Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Бөгределик авылы бәйрәмендә Омскилылар да катнашты


Төркиянең Конья белән Анкара шәһәрләре арасында урнашкан Бөгределик авылында быел зур бәйрәм булып узуы турында “Азатлык” тыңлаучылары инде хәбәрдарлар. Биредә авыл халкы узган гасыр башында Омски өлкәсе Большеречье районының татар авылларыннан 100-дән артык гаиләнең Төркиягә күчеп килеп, Бөгределиктә урнашуларының 100 еллыгын билгеләде. Шунсы да игътибарга лаек, 100 ел үтүгә карамастан, Төркиядә яшәүче татарларның Себер якларында калган туганнары белән элемтәләре өзелмәде. Дөрес, Советлар хакимлеге елларында ике арадагы элемтәләр тукталмаса да, шактый чикләнгән иде. Узган гасырның 90-нчы елларында элемтәләр яңа үсеш алды. Төркиядән Русиягә, Русиядән Төркиягә барып, туганнарын эзләп табучылар саны күбәйде. Аралашу бүгенге көндә дә дәвам итә.

Бөгределик авылы бәйрәменә Омскидан да баручылар булды. Алар кунак булып, туганнары белән аралашып, Төркиянең истәлекле урыннары белән танышып, Омскига әйләнеп кайтканнан соң, “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашып, күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар. Конья шәһәрендә яшәүче туганнарына кунакка барган Омски егете Рөстәм Хәсәнов Бөгределик бәйрәмендә булуы турында сөйләде. “Бәйрәм булган көнне һаваның эсселеге 45 дәрәҗәгә җиткән иде. Аңа да карамастан, мәктәп каршындагы мәйданда 2 меңнән артык кеше җыелды. Кунаклар Төркиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән дә килгән иделәр” – дип сүзен башлады Рөстәм Хәсәнов. Аннан соң ул бәйрәмнең ничек узуына тукталды. Бәйрәм күмәкләп дога укудан башланып киткән. Догадан соң Казан кунаклары халыкка Татарстан президенты Минтимир Шәймиевның тәбрикләү хатын җиткергәннәр. Соңыннан хәзерге вакытта Дания, Алмания, Финляндия илләрендә һәм Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче авылдашларының һәм бәйрәмгә килгән башка кунакларның тәбрикләү чыгышлары булган. Чыгышлардан соң авыл һәм Конья шәһәре үзешчәннәре көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелгән. Биюче егетләр белән Рөстәм үзе дә сәхнәгә чыккан. “Концерт барышында яңгыраган җырлар, асылда, татар җырлары булды. Әмма төрекләр арасында 100 ел буена яшәү сәбәпле, күп көйләр үзгәреп, төрек җырларын хәтерләтә башлаган”,- ди Рөстәм. Шундый көйләрнең кайберләрен ул тасмага язып алган.

Рөстәм авыл бәйрәмендә Татарстан вәкилләренең катнашуы турында да сөйләде. “Казан артистларының чыгышы - бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе булды”,- ди ул.

Рөстәм Бөгределиктә яшәүче татарларның туган телләрен саклап калуларына игътибар иткән. Әмма яшьләр инде төрек теленә күчеп баралар, бу безгә аралашуда кайбер кыенлыклар тудырды”, - ди Рөстәм.

Әлеге бәйрәмдә Омскидан тагын Фагыйлә һәм Алим Курмановлар булдылар. Юллама белән Төркиядә ял иткән вакытларында аларны Бөгределик авылына Ирфан исемле туганнары килеп алып киткән. Авылда алар үзләренең башка туганнарын да тапканнар. Күпләрдә кунак булганнар, туган телләрендә аралашканнар. “Өлкәннәр белән аралашу җиңел булды, алар себер ягы диалектында сөйләшәләр. Кызганычка каршы, яшьләрнең күбесе төрек телендә сөйләшә башлаган. Алар белән аңлаша алмый аптырадык”, - диделәр. Бөгределикта алар тагын бер туганнарының ярәшү туенда да булганнар. “Безгә туйлар бик ошады. Биредә бездәге кебек аракы эчү юк. Мөселманлык көчле. Мин барлык татарларның да Төркиягә килүләрен һәм моселман иленең нинди булуын күрүләрен теләр идем”, ди гаилә башлыгы Алим. “Миңа Конья шәһәре бик ошады. Әле илемә кайтканыма 2-3 кенә көн, Төркия инде төшләремә керә башлады”, - ди Фагилә ханым. Аларның икесенең дә теләге бер, тагын Төркиягә килергә, кабат туганнары белән очрашырга”.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG