Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булдыра алмадык. Киресенчә, бирештек"


Надир Дәүләт, профессор, Истанбул
Надир Дәүләт, профессор, Истанбул

Кызганыч, ләкин чынбарлык шул ки – соңгы чиктә суверенитет булмады, киресенчә, казанылган байтак хокуклар юк булды.

Суверенитетны татарчага ничек тәрҗемә итәргә? Мөстәкыйль, бәйсез, азат, ирекле һәм башкалар. Димәк, ахыр чиктә һәр кеше теләгән хәл. Кешеләр теләгәнне нигә милләтләр һәм халыклар теләмәсен? Мәгълүм, совет чорында милләт сүзен куллану табуга әверелгәнлектән, милләтне кайгырту җинаять иде. Русны, русчаны кайгырту исә интернационализм булды. Менә шул шартларда Советлар Берлегенең җимерелү процессы барганда, дилбегәне азрак тарта башлагач, башта Балтыйк милләтләре, соңрак татарлар да кайбер таләпләр кую юлына бастылар.

Шунысы кызык, башка төркиләрдә мондый омтылыш күренмәде. Шуңа да карамастан, алар “шанслы географиядә” яшәгәнлектән бернинди дә таләп куймасалар да, бәйсез, суверен ил булып Берләшкән Милләтләр Оешмасында тулы әгъза булдылар.

1552 елда Казан ханлыгыбыз җимерелгәннән соң, без татарларга 353 елдан соң беренче рус революциясе чорында бәйсезлек форсаты туган иде. Ләкин ул чорда Русиядәге татар-башкортлар, шул исәптән башка мөселманнарның күпчелеген авылларда яшәүче беркатлы, белемнәре бик сай бәндәләр тәшкил итә иде. Алар ни бары өч мәртәбә конгресслар оештыра алдылар. Ләкин бары тик дин һәм мәгариф проблемалары турында гына сөйләшеп таралдылар. 365 елдан соң исә 1917 ел февраль һәм октябрь революциясе вакытында икенче мөһим форсат туды. Хәтта Уфада “Эчке Русия һәм Себер мөселман төрек-татарларының Милләт Мәҗлесе” төзелде. Бу мәҗлес Идел-Урал штатын игълан итәргә тырышты. Бер яктан Казандагы Хәрби шура, икенче яктан Зәки Вәлидинең башкортчылык хәрәкәте болай да көчсез булган бердәмлекне юк итте. Сталин безнекеләрне Идел-Урал штаты урынына Татар-башкорт совет җөмһүрияте төзибез дип алдады. Кыскасы, бу форсат да югалды.

Хәтер көне. 1988
Хәтер көне. 1988

Горбачевның перестройка һәм гласность сәясәте татар зыялыларында 1988 елда 436 елдан соң яңа форсат туа дигән өмет тудырды. Шулай итеп, 800-900 делегат катнашында 1988 елның октябрендә төрле оешмалардан килгән басым нәтиҗәсендә аларны үз түбәсендә берләштергән Татар Иҗтимагый Үзәге (ТИҮ) төзелде. Бу Советлар Берлегендә беренче мәртәбә булган хәл иде. ТИҮ инициативасы белән 1989ның февралендә Казанда 586 делегат катнашында Камал театры бинасында беренче оештыру корылтае үткәрелде. Ул конгресста хәтта чит илдән, Финляндиядән дә делегат бар иде. Анда куелган таләпләрне йомгаклап әйтсәк, бәйсезлек таләбе ясалмый, тик башка союздаш республикалар белән тигез булу таләбе куела иде. Ягъни, бәйсезлек турында сүз юк иде. Ул конгрессның тасмага язылган копияләрен Яхъя Абдуллин миңа биргән иде. 1998 елда мин җитәкләгән Мәрмәрә Университеты каршындагы Төркият институтында Ләйсән Шаһин шул тасмалардан аспирантура диссертациясен яклады.

Башка мөһим бер тәрәккыят исә 1990 елның 22 мартында төзелгән Иттифак – Татар бәйсезлек партиясе булды. Аның беренче җитәкчесе – тел белгече Рафаил Мөхәммәтдинов булса, кыска мөддәттән соң җитәкчелекне ул чорда Татар АССР Югары Советы депутаты булган Фәйзия Бәйрәмова алды. Бу да якын чор татар тарихында беренче күренеш иде.

Хәтер көне. 1988
Хәтер көне. 1988

1990 елның май урталарында гомеремдә беренче мәртәбә тарихи туфрагыбыз Казанга аяк басканда шундый мөһим үзгәрешләр булган иде. Дөрес, әле режим үзгәрмәгән, халыкта курку бетмәгән иде. Шулай да, минем кебек ата-анасы ГУЛАГларда утырган, сөргеннәргә дучар ителгән, нәселе ягыннан морза булу сәбәпле кимсетелгән, халык дошманының улы, өстәвенә СССРга төбәп “җимергеч” тапшырулар әзерләгән Азатлык радиосының элекке хезмәткәре булган мине Казанга рәсми рәвештә чакыра алганнар икән, бу бик мөһим бер сәяси үзгәрешкә ишарә итә иде. Мин дә байтак татар зыялысы кебек бу юлы инде ирекле булабыз, телебезне, байрагыбызны дөнья таныячак дигән матур хыялларга чумган идем.

Мине һәм АКШтан бергә килгән профессор Рифгать Табине башта Казандагы язучылар берлеге, университет, газета-журналларның нәшрият йортларына алып бардылар. Безне алып баручылар Яхъя Абдуллин, Әбрар Кәримуллин, Мирфатыйх Зәкиев, Миркасыйм Госманов, Разил Вәлиев, Рабит Батулла һәм биегендә күрешкән байтак татар җанлы зыялы бар иде.

Казан университетында очрашу. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифгать Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Яхъя Абдуллин, Тәлгать Галиуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Вахит Хаков
Казан университетында очрашу. Сулдан: Надир Дәүләт, Рифгать Таби, Миркасыйм Госманов, Әбрар Кәримуллин, Яхъя Абдуллин, Тәлгать Галиуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Вахит Хаков

Безне Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камага да алып бардылар. Һәр урында дулкынлы халыкны күреп өметебез тагы да үсте. Бу юлы иреклек тулысынча булмаса да, бик үсәчәк дигән өмет көчәйде. Үземне белә башлаганнан бирле татарларның язмышы турында кайгырып йөри идем. Минем өчен Казанга кайту да хыял иде. Бу да тормышка ашкач, башкалары да булыр дип үз үземне алдый башладым.

Шулай өйгә кайткач 1992нең февралендә Югары Советтан бәйсез Милли Мәҗлес төзелгәнен ишетеп кабат дәртләндем. Күп тә үтмәде, Татарстан җитәкчелеге суверенитет турында референдум үткәреләчәген игълан итте. Бу инде Мәскәүгә баш күтәрү иде. Шул сәбәпле дә миндә халыкны тынычландыру өченме шундый карар кабул иттеләр дигән шик туды. Ихтимал, чиновниклар Мәскәү кебек бу референдум үтмәс, әмма халык та теләр-теләмәс тынычланыр дип уйлаган булырга тиешләр. Ләкин нәтиҗә чиновниклар көткәнчә чыкмады. Референдумга сайлаучыларның 82 проценты катнашты. Шуларның 61 проценты Татарстанның бәйсезлеген яклады. Бу да тарихта беренче мәртәбә булган хәл иде. Өметләребез тагы да үсте. Ләкин Мәскәүнең моңа юл куймаячагы билгеле иде. Шулай да кечкенә генә өмет чаткысы да юк түгел иде. Ельцинның “ни хәтле йота алсагыз, шул хәтле суверенитет алыгыз” дигән сүзе һәр татарның авызында сагыз булган иде. Ләкин татарлар, дөресрәге җитәкчеләр чын суверенлык турында бик кайгырмадылар, мәсьәләнең онытылуын көттеләр.

Без, чит илләрдә яшәгән татарлар 1992 елның 19-21 июнендә Беренче бөтендөнья татарлары конгрессына шатланып, дулкынланып, зур өметләр белән бардык. Мин хәтта соңгы минутта конгресста чыгыш та ясадым. Шунда бөтен хыял һәм өметләрем турында әйттем. 22 елдан соң да мин шул ук фикердә. Теләүчеләр шушы видеоны карый ала.

Конгресс бик яхшы оештырылган иде. Залның балконнары КГБ хезмәткәрләре белән тулы дип сөйләүчеләр булды. Табигый, без кемнең кем булуын белми идек. Мине, шиксез башка кунакларны да конгресс залына керүдән элек Муса Җәлил опера һәм балет театры бинасы майданы алдында җыелган йөзләгән илдәшләр җәлеп итте. Алар кулларындагы плакатлар белән хөкүмәтнең Мәскәүгә карата куркак политикасын тәнкыйть итәләр иде. Бер үк вакытта шигарләр кычкыралар һәм шулар арасында еш кына “Азатлык” шигаре ишетелә иде. ОМОНнар аларны кертмәскә тырыша иде. Мине бик борчыган бу протестларны ишеткәч, бермәл, нигә мин дә алар арасында түгел, дип уйлаганымны хәтерлим. Илдәшләрнең шушы хәлләре миңа эшләр чиновниклар күрсәтергә тырышканча ал-да-гөл түгел дигән тәэсир калдырды. Шушы фаразымда хаклы булуымның беренче дәлиле бәлки дә конгресста катнашучыларның кичке концерт вакытында милли гимнга әверелгән “Туган тел” җырын бик дулкынланып җырлаулары булса, концерттан соң без кунган “Татарстан” кунак юрты алдында яңгыраган милләтче куплетлар белән бизәлгән татар җырлары һәм “Азатлык” дип күтәрелгән шигарләр суверенитетның тормышка ашмаганның күрсәтүче дәлилләр булдылар. Бу турыда үзем төшергән видеоны кайчан карасам да күңелем нечкәрә. Сыйфаты начар булса да, тарихи кыйммәте бар.

Кызганыч, ләкин чынбарлык шул ки – соңгы чиктә суверенитет булмады, киресенчә, казанылган байтак хокуклар юк булды. Инде бездән соң киләсе буынга яңа форсатларны көтәсе калды. Булдыра алмадык. Киресенчә, бирештек.

Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә университеты профессоры

XS
SM
MD
LG