Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуй урыс мәдәнияте чаралары кысаларына кертелеп асылын югалта бара


Новосибирскида шәһәр урамы буйлап Сабантуй узачак паркка бару. 2014 елгы фото
Новосибирскида шәһәр урамы буйлап Сабантуй узачак паркка бару. 2014 елгы фото

Иске Кулаткада узачак Бөтенрусия авыл Сабантуе быел Николай Карамзинның 250 еллыгына да багышлана. Кайбер төбәкләрдә бу татар бәйрәме асылын аңламаган урыс түрәләре үз үзенчәлеген кертеп җибәрә.

4 июньдә Ульян өлкәсе Иске Кулатка авылында узачак VII Бөтенрусия авыл Сабантуена әзерлек бара. Татар милли бәйрәме шагыйрь Габдулла Тукайның 130 һәм тарихчы, язучы Николай Карамзинның 250 еллыгына багышлана. Шулай ук бу чара кысаларына Русия киносы елы да кертелгән.

Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә Сабантуйны шәһәр көне, Русия көне һәм тагын әллә нинди урыс мәдәнияте чаралары кысаларында уздыру инде гадәткә керде. Гәрчә Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты даими рәвештә Казанда Сабантуй укуларын да уздырып, милли бәйрәмне оештыручылар белән дә аралашып тора кебек.

Иске Кулаткадагы бәйрәмгә дә Карамзинның, Русия киносы елы килеп кысылуы бераз аптыраш тудыра.

Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин Азатлыкка әйтүенчә, алар моңа һич каршы түгел.

“Сабантуй Тукайның 130 еллыгына һәм Ульян өлкәсендә гомер иткән Николай Карамзинның 250 еллыгына, ягъни ике бөек шәхеснең юбилеена багышлана. Ул бәйрәмне әзерләгәндә дә күп тапкырлар әйтелде.

Карамзинны бу бәйрәмгә катнаштыруга без ике куллап риза, чөнки Ульян өлкәсендәге шәхесләрне без күрсәтергә тиеш. Ул безнең Ульянда туган, яшәгән шәхес. Без аның белән горурланабыз. Карамзинда бит татар каны да бар. Безнең татар энциклопедияләренә Кара Морза дип кертелгән.

Кино елына килгәндә, кич белән мәдәният йортларында татар телендә үзебезнең Казанда эшләнгән киноны күрсәтүгә шатланырга гына кирәк. Авылларда бит татар киносын күргәннәре дә юк. Алар бит урыс киносын күрсәтми. Татарстаннан әлеге фильмның режиссерлары да килә. Фильмны төшерүдә катнашачак артистлар булачак.

Рәмис Сафин
Рәмис Сафин

Сабантуйның бит төп эчтәлеге шул ук калачак. Бернинди уеннарга үзгәрешләр кертелми. Ул нәрсәгә губернатор да каршы, без үзебез дә каршы чыгар идек. Һәр эшләгән эшне оештыру комитеты безнең автономия белән килештереп эшләде. Сабантуйда бит хәзер татарлар гына катнашмый, башка милләт вәкилләре дә килә. Хәтта чуаш, мукшы, урыс утарлары булачак. Татарлар үзләренең күршеләрендә нинди милләт вәкилләре яшәгәнен күрсеннәр”, ди Сафин.

Аның әйтүенчә, Ульянның өч тапкыр федераль Сабантуй уздыручы төбәк буларак бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Бөтенрусия авыл Сабантуена әзерлек моннан ике ел элек үк башланып киткән.

“Өлкә губернаторы Сергей Морозов Сабантуй Кулатка яисә Ульян өлкәсенеке генә түгел, бөтен Русиянең көтеп алган бәйрәме, шуңа Русия күләмендә узарга тиеш дип әйтте”, ди Сафин.

Ул беренче мәртәбә әлеге Сабантуйда җигүле атлар ярышачагын искәртеп узды. Дүрт көпчәкле арбаларга җигелгән атлар чабачак. Җиңүчегә өлкә губернаторыннан УАЗ машинасы булачак, ә көрәш батырына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан Fiat Ducato машинасы булыр дип көтелә.

“Җигүле атлар ярышына игътибар итсәгез иде. Ә Карамзин кертелгән икән, сөенергә генә кирәк”, диде Рәмис әфәнде.

Дөрес, Русиядәге һәр төбәкнең генә түгел, һәр авылның да Сабантуйны үткәрүдә үз үзенчәлеге бар. Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова Азатлыкка элегрәк әйтүенчә, бөтен Русия күләмендә уртак нигезләмә, ягъни положение кабул итәргә кирәк. Анда милли бәйрәмнең төп үзенчәлекләре кергән булырга тиеш, чөнки бәйрәмнең эчтәлеген бозмыйча, ата-бабаларыбыз ничек итеп оештырган булсалар, шулай алып бару мөһим.

Күп кенә төбәкләрдә бу татар бәйрәме асылын аңламаган урыс түрәләре үз үзенчәлеген кертеп җибәрә. Шул түрәләргә ярыйм дип бәйрәм күп җирләрдә урыс телендә алып барыла. Димәк, без ата-бабалардан калган Сабантуеның асылын югалта барабыз. Татарга ят булган чалымнар кертелә.

“Елның елында без аны цивилизация җимешләре белән “баетып” барабыз. Мәйданга парашютчылар төшерәләр, машиналар узыштыралар, аю гына биетәсе калды инде. Милли бәйрәмнән “татарча солянка” ясыйбыз”, дигән иде “Татарстан” телерадиоширкәте башлыгы Фирдүс Гыймалтдинов.

Сабантуйга килгән түрәләрне каршы алу. Ижау. Архив фотосы.
Сабантуйга килгән түрәләрне каршы алу. Ижау. Архив фотосы.

Бу бәйрәмдә халкыбызның милли киемнәр киеп йөрү гадәте дә инде юкка чыга бара. Ә бит, уйласаң, Сабантуе мәйданын тутырган халык милли киемнәр киеп килсә, бу үзе өстәмә бәйрәм булыр иде.

Иске Кулатка Сабантуена килгәндә, ул ике көн дәвам итәчәк. 3 июнь кичке Сабантуй булачак. Ул район үзәгендә уза. Анда Татарстан сәнгать осталары, Ульянның үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаячак. Кичен мәдәният йортларында Русиядә татар кинолары күрсәтеләчәк.

4 июньдә Сабантуй башланачак. Анда Татарстан президенты һәм күрше төбәк губернаторлдары катнашыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG