Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Виртуаль Идел-Урал штатын, яки татарның челтәр структурасын булдыру кирәк"


Очрашуда катнашучылар

Бүген татарны бер мәхәллә итеп яшәтеп булмый, интернет аша челтәр структурасы төзеп эшләргә кирәк, дип саный галимнәр.

8 апрель Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре татарда ачыклык һәм мобильлек сыйфатлары турында фәнни җыен үткәрде. Аның төп өлеше тарихка багышланса да, иң кызу фикер алышу бүген татарның таралып яшәвенә бәйле иде. Очрашуда чит илдә һәм Русия төбәкләрендә яшәүче татар галимнәре дә үз фикерләрен җиткерде.

Фәнни җыенда әйтелгәнчә, татарның ачык һәм мобиль булуы урта гасырлардан бирле килә. Күчмә халык зур җирләрне идарә итә алган, тиз арада хәбәр тараткан. Шуның бер мисалы – Алтын Урдада почта хезмәте. Сарайдан карарлар дәүләтнең ерак урыннарына да өч-дүрт көндә барып җиткән. Дәүләтен югалткач та, татарның төрле илләргә күчеп утыруы, Европа шәһәрләрендә белем алуы аның ачык булуы турында сөйли диелде. Чит җирдә татар аерым мәхәллә булып, үзенең үзидарә системын булдырып яшәргә тырышкан. Ләкин бүген татарның ачык һәм мобиль булуы үз милләтен саклауга зыян китермиме? Хәзер мәхәллә системы җимерелгәч, читтәге татарлар бер-берсе белән ничек элемтәдә торырга тиеш? Галимнәр бу сорауларга да җавап эзләде.

Башкортстаннан татарлар китә, Төркиядә – арта

Башкортстанда татарларның күпләп читкә күчеп китүе күзәтелә, дип белдерде Уфада яшәүче тарихчы Илдар Габдрәфыйков.

"Бүген Башкортстан мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның яртысы читкә чыгып китә. Аларның 50-60 проценты – татарлар. Мәскәү, Петербур, зур өлеше Казанга күченә. Бу проблемны өйрәнергә кирәк. Хәзер бик зур миграция дулкыны бара. Әлеге мәсьәлә киләчәктә үзен күрсәтәчәк әле", дип кисәтте ул.

Төркиядә исә, татарлар саны арта бара, дип белдерде Истанбул шәһәреннән элемтәгә чыккан Мармара университеты галимәсе Ләйсән Шаһин. Аның сүзләренчә, аеруча хатын-кызлар арасында күчеп килүчеләр күп.

Ләйсән Шаһин
Ләйсән Шаһин
Иң мөһиме – үз-үзеңне татар дип билгеләүдер

"Төркиянең Истанбул, Әнкара, Измир, Анталья шәһәрләрендә зур татар диаспорасы бар. Аеруча, Антальяга күп киләләр. Статистика юк, ләкин минем күзәтүләремә караганда, университетларда татар хатын-кыз галимәләре шактый. Катнаш гаиләләр күп. Шуңа да аларның балалары турында да уйларга кирәк. Милли рухны нәрсә билгели? Моның өчен безгә татар телен ни дәрәҗәдә белү тиешле дигән сорау куярга кирәк. Әгәр татар телен белмәсә, аңа ничек карарга? Татарстанда бу мәсьәлә җиңелрәктер, ләкин чит илдә татар телен камил белү авыррак. Моның өчен урта мәктәп системы, татар телендә университет белеме кирәк. Бу Татарстанда да авыр мәсьәлә. Монда диндар кешеләр дә, совет тәрбиясе алган, дингә артык бирелмәгән кешеләр бар. Бу да татарлар арасында киеренкелек тудыра. Кемдер милли ашлар пешерә, ә кемдер юк. Иң мөһиме – үз-үзеңне татар дип билгеләүдер. Чит ил татарлары өчен Татарстан – кояш кебек. Татарстанны, татарлыкны алга җибәрүдә нәрсә эшли алабыз?" дип сораулар яудырды ул.

Ләйсән Шаһин сүзләренчә, читтәге татарлар Татарстанга таянырга тели, ләкин монда аларны күрүче юк.

"Татар галимәләреннән безне Татарстанда санга сукмыйлар, күрмиләр, чакырмыйлар, дигән сүзне ишеткән бар. Без бит татарлыкны гына яшәтмибез, төрек уку йортында эшләп, татар тарихы буенча тикшеренүләр алып барабыз, Татарстан безне күрсә иде", дигән борчуын белдерде Шаһин.

"Кадимчелекне күтәрергә кирәк"

Татарның ачык булуы башка халыклар арасында эреп юкка чыгуга китермәсме? Фикер алышу барышында бу сорау да күтәрелде. Журналист Рәшит Минһаҗ кадимчелек, ягъни йомылып яшәү рәвешен дә кайтарырга кирәк дип саный.

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ

"Мәрхүм Вәлиулла Якупов татарга чеченнардагы кебек милли эгоизм җитми дип әйткән иде. Милли эгоизм дигәндә кадимчелек турында сүз барадыр. Татарга ачыклыкны данланмыйча гына кадимчелекне күтәрергә кирәк иде", ди ул.

— Урталык юлы, - дип җавап кайтарды очрашуны алып баручы.

— Бер әби кызына әйткән: чукын, балам, чукын. Урысның күңеле булыр. Шушы әйтемне дә онытмаска иде, - дип өстәде Минһаҗ.

Гөлнара Габдрахманова
Гөлнара Габдрахманова

Татар йомылып яши алмый, дип саный социолог Гөлнара Габдрахманова.

"Урыслаштыру – ул гомуми күренеш. Татарлар гына түгел, Русиянең башка халыклары да эреп юкка чыга. Бу сәяси, объектив вазгыятькә бәйле. Күп еллар элек социологиядә "глокализация" дигән төшенчә барлыкка килде. Халыклар глобальләшүгә үзенең каршылыгын күрсәтә башлый. Татар да үзенең эчке байлыклары аша ачык һәм мобиль булып сакланып кала ала. Монда күбрәк уңай күренешләр күзәтелә", ди ул.

"Читтәге татарга виртуаль Идел-Урал штаты моделен кулланырга кирәк"

Ун ел Япониядә яшәп, Ерак Көнчыгышта татар мөһаҗирлек тарихын өйрәнгән галимә Лариса Усманова ХХ йөз башында татарның үзидарә системы тәҗрибәсе бүген дә әһәмиятле булып кала дип саный.

Лариса Усманова
Лариса Усманова
Татар мөһаҗирләре оешмасы дәүләт кебек эшләнгән

"Узган гасырның 20-30нчы елларында Япониянең дүрт шәһәрендә, Маньчжурия, Көньяк Корея, Шанхайда татарның үз мәхәлләләре булган. Аларның сәяси оешканлыгын әйтергә кирәк. Милли оешма салым җыйган, анда әгъза булыр өчен түләргә кирәк булган. Оешма каршында берничә комиссия эшләгән. Әйтик, бөтен татар мәктәпләре өчен гомум мәгариф стандарты эшләнә. Япония аерым дәүләт, Шанхай башка илдә булуына карамастан, мәгариф челтәре бер мәркәзгә буйсынган. Китаплар басылган, газет чыккан. Башка халыкларның мөһаҗирләре белән чагыштырганда, татар оешмасы дәүләт кебек эшләнгән. Алар тормышка ашмаган Идел-Урал штаты дәүләтен шул рәвешле торгызырга теләгән", ди ул.

Әлеге идарә итү моделен бүген кулланырга була, дип саный Тарих институты мөдире урынбасары Марат Гыйбатдинов.

"Бу виртуаль Идел-Урал штатын төзергә тырышу кебек булган. Ерак Көнчыгышта бу модель белән таркалып яшәгән татарларны бер җиргә җыярга түгел, ә челтәр структурасы булдырырга теләгәннәр. Моны хәзер дә эшләтергә буладыр", диде ул.

Марат Гыйбатдинов
Марат Гыйбатдинов

Челтәр структурасы дигәндә, Марат Гыйбатдинов Азатлык хәбәрчесенә татарны интернет аша берләштерү плафтормасын булдыруны күзаллавын аңлатты.

Татар физиклары, химиклары өчен дә һөнәри берләшмәләр эшләргә мөмкин

"Хәзер без татарларны бер урында туплый алмыйбыз. Хәтта бер шәһәр эчендә дә аны оештырып булмый. Русиядә милли районнар, анклав төзергә рөхсәт ителми, аерым бер кварталда да татарларны гына туплап булмый. Бу канунга каршы булып чыга. Чын эшли торган модель – таралып яшәгән татарларлар өчен платформа ясау. Әлбәттә, ул рәсми була алмый. Аны кешеләрнең үз кызыксынулары буенча ясарга була. Мәсәлән, татар тарихы белән кызыксынучылар өчен формаль булмаган мәйданчыклар бар. Ә менә татар физиклары, химиклары өчен дә һөнәри берләшмәләр эшләргә мөмкин. Язучылар, журналистлар, рәссамнар өчен аерым мәйдан кирәк. Һөнәри яктан гына түгел, кызыксыну буенча да платформа ясарга мөмкин. Дин булсынмы ул, сәнгатьме, комикслар, уеннар һәм башка юнәлешләр.

Бүген дөньяда Facebook белән Вконтактедан кала бик күп социаль челтәрләр бар. Галимнәр өчен академия челтәре эшли. Анда алар мәкаләләрен бирә, үзләре турында сөйли һәм яңа хезмәттәшләрен эзли. Нигә әле безгә татар галимнәре өчен аерым челтәр ясамаска? Тагын бер мисал. Аirbnb плафтормасы бар. Син дөньяның теләсә-кайсы иленнән килгән кешене үз өеңдә кунак итә аласың. Ә ни өчен безгә татар Airbnb эшләмәскә әле? Татар кешесе чит илгә баргач татар кешесендә туктала алыр иде. Хәзер шундый юлларны табарга кирәк. Бүген куллана торган ысуллар бик искергән, без һаман иске ләгәнгә тотынып ятабыз. Монда беркемне дә көчләп кертеп булмый. Бу платформа аша без кешеләргә мөмкинлекләр тудыра алабыз. Бәлки ул шуннан эшмәкәрлеккә әверелер, хезмәттәшләр таба алыр", дип аңлатты Гыйбатдинов Азатлыкка.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Кызгыныч, татар мөһаҗирлеген өйрәнүче дөньякүләм үзәк юк"

Галимә Лариса Усманова татарның мөһаҗирлек үзәген булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.

"Украина Русия империясендә, аннан СССР составында булган. Аерылып чыккач кына Һарвардта украин диаспорасын өйрәнүче дөньякүләм үзәк барлыкка килде. Кызгыныч, татар диаспорасын өйрәнүче дөньякүләм үзәк юк. Татарның мөһаҗирлек тарихы белән кызыксынучы белгечләр күп. Бу милли рух белән генә бәйле түгел. Ул дөньяның киләчәктә нинди булуын аңлар өчен кирәк", диде ул.

"Мөһаҗирләр үзәге идеясе бик кызык. Без диаспоралар белән дә эшлибез. Алар үз тарихын, мәдәниятен өйрәнүләрен тели. Үзбәкстанда узган экспедициядә мин моңа ихтыяҗ булуны күрдем. Бу татарның үзбилгеләнүен саклауга, татар фәнен үстерүгә, икътисад өчен мөмкинлекләр бирәчәк. Татарстан президенты читкә чыккан саен татарлар белән очраша һәм алар аша социаль-икътисади проектлар алып бара. Бу мөһаҗирлек үзәге аша сәяси, милли, икътисади мәсьәләләрне хәл итеп булыр иде", дип аңлатты социолог Гөлнара Габдрахманова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG