Accessibility links

"Татар мәктәбен Төркиядә түгел, Казанда төзергә кирәк"


Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр Сабантуенда, 2013 ел

Төркиядә яшәүче Бехзат Акташ татарларны ана телен өйрәнүгә җәлеп итү өчен тырышырга кирәк булачагын әйтә. Ул яшьләрнең милли рухын арттыру өчен Татарстан университетларында укыту яклы.

Узган атна Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Төркиядә булганда аннан татар мәктәбе төзекләндерүдә ярдәм сорадылар. Татарстан президенты ярдәм булачагын ышандырды. Кайбер басмалар Татарстан президенты Искешәһәрдә татар мәктәбе ачарга ышандырды дип язып чыкты.

Тумышы белән Искешәһәр янындагы Госмания авылыннан булган һәм хәзер Измир шәһәрендә татар оешмасын җитәкләгән Бехзат Акташ (Behzat Aktaş) татар мәктәпләре беренче чиратта Татарстанның үзендә төзелергә һәм төзекләндерелергә тиеш дип саный. Аның үзен Миңнеханов белән очрашуга чакыручы булмаган. Ул Татарстан президенты белән очрашуда катнашучылар башка мәсьәләне күтәрергә тиеш иде дип саный. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Бехзат әфәнде, мәгълүмат чаралары Миңнехановның Искешәһәрдә татар мәктәбен ачуда ярдәм итәчәген язып чыкты. Бүгенге көндә татар мәктәбенә ихтыяҗ зурмы?

Бехзат Акташ
Бехзат Акташ

– Төркия кануннарына татар мәктәбен ачу туры килми. Без бит монда чит ил кешеләре түгел, ә Төркия ватандашлары. Шуңа бөтен белем алу системы төрек телендә алып барыла.

Татар мәктәбен Татарстанда, Казанда ачсыннар, анда урыс теле ят тел булсын. Татарстан Русиядә булганга да бит анда тулы татар мәктәбе була алмый. Хәзер сәясәт шуңа таба бара.

Монда да рәсми тел – төрек теле. 25 бала җыйсаң, Төркия дәүләте махсус мәктәпләр ача. Бина да бирә, укытучы да таба. Шуңа татарча шимбә-якшәмбе көннәрендә укып була.

– Искешәһәрдә татарлар күпме? 25 бала җыйсаң дидегез. Никадәр бала татарча укырга теләр иде?

– Искешәһәрдә ике меңләп татар бар дип уйлыйбыз. Татар җәмгыяте җитәкчеләре тырышсалар 25 баланы җыялар инде. Хәзерге вакытта балалар татар телен беркайда да өйрәнми бит.

Искешәһәр янындагы татарлар яшәгән Госмания (элекке исеме Kuruhüyük) авылында мәктәп бар, әмма анда бер генә укучы да юк. Хәзерге вакытта анда 25 гаилә яши. Андагы балаларны да Татарстандагы кебек башка зур мәктәпләргә җыялар. Шуңа Госмания авылы мәктәбе тик тора.

БУ ТЕМАГА: Швейцария татарларын ишетәләр, Казан татарларын – юк

Татарстаннан яки Русиянең башка төбәкләреннән килүче татарлар үзләре белән бик күп китаплар, журналлар алып киләләр. Алар шул бер бала да йөрмәгән мәктәптә тупланып бара, чөнки кирилл хәрефләрен укый белүче юк. Татар җәмгыятенең эше шул кирилл әлифбасы белән язылган китапларны укырга өйрәтү. Аның өчен курслар ачу мөһим. Алайса ул китаплар тузан җыеп кына ята.

Без ике сыйныф кына булса да шул авылда укыдык. 1990нчы еллар азагы 2000нче елларда халык авылдан китә башлады. Авыл сакланып калсын өчен мин Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевка тәкъдимнәр язып биргән идем.

– Нинди тәкъдимнәр? Хәзер бит халык шәһәрләргә күчә, бу табигый.

Васыйл Шәйхразиевка язылган хат
Васыйл Шәйхразиевка язылган хат

Андагы татарлар бик арзан бәягә басу-кырларны сатып китеп баралар, чөнки су кермәгән, уңайлыклар юк. Татарстан җитәкчеләре Төркия җөмһүрияте башлыкларына: "Төркиядәге бердәнбер татар авылына ярдәм итегез" дип берәр мөрәҗәгать язсалар, авыл сакланып калыр иде. Авыл халкы кире әйләнеп кайтыр һәм анда хәзер булган 25 гаилә дә шунда төпләнеп калыр иде. Төркиядә тиздән узачак сайлау алдыннан бу тагын да үтемле булачак. Хәзер татарларның икътисади хәлләре авыр. Моны Миңнеханов та аңлаган, шуңа мәчет, мәктәп төзекләндерүдә ярдәм итәм дигән. 2013 елны хәтта Сабантуйны да Искешәһәрдә уздырдылар, гәрчә элек ул һәрдаим Госмания авылында уза иде. Төркия җитәкчелеге Миңнеханов килеп авылның хәлен күрер дип кимсенделәр бугай.

Татарлар авылга килгәч мәчет салганнар һәм ул тарихи бер бина булып тора. Ул бина әле чыдамлы. Аңа рестарврация кирәк.

Без бала чакта мәчеткә кереп-чыгып йөри идек, бина эчендә бик матур татар бизәкләре булганын хәтерлим. 80-90нчы елларда аларны искерде дип тиз генә буяп куйдылар. Хәзер мәчетнең эчен һәм тышын татар бизәкләре белән ясарга була. Әмма авылда мәчеткә бик аз кеше йөри.

Мәктәпнең дә үз тарихы бар. Төркия җөмһүрияте оешкач зур тантана булган һәм аңа әзерләнү өчен шул мәктәпне төзегәннәр. Аны төзүче минем дәү әти булган. Мәктәпнең дә бинасын матурлап сакларга кирәк.

– Сез Искешәһәрдә татар телен өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбенә дә татар оешмасы җитәкчеләре тырышлыгы белән генә балалар җыеп булыр дисез. Шул ук вакытта Искешәһәрдә ике мең татар яшәвен әйтәсез. Кешеләрнең телне өйрәнәсе килмиме?

– Халыкның татар телен өйрәнүгә әлләни кәефе юк. Хәтта, безгә татарлык нәрсәгә кирәк, дип әйтүчеләр дә бар. Бу хәлне үзгәртү өчен халыкны татар оешмаларына җәлеп итү кирәк. Моның өчен Төркиядәге татар балаларын Татарстан югары уку йортларында укыту мөһим.

Дөнья татар конгрессы Төркиядән татар балаларын чакырып үзләре университетларга урнаштырмакчылар. Ә без бу вазифаның татар җәмгыятьләренә бирелүен телибез. Яшь балаларның ата-аналары да Казанда укыту мөмкинлеге барлыгын аңлап җәмгыятькә тартылыр иде. Безгә бит инде 50-60шар яшь. Татар оешмаларына яшь буын вәкилләре кирәк. Аннары татар конгрессы ул балаларны кайдан белсен. Әллә татар, әллә төрек... Татар җәмгыяте җитәкчеләренә бит барысы да билгеле.

Җәмгыятьләрне көчлеләндерү өчен Татарстанның безгә файда китерүен телибез. Һәрбер җәмгыятьтән ел саен университетларга биш бала аласалар яхшы булыр иде. Төркиядә югары уку йортына керү бик авыр бит. Татарстанга киткәндә аларның татар аңы да артыр һәм ата-аналары да татар оешмасына йөри башлар иде.

Менә мин быел "Сәләт" аланына биш бала җибәрәм.

– Сез Миңнеханов белән очрашуда катнашучылар кирәкле әйбер сорамаган дип саныйсыз. Ә нәрсәне сорау кирәк иде?

– Искешәһәрдә татар җәмгыяте җитәкчеләре утырган урын арендага алынган. Шуңа алар бина сораган булсалар иде.

Мисал өчен, Искешәһәр җитәкчелеге реставрация ясау шарты белән кырымтатарларга бер бина бирде. Җимерек бина иде. Алар аңа яхшы гына реставрация ясадылар.

Безгә дә шәһәр башлыгы бина бирмәкче иде. Ул Казанда да булып китте, аның белән элемтәләр бар. Ун ел элек гариза да яздык. Конгресстан язу алып килеп аны да тәрҗемә итеп бирдек. Шәһәр башлыгы бина бирергә риза иде, әмма татар җәмгыяте җитәкчеләре аны хуплап алмады, чөнки аны реставрацияләү кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр Сабантуенда, 2013 ел
Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр Сабантуенда, 2013 ел

Менә хәзер Миңнехановтан ярдәм сораган булсалар, иганәчеләр ярдәме белән бер бина төзелер иде. Шәһәр эчендә бер җәмгыять бинасы кирәк, аның эчендә мәдәни үзәк тә булыр иде.

Элегрәк Миңнеханов Измирга килгәч аның белән очраштыруны сораган идем. Әмма очраштырмадылар.

Мин Татарстанның Төркиядәге элекке вәкилләре белән бик яхшы элемтәдә тордым. Бырлык хәбәрләрдән мәгълүматлы идем. Хәзергеләре мине өнәмиләр.

Заманында "Безнең ата-бабалар, ягъни Төркиянең беренче мөһаҗирләре Чистай, Лениногорски, Әлмәт якларыннан. Анда нефть чыга. Без ул нефтьтән бер тиен дә файда алмадык, шул хакта Миңнехановка әйтәм әле", дип шаярткан идем, алар күрәсең шаяртуны аңламадылар. Шуннан бирле дәшкәннәре юк.

Төркиягә 20 елдан артык элек Шәркый Төркестаннан, Синҗан өлкәсе башкаласы Өремчедән күчеп килгән Рауза һәм Мөслих Вәлиләр: "Татарлар Төркиядә беркайчан да ассимиляциягә дучар булмаячак. Кайберләре күпмедер дәрәҗәдә төрекләшсә дә, минемчә, бу урыслашуга караганда яхшырак", дигән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG