Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вахит Ирдән: "Төркиягә яшәргә килүче татарлар арта"


Вахит Ирдән: "Төркиядә яшәүче татарлар арта"
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:21 0:00

Вахит Ирдән: "Төркиядә яшәүче татарлар арта"

Анталиядә утызлап татар гаиләсе фатир алып яши, аларны бер-берсе белән таныштырасы, берләштерәсе иде, ди Төркиядә Казан татарлары милли оешмасы җитәкчесе булган милләтпәрвәр Вахит Ирдән.

Татар журналистлары, җырчыларыннан башлап, Татарстан президентларына кадәр билгеле Төркия татары Вахит Ирдән белән без җәйнең беренче көннәрендә Анталиянең татарлар яшәгән Elif Residense торак комплексында әңгәмә кордык. Ул матур гадәтен саклап, Казан татарлары белән очрашуга кадерләп тоткан милли киемнәрен киде. Вахит абый Төркия, Татарстан байраклары, милли кием, үзе һәм ата-бабалары туып-үскән Искешәһәр янындагы Госмания авылы тарихына багышланган, татар мәдәниятен чагылдырган китаплар, видео дискларны өстәлгә тезеп салды да, күтәренке рух белән үзенең һәм Төркиядәге татарлар тормышын сөйли башлады.

"Безнең бабайлар 120 еллар элек, 1890нчы елларда Казан, Самар, Оренбург өлкәсенең Сарыкташ якларыннан мөһаҗир булып килгәннәр. Ул вакытларда илдәге тынгысызлыктан алар туган җирләреннән күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Төркиянең Искешәһәр авылына килеп 27 гаилә Госмания авылын төзегән. Хәзер анда 150ләп йорт бар, ике меңләп кеше яши. Яшьләр күбрәк Анкара, Измир шәһәрләрендә көн күрә. Пенсиягә чыгучылар киресенчә яшәргә авылга кайта.

Без Казаннан килгән шәкертләргә Төркиягә ияләшергә, яшәү, тору урыны табарга ярдәм итәбез. Алар дини белем алып, Коръәнне тирәнтен өйрәнеп, Татарстанга кайткач мөгаллимлек, мулла булып китәләр.

Хәзер Аллага шөкер, татарлар белән аралашу-хәбәрләшү яхшырды, интернет аша бигрәк тә. Балаларыбызга, оныкларыбызга "Яңа гасыр" каналларын, татар мәгълүмат чараларын күрсәтергә тырышабыз", ди Вахит Ирдән. Май азагында Анталиягә "Мөслимә" хатын-кызлар берлеге рәисе Әлмира Әдиятуллина да килгән. Ул үзләре чыгарган татарча "Мөслимә" гәҗитен таратып, Төркиядә дә "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы булдырып, җирле татарлардан интервьюлар алып киткән. Вахит абый сүзләренчә, Әлмира Әдиятуллина Госмания авылына кадәр барып, Гаяз Исхакыйның килеп кунак булган йортларын карый алган.

Бүген Вахит абый Анталиянең Һөрмә районында татар эшмәкәрләре төзегән Elif Residense торак комплексында яши һәм эшли. Аның сүзләренчә, дингезгә якын торган әлеге күпкатлы йортта Татарстан, Башкортстаннан килгән 30лап гаилә фатирлар сатып алып җәен ял итә. Үзләре тормаучылар арендага да бирәләр, ди ул. Сатып алу бәясе Казандагы бәяләр белән бер квадрат метры 47 мең сум. Вахит абый белдергәнчә, татар эшмәкәрләре Төркиядә күпкатлы йортлар сала башлагач, диңгез ярында яшәүче татарларның саны артырга мөмкин. Эшкуар мөселман татарларга мондагы яшәү шартлары ошый икән.

Әңгәмәдәшебез Казаннан килгән милләттәшләр турында сөйләгәндә бигрәк тә җанланып китә, бер төркем кунаклар аңа чәкчәк кебек милли ризыклар, сувенирлар алып килсә, артистлар, мәдәният, сәнгать кешеләре аша ул яңа җырлар, яңа китаплар ала. Шул рәвешле Вахит абый татар дөньясының тәмен вә ямен белеп яши бирә. "Килегез, безнең ишекләр һәрвакыт ачык", ди ул.
XS
SM
MD
LG