Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария татарларын ишетәләр, Казан татарларын – юк


Рөстәм Миңнеханов һәм Васыйл Шәйхразиев Швейцария татарлары белән очрашуда, Женева, 22 март 2018
Рөстәм Миңнеханов һәм Васыйл Шәйхразиев Швейцария татарлары белән очрашуда, Женева, 22 март 2018

Милләт үсеше турында сөйлибез икән, төрле төркем татарлар белән ачык, даими рәвештә очрашулар кирәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен Google Translate онлайн-тәрҗемәче системына кертү мөмкинлеген карарга кушты. Яхшы идея. Әмма үз вакытында бер төркем яшь белгечләр Google Translate-та татар тәрҗемәсен булдыру тәкъдиме белән чыккан иде инде. Татар яшьләре форумы әгъзалары тарафыннан рәсми хатлар язылды, матбугатта чыгышлар булды. Соралган акча нибары 200 мең сум иде. Моңа бернинди җавап та булмады.

Җаваплы түрәләребез үпкә итеп кабул итмәсен, әмма шулай килеп чыга кебек: Швейцария татарларын ишетәләр (анысы начар түгел), ә Казан татарларын, ни кызганыч, юк. Италиядәге милли җанлы татарлар белән очрашулар була, ә Казандагылар белән юк дәрәҗәдә.

Милләт үсеше турында сөйлибез икән, Татарстандагы төрле төркем татарлар белән ачык, даими рәвештә очрашулар кирәк. Сүз яшьләр турында гына түгел.

Үз Татарстаныбыздагы төрле кешеләр белән диалог булмаса, Европага йөрүләр һаман да җәмәгатьчелек тарафыннан тәнкыйтькә дучар ителер.

Үзләренең конкрет тәкъдимнәрен җиткерү, ниндидер чараларда катнашу өчен төрле карашлы татар төркемнәре белән даими аралашулар кирәк. Андый очрашу хакимияткә "ә"гә "җә" дип торучылар белән дә, шул ук вакытта милли оппозиция белән дә булырга тиеш. Милли хисләрне, үпкәләрне, конструктив эшләргә теләүне җиткерү мөһим.

Әлбәттә, Милли шура рәсе Васыйл Шәйхразиев белән берничә очрашу булганын әйтә алам һәм ул тәкъдимнәр өчен ачык. Аның ягыннан татар мәктәбе, университеты, җәмәгатьчелектә икетеллелек өлкәсендә эшләргә кирәклекне аңлау бар.

Мондый очрашулар тагын шунысы белән дә мөһим - Татарстан президенты идарәсе вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, республикада татар телен популярлаштыру програмы әзерләнә. Кызганычка, бу хакта күпләр әле беренче генә ишетә. Әлеге програм ике-өч галим һәм аерым түрәләрнең эше генә түгел, бу бөтен татар халкы эше. Иманым камил, мондый програмны киң җәмәгатьчелек тәкъдимнәреннән башка гына булдыру мөмкин түгел.

Айрат Фәйзрахманов
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

XS
SM
MD
LG