Accessibility links

Кайнар хәбәр

Искешәһәр татарлары Казан ярдәмендә балалар аланы эшләтеп җибәрмәкче


Ведат Догу һәм Рөстәм Миңнеханов
Ведат Догу һәм Рөстәм Миңнеханов

Искешәһәр татарлары оешмасы Төркиядәге бердәнбер татар авылын саклап калу өчен андагы мәктәп һәм мәчетне яңартып, балалар өчен алан оештырырга тели.

Төркиянең Искешәһәр казан татарлары оешмасы идарәсе әгъзасы Ведат Догу татарлар гына яшәүче Госмания авылында мәктәп бинасын яңартып, анда балалар өчен алан оештырылыр дип өметләнә. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 27 апрельдә Истанбулга сәфәре кысаларында Искешәһәр татарлары белән булган очрашуда сүз булган.

"Миңнехановтан авыл мәктәбендә балалар өчен алан оештыруны сорадык. Анда төрле илләрдән балалар җыелып тел, мәдәниятне өйрәнә алыр иде.

Татарстан президенты ул мәктәп бинасын һәм якындагы мәчетне милли төсмер өстәп яңартырга тәкъдим итте. Кайбер басмалар Искешәһәрдә татарча мәктәп төзүне сорадылар дип язып чыкты. Бу дөреслеккә туры килми. Без Искешәһәр дип сөйләгәндә һәрвакыт Госмания авылын истә тотабыз. Шуңа сүз әлеге авылдагы мәктәп турында барды.

Миңнеханов үзенең ярдәмчесе Радик Гыйматдиновка бу мәсьәләне карарга кушты. Шуңа без киләсе атнага аның белән шул хакта шалтыратышып сөйләшергә килештек. Без бу проектка зур өметләр баглыйбыз", диде Догу.

Искешәһәр янындагы Госмания авылында хәзерге вакытта 25 гаилә яши. Икътисади яктан тормыш алып бару авыр булу сәбәпле, татарларның күбесе авылдан шәһәргә китә. Искешәһәр казан татарлары оешмасы авылны саклап калу мөһимлеген әйтә һәм моңа Татарстан ярдәм итә алыр иде дип саный.

Госмания авылындагы мәктәп бинасы бүген буш тора, чөнки балаларны зуррак мәктәпләргә алып китеп укыталар. Мәктәптә Татарстаннан китерелгән китаплар саклана.

XS
SM
MD
LG