәрнең туристлар ярата торган Утын базары (Одунпазары) мәхәлләсендә кырымтатарлар музей-рестораны янында казан татарлар йорт-музее урнашкан. Биредән кеше өзелми, чәй суынмый – һәм бу метафора гына түгел.

Мәсәлән, кичә дүрт гаилә килеп китте, дип сөйли казан татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу. Азатлык хәбәрчесе килгәндә музейда Төркия шәһәрләрен гизәргә чыккан өч Казан егете Искешәһәр казан татарлары җәмгыятенең элекке рәисе Вахит Ирдәнне эзләп килде, шул ук бер сәгать эчендә быел Казаннан Искешәһәргә күчеп урнашкан тагын бер татар егете оешманың хәзерге рәисе Ведат Догуны эзләп килеп җитте, алдагы өч сәфәрче, Измиргә кузгалыр алдыннан, Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыктагы Госмания авылына сугылырга килешеп чыгып китүгә, Бурса янындагы Мудание шәһәрендә яшәүче ике балалы яшь татар гаиләсе килеп керде.

Алар барысы да Искешәһәрдә татар йорты булуын белеп, инде икенче яки өченче мәртәбә килә. Биредә шулай ук Искешәһәрнең үзендә яшәүче татар агайлары да еш кунак – алар төрекчә-татарча дөнья хәлләрен сөйләшә, килүчеләрнең кайсы яклардан булуын белешеп, йөз ел элек кузгалып киткән әби-бабайлары белән уртаклыклар эзли: "минем әбием дә үзен мишәр, ди, ә икенче әбием – себер татары", "Бөгелмәдәнме? Безнекеләр шул тирәләрдән килгән булган". Шул арада Ведат әфәнденең үзенең телефоныннан шалтыратып, кемгәдер кирага (арендага) яки сатуга өй табулары хакында хәбәр итәләр.

Яңа кунаклар, балалары белән килүчеләр, әлбәттә, икенче каттагы музейга да менеп төшә: витринадагы калфак-читек кебек экспонатлар белән таныша, Искешәһәр янындагы татар авылларының тарихын тыңлый, беренче килеп урнашучыларның шәҗәрәләрен күрә, әмма иң җанлы бүлмә – музей мөдире офисы. Монда мөсафирлар алдына төрек бардакларына ясалган чәй чыга, Искешәһәр симитләре янына мөсафирларның төрле шәһәрләрдән күчтәнәч итеп китерелгән татлылары чыга – алар монда үзара аралаша, таныша, элемтәләр җайлый.

Бу музей-йортның тагын бер үзенчәлеге – ул танышу-аралашу ноктасы, мәдәни үзәк кенә түгел, үзара ярдәмләшү үзәге. Искешәһәргә килүчеләр өчен бу иң беренче киңәш-ярдәм ноктасы.

Инде кунаклардан бушамаган Ведат әфәнде белән әңгәмәләшүдән өмет өзеп, Искешәһәргә килүчеләр турында уртага салып сөйләшәбез. Кайбер урыннарын Искешәһәр агайлары әйтеп җибәрә. Ниһаять, Ведат Догу һәм Вахит Ирдән белән сөйләшү мөмкинлеге чыга.

Вахит Ирдән
Вахит Ирдән

— Яңа килүчеләргә Искешәһәр татарлары ярдәм итә дип ишетеп торабыз. Сез нинди ярдәм күрсәтә аласыз?

Вахит Ирдән: Соңгы айда дүрт гаилә килеп урнашты: Пермь ягыннан килүчеләр, Татарстанның Балтач районыннан килүчеләре бар, 60 яшьлек бер ир Бөгелмәдән килеп фатир алды – татарча белми, урысча гына белә, киленем тәрҗемә итте. Мондагы безнең таныш эмлакчы (риэлтор) Сәйфулла урысча да белә, ул аларны фатир тапканчы үзенең пансионатында тота: отельләрдә бүлмә 250-350 лира, ә пансионатта 50 лира гына тора. Пансионда өч кеше кала ала.

Без урысча белмәгәч, бик аңлаша алмыйбыз. Татарларга төрекчәгә аударырга булышабыз.

Ведат Догу: Сентябрьдән соң күп килделәр. Бер ун-унбиш гаилә килде. Алар кирага (арендага) ала. Менә Артур исемле егет килде, аңа йорт кирәк. Мин аңа "Махсус сайттан йорт кара, нинди икәнен әйтербез", дим. Ул сайлагач, без шалтыратабыз, таныган кешебез бу дип, фатир хуҗасы белән сөйләшәбез. Кәфил (поручитель) булып язылу да проблем түгел, безне монда беләләр. Газ-утны ничек кушарга икәнен өйрәтәбез. Хәзер биш өйнең газы миндә, мин ачтырдым. Миграция үзәге белән сөйләшәбез, ниндидер мәсьәләләрне башкан (мэр) аша хәл итәбез.

Ведат Догу
Ведат Догу

— Сез ул риэлтор Сәйфулланы белеп тәкъдим итәсезме?

Ведат Догу: Ул яңа татарлардан, биш ел элек килде, Чифтәләрдә (район үзәге) өй салды. Искешәһәрдә дә фатир алды. Урысча белгәч, урысларга өй-фатир сата. Без үзебез бик чакырып китермибез, әмма килсә, ярдәм бирергә тырышабыз. Килгәнсең, син минем туганым, фатир кирәк, бу кирәк – тәмам, без ярдәм бирербез.

Өй сату, өй табу кебек эшләр белән шөгыльләнмибез. Үзегез табыгыз, без яхшы урынмы икәнен әйтербез. Акча белән ярдәм итүе кыен – кем килгәнен белмисең, инде "акчаң бармы?" дип сорарга өйрәндек. Монда, Төркиядә кыйммәт бит яшәү. Эш кирәк, диләр. Эш табуы авыр монда. Эшегезне табып килегез, дибез. IT белән эшлисезме, бизнес ясыйсызмы, кафе ачасызмы, кибет ачасызмы… Бездә эш табуы бик кыен.

— Ягъни Төркия ширкәтенә эшкә урнашканчы, кафе ачу җайлырак дисезме?

Ведат Догу: Әйе, бизнес ягын уйлап килергә кирәк, башкача булмый. Кеше сине эшкә алса, акча бирми. Монда эшсезлек күп бит. Мин "ай саен биш мең лира түлим" дип игълан элсәм, шундук егерме кеше тезеләчәк.

Очсызга эшләгән кеше дә күп. Безнең татарлар ул акчага эшләмәячәк. Шуңа алдан уйлап килергә кирәк. Өй дә табарбыз, сорасалар, кәфил дә булабыз, анысы проблем түгел. Иң авыры – эш табу.

— Килүчеләр үзләре мөрәҗәгать итәләрме? Сезне ничек табалар?

Ведат Догу: Facebook, интернет аша.

— Моңарчы сезгә әллә ни игътибар юк, тыныч кына яши идегез, бу кадәр хәрәкәт юк иде бит.

Вахит Ирдән: Әйе, юк иде. Украинада сугыш башлангач, бик күп кеше килә.

— Шәһәрдәге бер кибет хуҗасы, кырымтатар агасы "Искешәһәр мэриясе быел килгән кырымтатар гаиләләренә торак бирде", дип аңлатты. Төркия хөкүмәтеннән кырымтатарларга кебек мөнәсәбәт казан татарларына да була аламы?

Ведат Догу: Украинадан украиннар килде, кырымтатарлар килде, аларга мэрия калырга урын бирде.

Вахит Ирдән: Университет шәкертләрен икегә бүлделәр, аларны башка университет мөсафирханәләренә күчерделәр, аларның йортын бушатып, Украинадагы сугыштан качып килүче хатыннарга, балаларга бирделәр – ирләре юк. Яңа килүчеләр – сигез йөз кеше. Араларында кырымтатарлар бар. Аларга кырымтатар җәмгыяте ярдәм итә.

— Аларга дәүләт ярдәм итәме, җәмгыятьме?

Ведат Догу: Дәүләт ярдәм итә. Украина ватандашы булганга, сугыштан качты дип ярдәм күрсәтә. Без дә сөйләшеп карадык, әмма безнекеләргә ясый алмыйлар. Русия ватандашы бит, Русиядәге сугыштан качасы түгел. Өйләрегез бар, башкасы бар, диләр. Шуңа безгә махсус ярдәм програмы юк. Әмма килсәләр, бер проблем юк, диләр – мин бу хакта шәһәр башлыгы белән дә сөйләштем.

— Уйгырларга, ахыскаларга, күптән түгел кырымтатарларга да Төркиядә озын вакытлы яшәү рөхсәте алу мөмкинлеге, гайре төрек төрки халыкларга ниндидер өстенлекләр бирүче "Türk Soylu" дигән програм бар. Татарларга андый мөмкинлек юкмы, кызыксынып карамадыгызмы?

Ведат Догу: "Türk Soylu" програмы бар, әмма Русия татарларга төрки халык булуы турында махсус белешмә бирми. Русиядән ничек сорыйсың, ул бит төрки дәүләт түгел.

"Türk Soylu" програмы – төрки чит ил кешеләре турында канун, төрки халык вәкилләренә Төркиядә үз һөнәре белән ирекле шөгыльләнергә, дәүләт яисә хосусый оешмаларда эшләргә рөхсәт бирә.


— Ә уйгурларга кем бирә?

Ведат Догу: Ансын белмим. Әмма моны башканнан сорарга җыенам. Паспортта яки туу турында таныклыкка "татар" дип язылса, без аны төрекчә ясаттырып бирсәк, бу "Türk Soylu" документын алыштыра алырмы, дип идарә мөдиреннән сорап, өйрәнермен.

— Сез бушлай ярдәм итәсезме? Дәүләт програмы да түгел бит бу. Кешеләр моны аңлыймы?

Безнең әтиләр дә монда килгән, аларга да шулай ярдәм иткәннәр

Вахит Ирдән: Берни сорамыйбыз, ягъни бушка йөгерәбез. Безнең әтиләр дә монда килгән, аларга да шулай ярдәм иткәннәр. Вазифабыз дип кабул итәбез. Аңларлар, иншаллаһ.

— Яңа килүчеләргә "туган" дип, ярдәм итәргә алынабыз, дисез. Ә бу туганлыктан файдаланучылар очрыймы? Күңелегезне кайтаручылар юкмы?

Ведат Догу: Шулай да була. Бер-ике шундый очрак булды. Нишләтәсең инде, белмисең бит кешене. Мәсәлән, берсе килде – өйләнгән, баласы да бар. Аңарга өй таптык. Шуннан ир каядыр китте, белмибез кая киткәнен. Нишләтәсең, бала урамда бит – теге хатынның арендасын түлибез. Иреннән хәбәр юк. Хәзер ул хатынны балалары белән Русиягә кайтарырга уйлыйбыз.

— Шундый хәлләрдән соң башка килүчеләргә "Җитәр, булды" димисезме?

Ведат Догу: Һәммәсе шулай түгел бит. Түзәргә кирәк. Һәммәсе безнең татар. Татардан шулай чыкмас дип уйлыйбыз. Бер данә, ике данә чыгар шулай да. Проблем түгел бу. Татар кешесе бит. Әти-әни татар дип карарга өйрәткән.

— Элекке татарлар белән хәзер килеп урнашканнар аралашамы, алар арасында бәлки гаилә коручылар бардыр? Җыелыр урыннар бармы, татар телендә укыту ничек хәл ителә?

Монда инде татар мәктәбе кирәк.

Ведат Догу: Аралашалар, табигый. Алар җыела, без җыелабыз. Монда инде татар мәктәбе кирәк. Хәзер музейда иске татарлыкны күрсәтәбез, әмма яңа татарлар нишләячәк хәзер? Җыелып, татар үзәге ясарга иде. Бу музейга ел саен 3-3,5 мең кеше килә. Төрекләр дә килә. Монда күбесе кырымтатарларны белә, безне белми – без инде сөйлибез, таныштырабыз. Гаилә коручылар юк, әле яңа килә башладылар бит. Туйлар була, бәйрәмнәргә килешәләр, бер-берсен күрәләр. Иншалла, өйләнешеп, зураеп китәрләр. Безнекеләр элек Казанга барып килен алып кайталар иде, шулай 4-5 гаилә корылды.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG