Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә – урыслашу, Төркиядә – төрекләшү". Татар балаларына төрекләшү яныймы?


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Төркиягә күчеп киткән гаиләләр балаларының тиз арада төрек телен үзләштереп, төрекләшә баруы турында сөйләде.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдән китәргә мәҗбүр булган татарларның төп өлеше кардәш ил дип саналган Төркиягә барып төпләнде. Аеруча, бу шаукым мобилизациядән соң көчәйде. Гаиләләре белән Төркиядә фатир сатып алып яңа тормыш кора башлаучылар артты. Ә бу – яңа мохит, яңа мәктәп, яңа дуслар. Русиядә урыслашу барса, Төркиядә татар балаларына төрекләшү куркынычы яный.

Төркиядә татарларның төрекләшүен тарих та күрсәтә. Бер гасыр элек һиҗрәт кылган Искешәһәр татарларының яңа буыны татарчасын оныта бара, төрек мохитендә ассимиляциягә бирелә. Сүз нигездә мәхәллә булып яшәгән татарлар турында бара. Хәзер күчеп киткән татарлар Төркиядә таралып яши. Моңа кадәр Истанбулда яшәүче галимә Ләйсән Шаһин Төркиядә бер-ике нәселдән соң татар теле бетүгә таба борыла дип Азатлыкка сөйләгән иде.

Төркиягә күчкән татар гаиләләренең балаларын нәрсә көтә? Аларга төрекләшү куркынычы яныймы? Азатлык төрек иленә күчеп киткән ата-аналар белән сөйләште.

2019 елда Казанда "Акыллым" хосусый татар балалар бакчасын оештырган Айсылу Натфуллина быелның июнь аенда гаиләсе белән Төркиянең Мәрсин шәһәренә барып төпләнгән. Аның сүзләренчә, телләрнең якын булуы балаларга тиз арада төрек телен үзләштерергә ярдәм иткән.

Бүген балалар өчен урыс теле өченче урынга күчте, икенче урында – татар теле

"Июнь аенда Төркиягә килдек. 4 яшьлек улым төрек телен бөтенләй белми иде. Ул сентябрьдә генә төрек бакчасына китте. Хәзер җөмләләр төзеп төрекчә сөйләшә ала. Төрек тәрбиячесе белән бик яхшы аралаша. Ул ике ай эчендә телне өйрәнде. Катлаулы китаплардагы җөмләләрне аңлыймы икән, белмим, ә менә гади итеп сөйләшә ала. Хәзер төрек сүзләрен татарча һәм урысчага караганда тизрәк искә төшерә. Бүген балалар өчен урыс теле өченче урынга күчте, икенче урында – татар теле", ди ул.

Төрек телен тиз арада өйрәнүнең икенче ягы – бу әкренләп төрекләшүгә китерә.

Хәзер балалар өчен татар теле доминант тел булып китте

"Минемчә, төрекләшү куркынычы бар, әмма ул шул кадәр көчле түгел. Монда балалар төрекләр белән бик еш аралашмый. Алар нигездә мәктәптә, балалар бакчасында төрекләр белән сөйләшә. Урамда урыс милләтеннән булган дуслары бар. Өйдә татарча аралашу күп. Хәзер балалар өчен татар теле доминант тел булып китте. Күп вакытын гаиләдә үткәрәләр.

Ничек татар телен саклап калырга? Иң мөһиме – балаларның дуслары татар телле булырга һәм гаиләдә татарча аралашу булырга тиеш. Аларның дуслары татар телле булса, бала үз телендә сөйләшәчәк", ди ул.

Шул ук вакытта Анталья, Мәрсин кебек шәһәрләрдә урыс балалар бакчасы, йә урыс сыйныфлары эшли. Татарлар да үз бакчаларын оештыра аламы дигән сорауга ул:

"Казанда да татар балалар бакчасына ихтыяҗ зур түгел иде. Шуңа күрә иң элек татарча түгәрәкләр оештырырга була. Анда күп кеше кирәкми", дип җавап кайтарды Айсылу Натфуллина. Сүз уңаеннан, Мәрсиндә бер төркем татар гаиләсе рәсем түгәрәкләрен оештырып җибәрде.

Төркиянең Анталья шәһәренә дүрт ел элек күчкән Лилия (исеме үзгәртелде) балалар төрекләшә башлады дип сөйләде.

Төркиядә балалар төрекләшә башлый. Моңа татар теле дә ярдәмгә килә

"Олы улыбыз мәктәпкә йөри. Калганнары әлегә өйдә утыра. Төркиядә балалар төрекләшә башлый. Моңа татар теле дә ярдәмгә килә. Мин ике ел төрекләшү процессын сизәм. Икенче улыбыз урысча гына сөйләшә иде, аның татарчасы яхшырды, төрек телен бераз өйрәнә башлады. Олы улыбыз татар телен белгәнгә күрә төрек телен бик тиз үзләштерде. Аңа сөйләшә башлар өчен бер-ике ай вакыт кирәк булды. Хәзер мәктәпкә киткәч, тагын да җайлашты. Бигрәк тә, математика дәресе җиңел бирелә. Кече кызыбыз белән татарча гына аралаша башлагач, бу уртанчы улыбызның төрек телен өйрәнә алуына сәбәп булды", ди ул.

Аның сүзләренчә, Төркиядә татар балалар бакчасын да оештырып була. Әмма моңа алынган кеше әлегә юк.

"Без татар теле югалмасын өчен балалар белән өйдә татарча сөйләшәбез, татар мультфильмнары куябыз. Татар гаиләләре белән аралашып яшибез", ди ул.

Сигез ай элек Мәрсин шәһәрендә яши башлаган Гөлназ (исеме үзгәртелде) Русиядән күчеп килүчеләр күп булу сәбәпле, татар балаларына Төркиядә дә урыслашу яный дип саный.

Баланы үз мохитеннән, яраткан балалар бакчасыннан аеру авыру булды, әмма ватан башка юлны калдырмады

"Без Төркиягә апрель аенда күчендек. Баланы үз мохитеннән, яраткан балалар бакчасыннан аеру авыру булды, әмма ватан башка юлны калдырмады. Без өйдә һәрвакыт татарча гына сөйләшкәнгә, кызыбыз урыс телен бик начар белеп үсте. Төркиядә кыенлыклар буласын алдан аңлап, татар китапларын, "Әлифба"ны үзебез белән алып килдек. Иң мөһиме – татар теле дәрәҗәсен үстерә алсын дидек.

Шулай да Төркиягә килгәч безне башка сюрприз көткән булып чыкты. Кая карама, сугыштан качып килгән Русия кешеләре йөри. Балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә, ишегалдында да, уен мәйданчыкларында да урыс телле балалар җитәрлек. Балабыз шулар белән уйнап, әкренләп урысча да сөйләшә башлады. Мәсәлән, хосусый балалар бакчасында төркемдә дүрт урыс баласы йөри. Бу сыйныфтагы балаларның чиреген тәшкил итә. Мондый хәл без караган барлык балалар бакчасында да күзәтелә. Дәүләт бакчасына бирер идең, анда бер төркемдә 30 бала йөри. Анысында да Сүриядән качкан гаиләләрнең балалары күп.

Татар теле күбрәк өйдә генә сөйләшә торган телгә әверелә

Дөрес, кызыбыз төрек телен бик тиз үзләштерде. Ике-өч айдан соң озын җөмләләр төзеп сөйләшә ала. Төрек җырларын җырлап йөри, кайвакыт безгә дә төрекчә эндәшә. Хәтта үзебез дә белмәгән сүзләрне тәрҗемә итеп бирә. Шулай итеп, татарча гына сөйләшкән кызыбызның Төркиядәге тормышында урыс һәм төрек теле алга чыкты кебек. Татар теленә зыян китерәме бу? Әлбәттә, аңа татар телендә алып барылган дәресләр җитми, Казаннан китерелгән татар китапларын инде 3-4 кат укылды, яңаларын китертү мәшәкатьле. Бу яктан татар теле күбрәк өйдә генә сөйләшә торган телгә әверелә кебек, чөнки мохит булмагач татарча мультфильмнар, китаплар гына бу бушлыкны каплый алмый сыман", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Сугыш аркасында эмиграция

2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.

Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG