Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар гореф-гадәтләрен дөньяга таныту кирәк"


Сабантуйга әйбер җыю
Сабантуйга әйбер җыю

Төркиянең фәнни журналында Казан татарларының гореф-гадәтләренә багышланган мәкалә чыккан. Аның авторы Роза Корбан әйтүенчә, гореф-гадәтләрнең кайберләре инде онытылып бара, алар һичьюгы язмаларда сакланырга тиеш.

Төркиядә "Төрек дөньясы" журналында филолог Роза Корбанның Мөхәммәт Мәһдиевнең "Торналар төшкән җирдә" повесте нигезендә Казан татарларының гореф-гадәтләре турында мәкаләсе чыккан. Әлеге журнал Turk Dil Kurumu оешмасына ("Төрек теле оешмасы") карый.

"Төрек дөньясы" журналы
"Төрек дөньясы" журналы

"Türk Dil Kurumu 1932 елнын 12 июнендә Ататөрек тарафыннан корылган. Аның каршындагы Төрек дөньясы, тел һәм әдәбият журналы халыкара әһәмияткә ия. Академик журнал. Ул 1996 елдан башлап чыга, редколлегиясенә Төркиянең төрле университет галимнәреннән тыш Казакъстан, Үзбәкстан, Романия, АКШ, Гыйрак, Сербия, Швейцария, Азәрбайҗан кебек илләрнең галимнәре бар. Татарстаннан редколлегиягә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының элекке җитәкчесе Нурмөхәммәт Хисамов керә. Бу журналга нигездә галимнәр яза.

Бөтен язганны иләктән уздыралар. Инглиз телендә резюмесы да булырга тиеш. Анысын халыкара стандартларга туры килсен өчен дип аңлаталар. Журнал елына ике тапкыр – яз һәм көз чыга", ди ул.

Роза Корбан нәкъ Мөхәммәт Мәһдиев әсәренә тукталыуын, язучының үзенә генә хас язу стиле булуы белән аңлата.

"Мәһдиев Арча районында Гөберчәк дигән кечкенә генә авылда туган. Ул авыл халкының бөтен нечкәлекләрен чагылдырган. Монда бәйрәмнәр турында әйтеп китсәк, Казан татарлары өчен иң мөһим бәйрәмнәрдән - Сабан туе. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана: шул ук сөлге җыю, мисал өчен, солдатка китә торган егетләр урам тутырып сөлге җыеп йөри. Мәһдиевнең теле бик бай, ул аны оста чагылдырган.

Солдатка озату, каз өмәсен, аулак өйләрне язган. Аулак өйләр хәзер юк инде. Әмма булмаса да боларның романга кереп калуы татар гореф-гадәтләрен таныту ягыннан мөһим дип уйлыйм, чөнки моны хәзер укып кына өйрәнә алабыз. Элек авылларда клублар булмаган. Аның өчен яшьләр кичләрен аулак өйгә җыела торган булган. Анда кызлар бер-берсеннән шәл үрнәкләрен, чигү, тегү, бәйләү һәм башкаларны өйрәнгәннәр. Аулак өйдә егет сайлаганнар, танышканнар-аңлашканнар. Кайберләрнең аулак өйдә бозыклар булган дип язуын Мәһдиев һич хупламый. "Моны яшәмәгән кеше яза" дип әйтә.

Сөннәт мәсьәләсендә элек сөннәтче бабайлар булган. Мөхәммәт Мәһдиевшул вакытта өйдә тәмле ашлар пешерү, өйгә кызыл башлы сөлге элеп кую гадәте турында яза. Без әлбәттә моны белмибез, чөнки хәзер сөннәтне хирурглар ясый.

Роза Корбан
Роза Корбан

Аннары Мәһдиев һәр районның үзенә генә хас гадәтенә туктала. Кайсы җирдә җиләк күплеген белә торган оста кешеләр булганын әйтә. Аларның авылында да бер әби белән бер кыз булган. Алар кич белән иртәгәсе көнне кем баруын белешеп җыелыш уздырган. Аннары иртән җыелып китә торган булганнар.

Шәл бәйләү традициясен әйтеп уза. Шәл бәйләү традициясен авылга килен булып килгән Масра кызлары алып килгән. Гөберчәк авылында бөтенесе дә кәҗә асрап шәл бәйләгәнен яза. Бал суырту нечкәлекләренә дә туктала. Ягъни гаиләдәге гореф-гадәтләр белән бергә авылдагы гореф гадәтләрне дә искә ала. Әлбәттә бу гореф-гадәтләрнең барысы да сакланмаган. Мәкаләмне тикшергән галимнәр дә Казан татарларының гореф-гадәтләрен таныту өчен бик кирәкле язма дигән бәя биргән", ди Роза Корбан.

Мәкалә 18 биттән тора. Ул татар язучыларын, Казан татарларын төрле юллар белән дөньяга танытырга кирәк ди һәм бу хезмәтнең шул максаттан эшләнүен әйтә.

"Йосыф Акчура ачкан "Төрек йорты" журналы бар. Анда да язам. Шулай ук Англиядә чыга торган "Төрек дөньясы" дигән журналдан да язма сорадылар. Анда да яздым. Май аенда чыгачак. Төрле юнәлештә эшләргә тырышам", диде Азатлыкка Роза Корбан.

XS
SM
MD
LG