Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә вакытыннан алда президент һәм парламент сайлаулары узачак 


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган вакытыннан алда гомум сайлауkfh уздыру турында игълан итте. Ул 24 июньгә билгеләнгән. Төркия парламент системыннан президент системына күчәчәк.

Эрдоган әлеге карарны Төркиянең тиз арада "башкарма президентлыкка" күчәргә кирәклеге белән аңлатты. Сайлауларны алдан уздыру идеясе белән Төркиянең Милләтче хәрәкәт фиркасе җитәкчесе Дәүләт Бахчели чыккан.

Төркия парламент системыннан президент системына күчәчәк. Бу очракта президентка күбрәк вәкаләтләр биреләчәк. Үзгәрешләр сайлаулардан соң гамәлгә керә.

Төркиядә киләсе парламент һәм президент сайлаулары 2019 елның ноябрендә узарга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG