Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйсән Шаһин: "Төркиядә иске һәм яңа татарлар арасында менталитет аермасы бар"


Ләйсән Шаһин

Төркиядә яшәүче татар галимәсе Төркиядә яшәүче татарларның төрекләшүе, яңа күчеп килгән татарлар белән аңлашылмаучанлык тууы һәм Төркиядәге татар галимәләренә Татарстанда игътибар булмавы турында Азатлыкка сөйләде.

Ләйсән Шаһин – 26 ел Төркиядә яшәүче галимә. Ул Истанбулдагы Мәрмәрә университетының фәнни хезмәткәре. Чыгышы белән Татарстанның Чирмешән районы Бәркәтә авылыннан. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында белем ала. 1995 елда төрек кешесенә кияүгә чыгып Истанбулга күчеп китә. Төркиянең Мәрмәрә университетында яклаган магистратура хезмәте Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаена багышлана. Докторантура хезмәте Татарстанда тарихның ничек язылуы һәм тарих дәреслекләре мәсьәләсенә кагыла. Бүген Ерак Көнчыгыштан Төркиягә күчеп килүче татарларның тарихын тикшерә. 90нчы еллардан башлап Төркиягә күчүче урыс телле диаспораны өйрәнә. Ул Азатлыкка Төркиядәге татарларның хәле һәм Татарстанга диаспора белән эшләү сәясәтен үзгәртергә кирәклеге хакында сөйләде.

"Татарстан Төркиядә эшләүче татар галимнәре белән җитәрлек дәрәҗәдә кызыксынмый"

— Сезне татар галиме Надир Дәүләтнең шәкерте дип беләбез. Ул татар мөһаҗирләренең күренекле вәкиле. Менә аларга алмашка бүген Төркиягә Совет берлегендә, яисә Русиядә тәрбияләнгән татарлар төпләнеп утыра. Аларны чагыштырып, нинди нәтиҗә ясый аласыз?

70нче елларда Төркиядәге татарларның күбесе югары белемле, төрекләргә караганда да күбрәк түләнә торган эшләрдә эшләүче, берничә тел белүче югары сыйфатлы затлар булган

Надир Дәүләт буыны белән бүгенге татар мөһаҗирләре арасында зур аерма бар. Надир Дәүләтләр совет чорын күрмәгән, аның тәҗрибәсен татымаган кешеләр. Алар Русиянең патша чорыннан калган ботак очлары. Хәзер Төркиягә бөтенләй башка төрле кешеләр килә. Надир бәй буыны зыялы кешеләр иде. Күптән түгел аның татар диаспоралары турындагы китабын карап утырдым. 70нче елларда Төркиядәге татарларның күбесе югары белемле, төрекләргә караганда да күбрәк түләнә торган эшләрдә эшләүче, берничә тел белүче югары сыйфатлы затлар булган. Хәзерге Татарстаннан килүче татарлар арасында да югары белемле зыялылар бар, әлбәттә, ләкин күбесе андый түгел, минемчә. Бу күзгә бәрелеп торган аерма. Электән килгән татарлар телгә бик игътибарлы булган. Хәзер килүчеләр татар телен бик яхшы белми, күбесе урыс телендә сөйләшә.

— Казанда тарих институтында узган очрашуда сез Төркиягә күчеп килүче татарлар арта дидегез. Бу нәрсәдә чагыла? Кайсы шәһәрләрдә алар күбрәк?

— Татарларга бәйле махсус статистика алып барылмый. Мин күптән түгел элекке совет илләреннән килгән урыс телле кешеләр белән бәйле бер тикшеренү уздырган идем. Шуңа нигезләнеп әйтә алам: Русиядән Төркиягә килүчеләр саны арта бара. Алар арасында татарлар да күптер дип уйлыйм. Төркиядә татарларга җайлашып китү уңайлырак. Дин берлеге бар, тел якын. Монда университетта укырга килеп, төпләнеп калучылар бар, кияүгә чыгучылар күп.

Соңгы вакытта пенсия яшенә җитү белән Русиядәге фатирын сатып, Төркиягә күчүчеләр күп

Төркиянең статистика оешмасының саннарына күз салдым. Русиядән төрек кешесенә кияүгә чыгып килүче хатын-кызлар саны ел саен 1200-1500 тирәсен тәшкил итә. Яшәү өчен рөхсәт алучы чит ил ватандашлары эчендә Русиядән Төркиягә килүчеләрнең саны 2020 елда 40 мең кешегә җиткән. Русиядән килеп монда төрек ватандашлыгы алган кешеләрнең саны узган елда 64 мең тирәсендә дип исәпләнгән. Мин аларның күбесе кияүгә чыккан хатын-кызлар һәм аларның балалары дип аңлыйм. Алар арасында татарларның саны да күптер дип уйлыйм. Соңгы вакытта пенсия яшенә җитү белән Русиядәге фатирын сатып, Төркиягә күчүчеләр күп. Алар күбрәк Антальяга күченә. Анда урыс телле диаспора чәчәк атып утыра дип әйтеп була.

— Сез Төркиядә эшләүче галимәләр арасында татарлар күбәйде дидегез. Бу нәрсә белән аңлатыла? Ни өчен эшмәкәрләр, яисә табиблар түгел.

— Университетларда минем кебек эшләүче татар галимәләре күп. Анадолуның башка шәһәрләрендә эшләүче татар галимәләре дә бар. Аларның күбесе 1990-2000 елларда килеп төпләнеп калучылар. Башка өлкәләрдә татарлар күпме булуын төгәл әйтә алмыйм. Бәлки сәүдәдә, туризм өлкәсендә күптер.

— Татарстан татар галимәләрен санга сукмый, чакырмый, дигән шелтә белдергән идегез. Төркиядәге татар галимнәре белән Казан арасында элемтә юкмы?

— Бу — зур проблем. Миңа бер татар галимәсе үзенең ике арада калуын сөйләде. Төрекләргә Татарстаннан килүче галимнәр кызык, хәлбуки, мине дә чакыра алалар бит, диде ул. Татарстанда да шул ук хәл, алар төрек галимнәренә өстенлек бирә диде. Гомумән алганда, мин дә аның сүзләрен дөрес дип табам. Безне татарстандагылар татарлыкның читтәге бер бизәге генә дип кабул итә шикелле. Шуңа күрә безгә күбесенчә диаспора белән бәйле темаларда мәгълүмат кирәк булганда гына мөрәҗәгать итәләр. Ләкин без бизәк кенә түгел. Мондагы татар галимәләре ничәмә еллар гыйльми аланда хезмәт куючы кешеләр. "Ләйсән ханым, сез тарих өлкәсендә эшлисез, менә шушы мәсьәләгә карашыгыз нинди?" дип Татарстанның сорауларын теләр идем. Татар теле курсларын үткәргән кеше буларак миннән татар телен чит илдә укыту тәҗрибәсе, ысуллары турында сорашсалар да була.

Ләйсән Шаһин (у)
Ләйсән Шаһин (у)
Татарстан безне бары тик ниндидер чараларны, җыелышларны бизәкләргә тиешле диаспора вәкилләре буларак кына күрә

Татарстан безне бары тик Татарстандагы ниндидер чараларны, җыелышларны бизәкләргә тиешле диаспора вәкилләре, татарча сөйләшүчеләр, Тукай шигырьләрен укый алучылар буларак кына күрә кебек тоела. Һәм шуның белән бетте, хуш. Бәлки, Төркиядә татар һәм төрек әдәбияты өлкәсендә эшләүчеләребез татар язучыларның әсәрләрен төрек әдәбияты белән чагыштырып, моңа кадәр билгеле булмаган үзенчәлекләрне ачыклагандыр, ачыш ясагандыр? Бәлки мондагы тарихчыларыбыз тарих өлкәсендә ниндидер яңа документларга ирешеп, мөһим мәсьәләләр яктыртып ятадыр? Бәлки без язганнарны татарчага, русчага тәрҗемә итәргә кирәктер? Татарстандагылар моның белән житәрлек дәрәҗәдә кызыксынмый дигән тәэсир кала. Ә бит болар эшләнсә, Татарстандагы фәннең үсүенә шактый өлеш кертер идек. Без тышкы бизәк кенә булып калмасак иде.

— Сезнең Татарстан һәм Мәскәү чыгарган тарих дәреслекләрен өйрәнүгә багышланган гыйльми хезмәтегез турыдан-туры Татарстан белән бәйле. Берәр тапкыр булса да бу уңайдан Казанга чакырганнары булдымы?

— Ничектер туры килмәде шул (көлә). Бу турыда бер-ике язмам төрек телендә басылды, ике тапкыр Америкада чыгыш ясадым, бу темага бәйләнешле бер мәкаләм Польшада басылды. Татарстанда татар диаспорасындагы кешеләрнең нинди өлкәләрдә һәм ниләр эшләвен күзәтеп бару механизмын булдырасы иде.

"Төркиядә татар мирасын барлауда Татарстаннан ярдәм кирәк"

— Төркиядә яшәүче татарлар бүген Татарстаннан нинди ярдәм өмет итә?

— Беренчедән, Төркиядә татарларга бәйле төрле материалларны, документларны җыюда, мирасны барлауда ярдәм кирәк. "Татарларга бәйле иске китапка, документка юлыктым" яки "аукционда фотолар яки документлар сатыла" дип даими әйтеп торалар. Мин берничә тапкыр бу турыда Татарстанның Төркиядәге вәкиллегенә мөрәҗәгать иттем. Алар Татарстан Дәүләт архивына хәбәр бирделәр. Кайбер документларны сатып алып Татарстанга җибәрүгә ирештек. Мондый эштә акча кирәк. Аның мадди йөген бер кеше генә күтәрә алмый. Татарстан вәкиллеге тырыша, кайвакыт бергәләп үзебезнең кесәдән чыгарып сатып алабыз. Татарстан вәкиллегенә мәдәни эшләр өчен бюджет каралмаган. Алар монда сәүдә эшләре белән идарә итә, ләкин мәдәни эшләрдә дә булышып торалар, рәхмәт яусын. Ләкин гел болай дәвам итә алмый.

Төркиядәге татар авылларына чын фәнни экспедиция оештырылса, бик файдалы булыр иде

Икенчедән, Төркиядә татар авыллары бар. Без Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән этно-социологик экспедиция оештырырга теләгән идек. Мәрмәрә университеты һәм Тарих институты ике партнер булып TÜBİTAK белән РФФИ бирә торган уртак грантны алырга теләдек. Ләкин барып чыкмады. Төркиядәге татар авылларына чын фәнни экспедиция оештырылса, бик файдалы булыр иде. Моңа да акча кирәк. Татарстан хөкүмәте ярдәм итә алса, яхшы булыр иде.

Өченчедән, мәгънәви яктан ярдәм кирәк. Татар мөһаҗирләренә Татарстан ягыннан игътибар җитеп бетми дип уйлыйм мин. Мәсәлән, Измир шәһәре янындагы Гюрсу исемле татар авылына Татарстаннан делегацияләр килгән булган, телевидениегә төшереп киткәннәр. Авыл халкы аларны шатланып кунак иткән. Татарстан белән бәйләнешләр шулай дәвам итәр, безгә моннан соң игътибар булыр дип көткәннәр. Ләкин шуннан соң бер нәрсә дә булмаган. Авылдагы кешеләр кызык өчен генә килгәннәр икән, дигән фикергә килгән. Безнең экспедиция уздыру планнары турында сүз кузгаткач та сагаеп кына, бик ышанмыйча кабул иттеләр. Татарстан ягыннан диаспора кешеләренә игътибар күрсәтү, бу игътибарның яңа формаларын табу кирәк.

Элекке мөһаҗирләр өчен бу китапларның әлләни файдасы юк, чөнки алар кириллица белән язылган

Антальяга Совет берлеге таркалганнан соң күчеп килгән татарларга Татарстаннан китаплар, мультфильмнар җибәрәләр икән. Ә элекке мөһаҗирләр өчен бу китапларның әлләни файдасы юк, чөнки алар кириллица белән язылган. Пандемия вакытында онлайн формат алга чыкты. Татарстандагы чараларга безне ешрак чакыра башладылар. Бәлки диаспора белән эшләүдә онлайн форматны алга чыгаруның вакыты килеп җиткәндер.

Эшне Төркиядә яшәүче татарларның ихтыяҗларын өйрәнүдән башларга кирәк. Аны белмичә мөнәсәбәтләрне җайлап булмый. Статистика алып барылмый, күпме татар яшәгәнен дә белмибез. Аны тырышсаң, эшләргә була.

— Татарстанга мөһаҗирләр белән эшләү буенча дәүләт програмы кабул итәргә вакыт җиткәндер бәлки?

Һәр диаспораның үз карашы, үзенчәлекләре, аерым менталитеты бар. Татарстанга шуны аңларга кирәк

— Кирәктер. Ләкин аны "мөһаҗирләргә ярдәм итү" яисә "алар белән эшләү" дип түгел, "үзара мөнәсәбәтләрне һәм уртак эшләрне координацияләү" дип оештырырга кирәк. Татарстан белән диаспоралар арасында тыгыз, актив һәм тигез хокуклы бәйләнешләр булдыру мөһим. Татарстан безнең өчен үзенең дәүләт статусы һәм дәүләт көче белән мөһим. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: һәрбер татар диаспорасы – ул үзалдына субъект, ул Татарстандагы татарлыкның ниндидер бер кушымтасы гына түгел. Һәр диаспораның үз карашы, үзенчәлекләре, аерым менталитеты бар. Татарстанга шуны аңларга кирәк.

Ләйсән Шаһин
Ләйсән Шаһин

"Төркиядә бер-ике нәселдән соң татар теле бетүгә таба борыла"

— Татар диаспорасы татарлыгын ни дәрәҗәдә саклый, төрекләшү куркынычы зурмы? Тел охшаш, дин бер бит.

— Бер-ике нәселдән соң татар теле бетүгә таба борыла инде.

— Татарларның күпчелеге катнаш гаиләдә яшиме? Аларда татар теле сакланамы?

Дөресен әйткәндә, күп очракта телне саклау бер нәселдән дә артыграк бармый

— Үз милләтәше белән кавышучылар да бар, ләкин күпчелек катнаш гаилә корып яши. Аларның күпчелеге татар хатын-кызлары. Әгәр татар хатыны татарча белә һәм моны кирәк дип саный икән, ул татар телен сакларга тырыша. Мин үзем дә өйдә кызым белән татарча сөйләшергә, аңа татарча китаплар укырга тырыштым. Татарстанда кызым татарча аңлаша ала. Ләкин мәктәп системы булмагач, татар теле кухня теле булып кала. Интернет килеп чыккач татар телен өйрәнү, татарча материалларга ирешү күпкә җиңелрәк булды. 90нчы елларда ул яктан авыр иде. Дөресен әйткәндә, күп очракта телне саклау бер нәселдән дә артыграк бармый.

— Яңа татарлар татарча беләме? Урыслашкан татарлар күпме?

— Галим кешеләр арасында татар телле кешеләр күп. Бүгенге яшьләргә карасаң, татар телен белүчеләр бар дип әйтеп була. Мәсәлән, Муса Җәлил кичәсен оештырган идек. Анда яшьләр матур итеп татарча шигырь сөйләсә дә, үзара гел урысча аралашуына игътибар иттем. Алар татар телен дә белә, ләкин урыс телендә сөйләшүне кулайрак күрә дип аңлыйм. Мин аларны урыслашкан дип әйтә алмыйм, чөнки менә бит алар Муса Җәлилне искә алу чарасына җыелган, шигырьләрен ятлап килгән. Ләкин шул ук вакытта үзара аралашуны урыс телендә алып бару яшләр өчен җиңелрәк, бәлки кызыклырактыр да. Урыслашу мәсьәләсенә ак һәм карага бүлеп кенә карап булмый.

— Төркиядә кайсы шәһәрләрдә татарлар аеруча актив, җыелып чаралар уздыра?

— Әнкарадагы татарлар шактый еш җыелыша. Антальяда активлык көчле. Мин Анталья татарларының WhatsАpp төркемен күзәтеп барам. Аларның Татарстан белән бәйләнеше көчлерәк күренә. Безгә фәлән артист килде, фәлән язучы килде дип еш-еш хәбәр биреп торалар. Антальяда милли тормыш гөрли кебек. Истанбулда алай ук түгел, ләкин монда да җыелышып торабыз.

— Анталья татарлары төркемендә күпме кеше бар?

Аларда Төркиядәге татарларның мәркәзен Антальяда кору дәгъвасы сизелә кебек

— 100дән артык кеше утыра дип беләм. Мин алар белән социология ягыннан да кызыксынам, күзәтеп барам. Ике ил арасында йөреп яшәүчеләр күп дип аңладым. Төркемдә Русия номерлары да күп теркәлгән. Алар төркемнәрен "Төркиядәге башкорт-татарлар" дип атаган, ягъни татар белән башкортны бер халык итеп карый. Русиядә бит бу ике халык арасында XX гасыр башыннан бирле дошманлык бара, ул совет чорында көчәеп китте. Надир Дәүләт тә диаспорада татар белән башкортны аерып карамадык, алар арасында дошманлык булуын белмәдек, дип ассызыклап яза. Анталья татарлары мине дә, Истанбулдагы башка татарларны да үз төркеменә кушты. Аларда Төркиядәге татарларның мәркәзен Антальяда кору дәгъвасы сизелә кебек. Үзләрен көчле диаспора төркеме итеп күрәләр.

"Иске һәм яңа татарлар арасында аңлашылмаучанлык туа"

— Истанбулда татарлар берничә төркемгә бүленгән. Моның сәбәпләре нидә? Бу татар үсешенә зыян саламы?

Иске татарлар яңа татарларның урысча сөйләшүләрен өнәмиләр

— Зыян сала, әлбәттә. Тарткалашу кешеләрнең кәефен төшерә, чараларга йөрүне туктата. Аның сәбәбен төгәл генә әйтә алмыйм. Аерым шәхесләр дә зур йогынты ясый моңа. Безнең күбебездә мин-минлек көчле, һәрберебез күпмедер дәрәҗәдә индивидуалист, үзебезне алгы планга куярга яратабыз. Монда электән килгән татар оешмалары бар. Иске һәм яңа татарлар арасында менталитет аермасы булгач, вакыт-вакыт аңлашылмаучанлык туа. Иске татарлар яңа татарларның урысча сөйләшүләрен өнәмиләр. Төркиядә милләтчелек рухында үскән кешеләр моны кабул итеп бетерә алмый.

Ләйсән Шаһин
Ләйсән Шаһин

— Гомумән алсак, электән Төркиядә яшәп килгән һәм инде яртылаш төрекләшкән татарлар белән яңа татарлар арасында бәйләнеш нинди? Әйтик, Корыһөек, Бөгределик кебек авыллардан чыккан татарлар белән тыгыз аралашалармы?

— Иске һәм яңа татарлар елга бер сабан туена җыела, Тукай бәйрәмнәрендә, төрле чараларда, фәнни җыеннарда очраша. Диаспорада һәркем күпмедер дәрәҗәдә бер-берсен белә. Әмма аралашу ягыннан ниндидер тенденция турында әйтә алмыйм. Шәхси мөнәсәбәтләр аерым кешеләрнең холкына, дөньяга карашына да нык бәйләнгән. Мин үзем иске татарлар белән шактый якын мөнәсәбәттә торам. Мәсәлән, Гүлтән апа Ураллы һәм аның якын даирәсе белән аралашам. Гөнүл Пултар, Али Вахит Турханнарның, Исәнбикә Тоганның хәлләрен белешәм. Укытучым Надир Дәүләт белән тыгыз аралашып яшәдек.

— Элек күчеп утырган татарларның балалары бүген нигездә шәһәрдә яши. Алар татар телен ни дәрәҗәдә белә?

— Әлбәттә, аларның татар теле нык төрекләшкән. Күпчелек татарчаны яртылаш кына белә. Яңа татарларның телен алар бик аңлап та бетерми. Совет чорында безнең тел урыс теле тәэсирендә калган. Урыс теленнән алынган сүзләр, калькалар күп. Монда килгәч төрек телен өйрәнгәндә шуны аермачык күрдем.

"Татарстанда совет чоры гадәтләре һаман чыгып бетмәгән"

— Казанда татар мөһаҗирләре музее оештырырга телиләр, ләкин чит илдә яшәүче татарлар моңа бераз сак карый. Мәсәлән, Надир Дәүләт тә Гаяз Исхакый архивын Татарстанга бирергә теләмәде. Бу проект уңышлы тормышка ашар дип уйлыйсызмы?

— Иң элек Надир бәй турында әйтеп узыйм. Ул үзенчәлекле, үз фикерен өздереп әйтә торган шәхес иде. Әгәр Гаяз Исхакый архивын бирергә теләмәгән икән, бәлки, ул аның бөтенләй юкка чыгуыннан курыккандыр. Надир Дәүләтнең 2017 елда татар диаспоралары турындагы китабы чыкты, аннан укып та күп нәрсәне аңлап була. Аларның буыны күп югалтулар кичергән. Ул бер интервьюсында үзенең әти-әнисе Гаяз Исхакый хакына башларын салганын әйтә. Шуңа күрә бу архив аңа бик кадерле иде. Ул аннан файдаланып күп эшләр дә башкарды. Надир Дәүләт Русия хакимиятен гел тәнкыйтьләп торды. Ул бу архив Русиядә юкка чыгар дип шикләнгәндер дип уйлыйм.

Совет берлегендә тәрбияләнгән кешеләрдә дәүләт кушканны үтәү тиеш дигән караш яши

Мөһаҗирләр музеен оештыру эшенә карата диаспора татарларында уңай караш булдырыр өчен кызыксындыру булырга тиеш. Бу музей диаспоралар өчен кайсы ягы белән мөһим һәм файдалы булачак, аларның бу музейга керткән өлеше аларга ничек әйләнеп кайтачак? Җибәргән экспонатлары югалмасмы? Яисә файдасызга тузан җыеп кына ятмасмы? Таләп итү, "сез моны эшләргә тиеш" дип карау дөрес булмас. Татарстанда совет чоры гадәтләре һаман чыгып бетмәгән кебек тоела миңа. Совет берлегендә тәрбияләнгән кешеләрдә дәүләт кушканны үтәү тиеш дигән караш яши. Без аңа күнеккән, ләкин татар диаспора төркемнәре капиталистик җәмгыятьләрдә яши. Аларның менталитеты башка төрле. Диаспора төркемнәре татарлыкны ничек күзаллыйлар, иң элек шуны сорарга, шуны аңларга кирәк. Ничек кенә булмасын, татар диаспоралары музейга карата кызыксыну күрсәтер дип уйлыйм мин. Күптән түгел Дөнья татар конгрессы татар диаспора вәкилләрен җыеп, аларга мөһаҗирләр музеен аңлатып онлайн җыелыш уздырды. Катнашкан кешеләр бу фикергә уңай карады, экспонатлар җибәрергә теләк белдерде.

— Бүген яһүдләрнең, украиннарның мөһаҗирлеген өйрәнүче халыкара үзәкләр эшли. Татарга мондый үзәк оештырыр өчен Татарстанның ихтыяри көче бармы? Бу нинди мөмкинлекләр бирер иде?

— Русия моны үз мәнфәгатьләренә каршы килә дип санаса, белмим инде, ничек булыр. Күп нәрсә аерым шәхесләргә кайтып кала. Бу мәсьәлә Русия белән Татарстанның мөнәсәбәтләре нинди булуына да бәйле. Ләкин мөһаҗирлекне өйрәнүче татар үзәге була калса, бик әйбәт булыр иде. Диаспораларда зур интеллектуаль мирас җыелып бара. Мондый үзәк шуны тупларга мөмкинлек бирер иде. Һәрбер татар диаспорасы татарлыкны саклауның үз юлларын тапкан. Аларның тәҗрибәсен өйрәнү Татарстанның үзенә дә файдалы булыр иде.

Татарлык Татарстан чикләре белән генә чикләнгән шикелле

Татарстанда татарлыкны ничек күзаллыйлар? Минемчә, һаман да совет гадәте дәвам итә кебек. Татарлык Татарстан чикләре белән генә чикләнгән шикелле. Татар бит ул таралып яшәүче милләт. Без татарлыкны тел билгели дип әйтәбез. Бу катлаулы мәсьәлә. Бөтенләй төрекләшеп яисә урыслашып бетүчеләр дә үзләрен татар дип әйтергә мөмкин. Татар телендә мәктәп, университет булмый торып, телне камил белеп һәм кулланып булмый. Мин үзем татар авылында туып үстем, татар мәктәбендә укыдым, университетта татарча белем алдым. Шуңа күрә татар телен камил беләм, аны фән теле буларак та куллана алам. Ләкин бит татар телен бу дәрәҗәдә өйрәнү, белү мөмкинлеге хәзер Татарстанның үзендә дә чикләнә башлады.

— Татарлыкны тел билгеләми дип әйтергә телисезме?

— Татар мәктәбендә, татар университетында уку мөмкинлеге булмаган чит илләрдә татар теле гаиләдә кухня теле дәрәҗәсендә сакланып калса да, бу инде зур уңыш дип карарга кирәк. Татар аш-сулары, һичшиксез, халыкчан традициянең мөһим элементы булып тора, аны күп гаиләләр саклый. Ләкин менә хәзерге чордагы татар биюләрен, татар җырларын, татар милли костюмнарын алып карасак, аларның шактый дәрәҗәдә совет чорында барлыкка килгән ясалма элементлардан торганлыгын аңларга була. Чын сабан туе да яз көне, кар эреп бетеп туфракны сөрү, чәчү эшләре тотынган вакытта узарга тиеш бит. Аны совет вакытында җәйгә күчергәннәр. Мәдәниятне хасил иткән күп кенә әйбер ясалма нәрсә булып тора.

ХХ гасыр башында, мәсәлән, Тукай даирәсендәге кешеләр андый әйберләр кимәгән

Без бүген милли билге дип төймә калфаклар, артык җете төсләрдә чигүле жилетлар, ялтыравыклы чуклы әйберләр киябез. ХХ гасыр башында, мәсәлән, Тукай даирәсендәге кешеләр андый әйберләр кимәгән. Милли дигән нәрсәләребез ни дәрәҗәдә милли? Аларның миллилеген ничек билгеләргә? Бу катлаулы сорау. Әгәр кешеләр ниндидер нәрсәне милли үзенчәлек итеп кабул итәләр икән, ул чыннан да милли үзенчәлеккә әверелә дип карарга кирәктер, күрәсең. Көнбатыш фәнендә милләтне билгеләүдә иң мөһиме кешенең үзаңы дип карыйлар. Кеше үзен татар дип әйтә икән, димәк, ул — татар. Татар телен белмәгән кешеләр дә үзләрен татар дип атарга мөмкин. Хәтта бик кызыклы хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Менә мин Төркиядәге урыс телле кешеләрне өйрәнү максаты белән бер тикшеренү уздырган идем. Мин әңгәмә корган хатын-кызлар арасында бер әңгәмәдәшем, Мәскәү янында туып үскән, әнисе дә, әтисе дә урыс булган урыс хатыны, "милләтегезне кем дип билгелисез" дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйча аптырап калды. Минем әни ягы да, әти ягы да татарлар белән бик якын аралашып яшәде, мин үземне татарларга бик якын хис итәм, милләтем турында нәрсә әйтергә дә белмим диде. Шулай итеп, "милләт" төшенчәсе бик субъектив һәм катлаулы нәрсә булып чыга. Татарлык төшенчәсен билгеләгәндә без моны исәпкә алырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG