Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә татар мөһаҗирләренең яңа тарихи документлары табыла


Төркиядә мөһаҗирлектә яшәгән татарлар тормышын, язмышын һәвәскәр буларак өйрәнүче Илшат Нәҗипов бу темага галимнәрнең игътибары артыр дип өметләнә.

28-30 август Казанда Tatcultfest чарасы уза. Беренче ике көн "Штаб" үзәгендә төрле темаларга лекторияләр, дискуссияләр оештырылды. Шундый лекцияләрнең берсе – Төркиядәге татар мөһаҗирләре. XIX гасыр ахыры–XX гасыр башында Төркиягә китеп шунда төпләнгән татарларның язмышы турында Истанбулда яшәүче сәясәт белгече Илшат Нәҗипов сөйләде. Мөһаҗирлектә яшәгән татарлар тормышын, язмышын ул һәвәскәр кеше буларак өйрәнә. Аның сүзләренә караганда, максатларының берсе – әлеге эзләнүләргә белгечләрнең игътибарын юнәлтү, тирәнтен өйрәнүгә, фәнни хезмәтләр язуга өндәү.

"Казан үзәгендәге урамнарга мөһаҗирлектә булган татарларның исемнәре бирелүен бөтен күңелем белән телим һәм бу эш дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән башкарылырга тиеш", диде ул лекция барышында.

Лекцияне тыңлаучылар
Лекцияне тыңлаучылар

Азатлык хәбәрчесе галимнең лекциясен тыңлаганнан соң аның белән әңгәмә корып, мөһаҗирлек белән бәйле өстәмә сораулар бирде.

— Илшат әфәнде, Сез үзегез Төркиядәге мөһаҗирлекне өйрәнеп, галимнәрнең фәнни хезмәт язуына этәргеч булыр иде дип әйттегез. Мөһаҗирлек бер дә өйрәнелмәде дип әйтү авыр, тагын ниләр башкарылырга тиеш дип саныйсыз?

— Гыйльми эзләнүләр алып барган кешеләр Татарстанда да, Төркиядә дә бар. Мине бу эшкә өндәгән кешеләр арасыннан Надир Дәүләт, Исмаил Тюркоулу, Әлфинә Сибгатуллинаны атый алам, мәрхүм Фәридә Гаффарова зур өлеш кертте. Лена Гайнанова Гаяз Исхакыйны өйрәнде. Минемчә, мондый эзләнүләрне туктатмыйча, билгеле фактлар тирәсендә таптанмыйча, шәхесләрнең тормышын тагын да тирәнтен өйрәнү юнәлешендә эш алып барырга кирәк.

Төркиядә мөһаҗирлектә булган татарларның исемлеге Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди белән генә чикләнми. Алар арасында шулай ук Акдаш Нимәт Курат, Әхмәт Тимер, Әхәт Урал Биккол, Мөхәррәм Фәйзи кебек шәхесләр дә бар. Эзләнүләр барышында татар зыялыларының тормышларына кагылышлы, яңа кызыклы мәгълүмат, әле киң җәмәгатьчелеккә чыкмаган фотосурәтләр табыла. Күп очракта яңа ядкәрләр, мәгълүматлар шәхесләрнең туганнары ярдәме белән ачыклана. Татар зыялыларының балалары үз туганының гыйльми мирасы халык өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңлап яши, шул сәбәпле эзләнүләрдә активлык күрсәтә дә. Менә аларны фәнни хезмәт буларак формалаштырып киң җәмәгатьчелеккә дә чыгару кирәк дип саныйм.

Илшат Нәҗипов
Илшат Нәҗипов

— Татар мөһаҗирләренең нәсел дәвамчылары Татарстан белән никадәр элемтәдә?

— Минемчә, бу яшь белән бәйле булган нәрсә. Яшьләр һәм урта яшьтәгеләр үз тамырлары белән әллә ни кызыксынмый, ә менә 55-60 яшьтән соң кем каян килгәне, нигә килгәне, атасы-бабасының кем булганы хакында кызыксына башлый. Соңгы вакытта яңа тарихи документлар табылу шуның нәтиҗәседер дә. Мин әйтеп узган шәхесләрнең туганнары бик аңлы кешеләр, бабаларының хезмәтләре, тормыш юллары халык өчен никадәр әһәмиятле икәнен белә, шуңа күрә элек чыккан әсәрләрен бастыру эше белән йөриләр, кайбер хезмәтләрнең бастырылмый калган өлешләрен бастыру юнәлешендә эш алып баралар. Бу яктан мин аларга карата бик зур өметләр баглыйм.

— Яңа мәгълүматлар бар дидегез. Ниндирәк мәгълүмат турында сүз бара? Киң җәмәгатьчелек белмәгән, әмма Сезне тетрәткән тарихи вакыйганы яки татар язмышын Азатлык укучылары белән дә бүлешә аласызмы?

Әхәт Урал Бикколның улы картайган әтисенең тавышын аудиотасмага яздырган

— Мин башлыча татарларның туганнарын эзлим. Бу катлаулы эш. Чөнки алар яңа мәгълүмат чыганаклары. Беләсезме, ни тетрәтте дигәннән, вакытында Әхмәт Тимер белән Әхәт Урал Биккол Төркиягә качып киткәндә аларны, ике яшь егетне, җандарм кулга ала, төрмәгә утырта. Ниндидер могҗиза белән Әхмәт Тимернең әтисе улы һәм Биккол турында Йосыф Акчурага хәбәр иткән була. Йосыф Акчура аларны азат итә. Бу тарих билгеле, әмма бу турыда Әхәт Урал Бикколның улы картайган әтисенең тавышын аудиотасмага яздырган. Шул тасма миндә бар, мин аны халыкка тыңлатырмын дигән идем, әмма мөмкинлек булмады. Ул бит озак еллар буена берни сөйләмәгән, курыккан.

Аннары инде ике дистә ел без Муса Акъегетнең кабер ташын эзлибез. Галим Азат Ахунов та эзли, мин дә, әмма очына чыга алмадык. Әмма мин быел аның туганнарын таптым. Муса Акъегет 1923 елда вафат булган, ул тел белгече. "Хисаметдин Меңла" дигән роман авторы буларак билгеле. Ул Күләле лицеенда инглиз телен укыткан, Ататөрек ул язган дәреслекләредән укыган. Муса Акъегетнең нәсел дәвамчылары аның турында белә, аңа бәйле документларны бүлешергә вәгъдә итте. Иң өлкән кешесенең, ул әби кеше инде, Татарстанга бик барасы килә. Гомерендә күрмәгән ул аны, әмма күңелендә туган ягым дип хыялланып яши.

— Төркиядә татарлар төрекләшеп барамы, әллә телне саклыйлармы?

— Мондый сорау Татарстан өчен генә кызык тоеладыр, чөнки Татарстанда гел шундый сорау бирәләр. Төркиядә яшәүче кеше өчен бу сорау сәеррәктер, чөнки алар өчен аерма юк. Садри Максуди, Гаяз Исхакый кулланган сүзләргә, язган терминологиягә күз салсак, аерма юк, алар татар-төрек дигән. Мондый сорауларның барлыкка килүе – совет заманы мирасыдыр. Әйтик, Кукмарадан булган кеше Казанда Кукмарадан булган кешене очратып, алга таба аның белән күрешеп хәлләрен белешеп тора. Төркиядә яшәүче татарлар да, якташлар буларак күрешеп аралашып тора. Бербөтен организмның эчендә булган бер өлеше буларак яши бирәләр.

— 1990нчы еллар башында Гаяз Исхакый исеме, аның әсәрләре кире халыкка кайта башлады, архивының бер өлеше Казанда саклана. Китаплар басылды, туган ягында музей булдырылды. Узган ел аның 140 еллыгы билгеләп үтелде. Гәрчә аны киңрәк, зуррак уздырырга кирәк иде дигән тәнкыйть сүзләре күп ишетелде. Ничек уйлыйсыз, Гаяз Исхакый шәхесенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар булдымы? Сезнеңчә, аның исемен тагын да танытыр, тарихта калдырыр өчен нишләргә кирәк?

Кемдер футбол карый, ә мин үземчә бу эшкә бер өлеш кертим дип моның белән шөгыльләнә башладым

— Дөресен генә әйткәндә, миңа бу хакта фикер йөртү авыррак. Мин Истанбулда яшәп, уртак булган шәхесләрне үз теләгем белән генә өйрәнә башладым. Әйтик, кемдер футбол карый, ә мин менә, үземчә бу эшкә бер өлеш кертим дип, моның белән шөгыльләнә башладым. Миннән дә әйбәтрәк эзләнүләр башкарырдай академик эзләнүләр алып баручы һәвәскәрләр барлыкка килер дип өметләнеп калам һәм якын заманда мөһаҗирләргә багышлап яңа китаплар, мәкаләләр басылып чыгар дип ышанам.

— 1990-2000нче елларда татар мөһаҗиренең яңа дулкыны барлыкка килде. Сез дә шуларның бер вәкиле. Элекке заман мөһаҗирләре газетлар чыгарган, нинди дә булса вакыйга уңаеннан мөрәҗәгатьләр юллаган, мәсәлән, шул ук Гаяз Исхакый Япония татарларына, сугыштан соң әсир калучыларга Төркиядә ватандашлык алырга булышкан, авыр хәлдә калучы татарларга ярдәм оештырган. Ә бүгенге заман мөһаҗирләре Татарстан өчен ни эшли ала?

Элекке еллардагы кебек үк татар үз кулыннан килгәнне башкара

— Бу сорауга карата да яңалык кертмәмен. Төрле оешмалар бар, алар тарафыннан төрле чаралар оештырыла, татарлар шунда җыелып аралашып яшәргә тырыша, ул Гаяз Исхакый заманында да шулай булган, хәзерге заманда да шулайрак, татарлар бергә аралашып яшәргә тырыша.

Татарстанда булган барлык вакыйгаларны күзәтәбез. Шатлык икән – сөенәбез, начар хәлләр икән – күңел әрнеп кабул итәбез. Элекке еллардагы кебек үк татар үз кулыннан килгәнне башкара. Казанда Садри Максудига һәйкәл тора икән, аның башында Надир Дәүләт торды. Ул зур тырышлык куйды. Вакытында Гаяз Исхакыйның үз өстәлен кайтаруда да татар мөһаҗирләренең яңа буын вәкилләре зур өлеш кертте.

Татар мәдәниятен, телен саклап калу теләге зур. Сабантуйлар белән генә чикләнеп булмаганны аңлап, "Идел-Урал" үзәгенең тарих, мәдәният, тел һәм башка темаларга лекторияләр уздыру нияте бар.

— Илшат, сезнең гаиләгездә татар теле никадәр саклана? Балаларыгыз саф татарча аралаша дип беләм.

Казанда татарчадан урысчага күчәләр, ниндидер бер чир, валлаһи!

— Балаларыбыз ике телне дә яхшы белә: өйдә татар телендә аралашабыз, ә инде урамда төрекләр белән төрекчә сөйләшәләр. Балаларыбыз туган телдә ничек шулкадәр яхшы аралаша дигән сорауга аптырыйм да, ул сорауга җавап биреп арыдым да. Мин – татар, хатыным – татар, димәк балаларыбыз да татар телле татарлар. Бетте-китте! Бу – гаилә кануны. Урамда төрек, инглиз телендә сөйләшсеннәр, кытайча өйрәнсеннәр, әмма туган телне белсеннәр. Дөресен генә әйткәндә, балалар татарча сөйләшә икән, бу хатыным Зиләнең казанышы, мин ул эшкә тыкшынмыйм. Әмма ТНВ яки Шаян ТВны балаларга күрсәтә алмыйм, җинаять дип саныйм. Хосусыймы, дәүләт телеканалларымы – алар 1990нчы елларда яшәвен дәвам итә. Мин оялам. Синтезатор музыкасын тыңлатып, балаларның зәвыгын бозасым килми. Өстәл уеннары азмы-күпме барлыкка килә башлады, әмма "Монополия" кебек үлә бетеп уйнарлык татар уены чыкмады әлегә кадәр.

Татарстанга кайтып йөрергә тырышабыз, балалар әби-бабайлар белән аралашып яшәвен телибез. Бу да телне саклауда булыша. Татарстан татарларның мәмләкәте икәнен тоеп үссеннәр дип тырышабыз. Әмма Казанда татарчадан урысчага күчәләр, ниндидер бер чир, валлаһи! Казанда татарча сөйләшеп булмый. Лекцияне дә туган телдә сөйлим дидем, оештыручылар кешеләр китәр дип курыкты. Әмма кешеләр таралмады. Сөйләүчесе булгач, тыңлаучысы да табыла.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG