Accessibility links

дүшәмбе, 25 сентябрь 2017, Казан вакыты 09:23

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Төркиянең Бөгередәлек авылында "Һиҗрәт" романын тәкъдим итте. Әлеге әсәр 110 ел элек Себердән Төркиягә чыгып киткән һиҗрәтчеләргә һәм туган җирләрендә калган себертатарларга багышлана.

Һиҗрәт – 1) Мөхәммәт пәйгамбәрнең Мәккәдән Мәдинәгә күчеп китү көне, мөселманнарда ел исәбе (һиҗри календарь) башланган вакыт. 2) күчеп китү, чит илгә күчү, эмиграция

Бу көннәрдә Себердә Омски өлкәсенең Үләнкүл, Яланкүл авылларында Фәүзия Бәйрәмованың июль ахырында басылып чыккан "Һиҗрәт" романын укыйлар. 110 ел элек нәкъ бу яклардан себертатарлар Төркиягә һиҗрәт кыла. Себертатарлар нигез салган Төркиянең Конья шәһәреннән ерак булмаган Бөгередәлек (Бөгределик) авылында автор үзенең әсәрен 3 сентябрь, Корбан бәйрәме көнендә тәкъдим итте.

Бәйрәмова әсәрне төрек теленә тәрҗемә итеп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган өстәленә дә салу кирәк дигән фикердә. Төркиянең татарларга карашы үзгәрергә тиеш ди ул.

Язучы әйтүенчә, 110 ел элек булсын, хәзер булсын басымга, изелүгә түзә алмаган, иманын, динен сакларга омтылганнар һиҗрәттә. Фәүзия ханым Төркиягә сәфәре вакытында бу илдә төрмәләрдә утыручы татарларның гаиләләре белән дә очраша. "Үзебезнең дәүләтебез булмый торып һиҗрәт дәвам итәчәк", ди автор. Азатлык Төркиядән кайткач Фәүзия ханым белән сөйләште.

Бөгередәлек авылы мәчетендә "Һиҗрәт" романын тәкъдим итү
Бөгередәлек авылы мәчетендә "Һиҗрәт" романын тәкъдим итү

– Бөгередәлек авылы кешеләрен "Һиҗрәт" романының төп геройлары дип әйтергә буламы?

– Әлбәттә! "Һиҗрәт" – Себердән китеп, Бөгередәлек авылына барып урнашкан себертатарлары турында тарихи роман. Аларның сөйләүләре, алар язып калдырган бәет-дастаннары, истәлекләре нигезендә һәм Себердәге хәзеге Омски өлкәсенең Үләнкүл, Яланкүл, Камышлы, Чарналы авылларына барып, өйрәнеп язылган әсәр бу.

Иң тетрәндергәне шул булды – кешеләр ватаннарыннан киткән вакыйгаларны хәтерлиләр. Бүген Бөгередәлек авылында мөһаҗирләрнең бишенче буыны яши. Ә бүгенге 60-70 яшьлек өченче буын мөһаҗирләрне күреп калган.

1907 елда Себердән чыгып киткән мөһаҗирләр 1908 елда Төркиягә килеп җитәләр, 2010 елда Госманлы хакимияте авыл, өйләр салып бирә. Башта ул Рәшидия дип атала, ягъни, солтан Рәшид вакытында төзелгәч, аның исемен бирәләр, республика төзелгәч Бөгередәлек дип йөртелә башлый. Күченгән әби-бабаларын күреп калганнар әле бүген дә исән.

– Бүген Бөгередәлектә яшәүчеләр тәкъдим итү чарасында романны ничек кабул итте? Сез эчтәлеген сүз белән бәян иткәнсездер?

– Мин язганга кадәр Бөгередәлек авылы турында өч кечкенә генә документаль китап чыккан инде. Аларда тарихи ялгышлар да, үзләрен үзбәкләр дип язган кешеләр дә бар. Башта ук мин: "Бу – сез сөйләгән нигездә тарихи роман, әмма әдәби әсәр", дидем. Безнең әби-бабайлар турында үзгәртеп язган дип әйтмәсеннәр өчен, мин кайбер исемнәрне үзгәрттем.

Мисал өчен, телсез, чукрак, авырлы Бибихөснә дигән хатын ире белән Төркиягә күченә, ә аның әтисе Яланкүл авылында калган була. Гаиләдә бик каты каршылык була, әтисенең җибәрәсе килми. Шушы Бибихөснәне мин романымда Хөснибикә дип алдым. Аның бүгенге көндә Бөгередәлектә нәселе яши, ул – Фазыл абый Бохаралы, аның оныгы була. Хафиз абый әбисен күреп клаган, бөтен холык-фигылен дә хәтерли.

Роман Бөгередәлек авылы татарлары турында кебек тоелса да, алар турында гына түгел. Романда Себердәге вакыйгалар да янәшәдә бара. Мөһаҗирләр чыгып киткәннән соң нинди хәлләр булганы, 1908-1940 елга кадәр Төркиядәге вакыйгалар бәян ителә. Госманлы империясе, ә аннан соң республика төзелгәч хәлләрнең ничек булуы, вакыйгалар хәтта I дөнья сугышы вакытында Германиядә Берлин янындагы лагерьларда да дәвам итә.

Бөгередәлек татарлары Төркия өчен, ә Себердә калганнары Русия өчен сугыша

Бөгередәлек татарлары сугышларга да эләгәләр, Төркия өчен, ә Себердә калганнары Русия өчен сугыша. Сугыш кырларында аларның очрашуларын да яздым. Исемнәрне әз генә үзгәрттем, бу 100 процент документаль әсәр түгел.

Кызганыч, Бөгередәлек авылында кирил әлифбасы белән ике генә кеше укый белә. Алар – Фазыл Бохаралы һәм Рәхмәтулла Куртаран. Халык китапның төрекчәсен дә сорады. Менә төрекчәсе чыккач ни дип әйтерләр? Миңа калса, алар китапны ошатырлар дип уйлыйм, чөнки аларның әби-бабалары турында үзәк өзгеч бер әсәр бу.

Бу әсәр – дөнья турында. Бу – дәүләтсез калган татар милләтенең дөнья буйлап үзенең урынын эзләп йөрүе турында дастан дип әйтер идем. Бу китап себертатарларына үзенә күрә бер әдәби һәйкәл дә. Беренчесе – "Күчем хан" иде, гомерем булса алар язмышы турында язуымны дәвам итәрмен дип уйлыйм.

Себердән төркиягә һиҗрәт кылган Бибихөснә (әсәрдә Хөснибикә) һәм аның ире - Беренче дөнья сугышы әсире Рәхмәтулла. Яннарында балалары - Фатыйма һәм Гафиулла
Себердән төркиягә һиҗрәт кылган Бибихөснә (әсәрдә Хөснибикә) һәм аның ире - Беренче дөнья сугышы әсире Рәхмәтулла. Яннарында балалары - Фатыйма һәм Гафиулла

– "Һиҗрәт" төрекчәгә дә тәрҗемә ителәчәкме?

– Миңа Коньяда "әйдәгез, бу кешегә биреп карыйк" дип тәкъдим иткәннәр иде. "Юк, әсәр бик җитди, монда татарча да, төрекчә дә бик яхшы белгән кеше кирәк, тәрҗемәчене үзем табачакмын", дидем.

Роман Төркия турында да бит. Әсәрдә Төркия тарихының бер өлеше чагылыш тапкан. Мин Госманлының җимерелү чорын нык өйрәндем. Бу хәлгә геройларның язмышлары аша үз фикеремне әйтергә тырыштым. Минем каһарманнарым Чанаккалә сугышында да, Сарыкамыш сугышында да катнашканнар. Чанаккалә сугышында катнашып 50ләп кеше шәһит киткән. Куртулыш сугышында да, республика төзелешендә дә катнашканнар. Әсәрем Төркия өчен дә кызык булачак.

Татарлар Төркия дәүләте өчен каннарын койганнар

Татарларга килгән килмешәк итеп карарга ярамый, алар шушы дәүләт өчен каннарын койганнар. Төркиягә килгән кеше күп бит. Кырымтатарлар да, нугайлар да һәм башкалар да, кемгә авыр шул барып сыенган. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Анда йөз елдан соң да килгән кеше итеп карыйлар.

Туган якларын, ата-аналарын, якыннарын калдырып, һиҗрәт дип чыгып киткәннәр икән, саргаеп үлә-үлә Төркиядә тамыр җибәргәннәр икән, балаларын, ирләрен шәһит итеп биргәннәр икән, Бөгередәлек халкының күбрәк хөрмәткә дә хакы бар идп уйлыйм. Моны Төркия дә белергә тиеш, ә без, татар язучылары моны күрсәтергә тиеш идек.

Фазыл Бохаралы әбисе Бибихөснәнең кабере янында
Фазыл Бохаралы әбисе Бибихөснәнең кабере янында

– Фәүзия ханым, сезнең әсәрдә кем ота соң? Себердә калганнармы, әллә Төркиягә күчкәннәрме?

– Минем себертатарларым туган җирләрен ташлап, исламга чагыштырмача ирек булган хәлифәт җиренә китәләр. Әлбәттә монда Габдрәшит Ибраһимов (татар сәясәтчесе, дин әһеле - ред.) роле бик зур була. Ул – себертатары, Тарадан. Башта солтан белән сөйләшеп кайта, әмма себертатарларның һиҗрәте җиде елга сузыла. 1900 елда башлана, 1907 елда гына чыгып китәләр алар, чөнки патша хөкүмәте дә аптырашта кала. Бер-ике кешенең китүе бер хәл, ә монда алты авылдан 500 кеше юлга җыена. Бу бит, нигә татарлар китә дип, халыкара тавыш чыгарга мөмкин дигән сүз.

Татарлар иманны саклап калу, чукындырудан качу, кәфер булмас өчен һиҗрәт кыла

Татарлар бер әйбер өчен генә бөтен әйберләрен ташлап киткәннәр, ул да булса – иманны саклап калу, чукындырудан качу, кәфер булмаска омтылу. Әнә шуның өчен дә салкын кыш көнендә балаларын ат чаналарына утыртып чыгып киткәннәр алар. Төркиягә баргач та сагынганнар алар. Үлчәүнең бер ягында – иман, ә икенче ягында – туган җир булган. Аларга Аллаһы тәгалә сузган юлны иман һәм намус белән үткәннәр.

Баруга ваба чире башлана, авылның өчтән бере кабергә кереп ята. Аннан сугышлар башлана. Нинди авырлыклар күрмәсеннәр, аларда ник болай эшләдек икән дигән үкенү булмаган. Алар иманны саклау өчен шушы юлга бардык дип балаларына да васыять әйтеп калдыралар. Тагын бер васыятьләре була, форсат чыкса мәмләкәткә, туган җиргә кайтып дога кылыгыз дип тә әйтәләр.

Мин бу китапны язганда бик уйландым, ун ел язмый тордым. Себергә барганда миңа "туган якларын калдырып ник киткәннәр инде алар?" дип әйтә иделәр. Мин киткәннәрен дә, калганнарын да гаепләмим. Киткәннәре дә нык авырлык күрә һәм калганнары да нинди генә авырлыклар күрми.

I дөнья сугышы, 2017 елның февраль һәм октябрь инкыйлаблары, аклар килеп суеп чыгып китә, аннан кызыллар кереп кешеләрне суеп чыга. Аннан авылларда ачлык башланган, репрессия вакытында бер Яланкүл авылыннан гына 38 кешене атып үтергәннәр. Шушы зур булмаган Яланкүл авылыннан II дөнья сугышында 143 кеше үлгән.

Себердә калганнарын да урыслаштыгыз дип гаепләргә телем әйләнми

Себертатарлар шулкадәр авырлыклар күргән, ул якта һәм бу якта да үлгәннәр. Шуңа күрә киткәннәрен дә, Себердә калганнарын да урыслаштыгыз дип гаепләргә телем әйләнми. Хәзер 110 ел үткән, бу – биш буын. Төркиядә өченче буынга кадәр чын татар булып яшәгәннәр. Ризыклары – татар, телләре – себертатар теле, диннәре – ислам, киемнәре – татар. Татарча рәхәт итеп яшәгәннәр. 40-50 яшьлекләр бүген акрынлап телне төрекчәгә алмаштыра башлаган. Бишенче буын – яшьләр, алар инде төрекләшкән. Төркиягә киткәннәрне төрекләшү көткән, әмма алар иманда калганнар.

Русиядә калган мөһаҗирләрнең туганнарын бүгенгесе көндә урыслашу көтә. Бу авыллардан Омскига күчкәннәрнең 80-90 проценты катнаш гаиләләр корган. Авылларда шулкадәр авыр тормышта яшиләр ки, анда табигый газ да, юллар да, чишмә-коелар да юк. Яланкүл дигән авылда мәктәп тә, мәчет тә юк. Үләнкүлдә мәктәп бар, әмма урысча гына укыталар. Мин чагыштырып карадым. Киткәннәр мөселман булып үлгәннәр, калганнар әкренләп-әкренләп динне дә, телне дә югалтканнар.

Бөтен татар милләте дә китә алмый. Милләт бары тик үз ватанында гына сакланып кала. Милләтнең саклануы үзебезнең туган җирдә булырга тиеш. Аерым кешеләрнең, нәселләрнең, авылларның иманны саклау өчен китәргә, һиҗрәт кылырга хакы бар, әмма бөтен милләт китә алмый. Җиде миллион татар китә алмый. Үзебезнең җирдә үзебезнең дәүләтне төзеп яшәргә кирәк. Әгәр татарның үз дәүләте булса, Себердән татарлар китмәс иде. Үзебезнең ислам әхлагы белән, татарча сөйләшеп, үзебезнең җитәкчеләрне куеп яшәр идек.

Безнең әби-бабаларыбыз урыс булмас өчен, урысны күрмәс өчен киттеләр

Узган гасырның 90нчы елларында Себергә беренче Фазыл Каплан, аннан хатыны белән Фазыл Бохаралы, аннан Әнвәр әкә Елдырым кайтты. Әнвәр әкә Үләнкүлгә кайтып мәчет ачты, балаларны укытты, әмма үләргә Бөгередәлеккә китте. Берсе дә калмады. Кайтып хәлләрен генә белделәр. Мин: "Шулкадәр сагынгач, шулкадәр саргайгач, телегездән Себер төшмәгәч, ник анда кайтып яшәмисез соң?", дип әйттем. Алар: "Без урысларның зыян, зәхмәтеннән, нәселләребезнең урыс булуыннан куркабыз. Безнең әби-бабаларыбыз урыс булмас өчен, урысны күрмәс өчен киттеләр. Туган як урыс кулында", диделәр.

Романны иҗат итү вакытында мин әнә шундый фикергә килдем. Ике якны да мин өзелеп кызганам, калганнарын да, киткәннәрен дә өзелеп яратам. Бу безнең татарның мәңгелек фаҗигасе.

Минем китабымның тышында аккош ясалаган. Татар аккош кебек. Оялары белән күккә күтәрелгәннәр, төшәргә җир тапмыйча йөри алар. Татарның төшеп кунарга дәүләте, үзенчә яшәргә мөмкинлеге юк. Татар бәйсез дәүләте булганда гына каңгырап йөрмәячәк. Үзебезне дәүләтле итүне васыять итеп әйтеп калдырырга тиешбез. Бу китабым киткәннәргә дә, калганнарга да – татарларга васыять дип уйлыйм мин.

"Һиҗрәт" романы китабының тышлыгы
"Һиҗрәт" романы китабының тышлыгы

– Бүген дә Русиядән китәләр бит, араларында татарлар да бар.

– Русиядәге хәлләрне, мөселманнарны ничек кысканнарны үзегез беләсез. Идел-Уралдан татарларның бик күп яңа мөһаҗирләре китте. Аларны бер өлеше хәзер Төркиядә төрмәләрдә утыра, бер өлешен Русиягә бирү өчен лагерьларда тоталар.

Мин Төркиягә сәфәрем вакытында Анталиядә төрмәдә утырган татарларның хатыннары, гаиләләре белән очраштым. Аларга да шушы китапны бирдем. Ничек тә иманны саклап, аякта калырга тырышыгыз дип рухландырдым. Бу китапның яңа мөһаҗирләр дигән дәвамы да булырга тиеш, без һаман очышта.

Төркия аптырашта, чөнки кем дошман, кем дус икәнне аера алмый

Хәзер Төркиядә төрмәләрдә утырган татар егетләренең кайберләре депортациягә риза булган. Кайберләре утыртканчы ук башка илләргә киткән. Төркиядә булган ыгы-зыгылардан соң аларны туздырганнар анда. Русия котыртып исемлекне биреп тора, ә Төркия аптырашта, чөнки кем дошман, кем дус икәнне аера алмый.

Һиҗрәт китабының төрекчәсе чыгып, Төркия җитәкчеләренең кулларына барып керүе дә кирәк. Тататарларның кем икәнен белсеннәр, татарлар алар догачы булып килә. Татарлар һөнәр белән, татарлар икешәр диплом белән килә. Татарларны алай төрмәләрдә тилмертергә ярамый.

Бу китапны төрекчә чыгарып Рәҗәп Эрдоганның алдына салу кирәк, татар белән ордым-бәрдем кыланмасын. Төркиядә төрмәдә утырган татарлар артыннан йөрерлек бер лидерыбыз юк. Кырымтатарларның хет Мостафа Җәмилевләре бар. Татарстандагылар дәшми, белмәмешкә салыша. Төрмәдә утыручылар золымнан качып, гомерләрен саклау өчен Төркиягә киткән иде бит. Фаҗига дәвам итә, һиҗрәт дәвам итә. Үзебезнең дәүләтебез булмый торып һиҗрәт дәвам итәчәк әле.

* * * *

Фәүзия Бәйрәмова – иллегә якын китап авторы. Аның "Баһадиршаһ", "Кырык сырт", "Күчем хан", "Караболак" романнары, дистәләгән фәнни һәм әдәби китаплары – татар халкының үз азатлыгы өчен көрәш тарихы, милләтне искәртү һәм кисәтү дә булып тора.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG