Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары чын Сабантуйны ялганнан аерачак канун әзерләмәкче


Казанда Сабантуйга бүләк җыю. 26 июнь 2016
Казанда Сабантуйга бүләк җыю. 26 июнь 2016

Рухи мираска багышланган канун нигезендә татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын, фольклор иҗатын барлап, саклап калып булачак диелә.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары рухи мирас турында яңа канун әзерли. Аның нигезендә татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәм-йолаларын, фольклор иҗатын барлап, саклап калып булачак диелә. Әлеге канун чын милли бәйрәмнәрне ясалмасыннан аерырга да мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта сүз Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында булды. Комитет рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Сабантуе хәзер партия активы җыенына әйләнгән.

"Гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә аерым таләпләр куелачак. Мәсәлән, Сабантуе нинди булырга тиеш? Соңгы вакытта ул партия активы җыенына әйләнеп китте. Башта бер сәгать буе халыкны дипломнар, призлар белән бүләклиләр. Аннары меңләгән кеше җыеп, зур концерт күрсәтәләр. Шуннан соң гына Сабантуе башлана. Анда көрәш, традицион уеннар оештырыла. Бу инде чын Сабантуе. Ул татар халкында элек нинди булган, шулай сакланып калырга тиеш", дип белдерде Вәлиев.

Халыкны стадионда Сабантуй "карату" гадәти күренеш
Халыкны стадионда Сабантуй "карату" гадәти күренеш

Республика буенча борынгы милли бәйрәмнәр, җырлар, фольклор әсәрләре барланып, махсус реестр булдырылыр дип тә көтелә. Бу эшне башкару өчен махсус комиссия оештырылачак. Аңа фольклор белгечләре, академиклар, галимнәр, сәнгать әһелләре керәчәк.

"Рухи мирас турында канун әлегә федераль дәрәҗәдә дә юк. Алтай, Хакасия республикаларында һәм Тверь өлкәсендә генә мондый канун эшли. Бу бик мөһим эш. Глобальләшү шартларында аеруча борынгы гореф-гадәтләр тиз уела", дип белдерде утырышта Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Татарстанда бу канун кабул ителгән очракта, ул 2018 елда үз көченә керәчәк. "Иң зур проблем – акча кытлыгы. Канун кабул ителгәч, бу мәсьәлә дә хәл ителер дип уйлыйм. Безне зур эш көтә", ди Разил Вәлиев.

XS
SM
MD
LG