Accessibility links

Искешәһәрдә татар бәйрәме узды


Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш

Төркиядә татарлар иң күп яшәгән Искешәһәрдә зур мәдәни чара узды. Госмангази университеты тарафыннан оештырылган “Искешәһәр мәдәниятендә Кырым, Казан һәм Ногай төркиләренең урыны” дип аталган концерт җирле татарларның мәдәниятен танытуны максат итеп куйды. Чараны Искешәһәр хакимиятенең мәртәбәле вәкилләре дә тамаша кылды.


Казанның кардәш шәһәре булган Искешәһәр UNESCO тарафыннан “2013 елның Төрки дөнья башкаласы” дип игълан ителде. Шул җәһәттән җирле хакимият Искешәһәрдәге төрки халыкларны мәдәни яктан таныта башлады.

Концертның үзенчәлеге – аның төрек студентлары тарафыннан оештырылуы. Искешәһәрнең Госмангази университеты төрек теле һәм әдәбияты факультеты, тюркология клубы студентлары бу тамашаны өй эше буларак тәкъдим иттеләр. Кырым, Казан һәм Ногай татарлары милли оешмалары аларны кирәкле мәгълүмат, җыр, шигырь, спектакль сценарийләре, милли кием, аудио-видео материал белән тәэмин итте.
Казан татарлары чыгышы өлешендә Истанбулда, Әнкарада, Искешәһәрдә укыган Татарстан студентлары да ярдәм итте.

Тамашадан күренеш
Тамашадан күренеш
Концерт барышында барлык тамашачылар басып Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укыдылар. Казан татарлары милли оешмасы җитәкчесе Вахит Ирдән тамашачыларны Искешәһәрдәге Казан татарлары тарихы белән таныштырды.Ул: “Безнең бабалар 1890 елларда Казан, Самара, Оренбург якларыннан, руслаштыру һәм христианлаштыру сәясәтеннән качып, бу якларга килгәннәр һәм Искешәһәр янындагы Госмания авылында төпләнгәннәр”, дип сөйләп узды. Вахит Ирдән шулай ук Искешәһәр татарларын таныту максаты белән концерт оештырган Госмангази университеты вәкилләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Тамаша барышында катнашучылар татарча шигырьләр сөйләде, татар халык җырларын җырлады, фольклор ансамбльләре милли музыка уйнады. Сәхнәдә Төркия һәм Татарстан әләмнәре эленгән иде.

Тамашага Искешәһәр хакимияте вәкилләре дә игътибар күрсәтте: мәдәни чараны Искешәһәр өлкәсе губернаторы Кадыйр Кочдемир, Искешәһәр мэры Борһан Сакаллы тамаша кылды. Зал Искешәһәрдә яшәгән йөзләгән Казан, Кырым һәм Ногай татар диаспора вәкилләре белән тулы иде.
Тамашачылар
Тамашачылар
XS
SM
MD
LG