Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

"Татарстанга рухи мирасны саклау кануны һичшиксез кирәк"


Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме

Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме

Татарстан халыкларының электән үк сакланып калган гореф-гадәтләрен, үзгә бәйрәмнәрен, йолаларын саклау кануны кабул ителмәсә, иртәгә соң булырга мөмкин.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Русиядә бары тик якутлар гына үзләренең гореф-гадәтләрен, халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын саклап калу эшенә ныклап керешкән, чөнки аларның кануннары бар.

Татарстан да мондый канун кабул итсә, Сабантуйлар һәм башка милли бәйрәмнәрне үткәргәндә түрә сүзе генә түгел, халык фикере дә исәпкә алыначак. Бу документ халык мирасын гомум реестрларга кертергә, аларны саклаучыларны дөньяга танытырга, халыкның фольклор төркемнәрен төрле илләргә җибәрергә, альбомнар бастырырга, антологияләр төзергә, халык иҗатына, этник төркемнәрнең бию сәнгатьләренә, уен коралларына мөнәсәбәтле төрле кафедралар, уен кораллар эшләүче остаханәләр, фабрикалар ачуга һәм башка эшләр башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан мәдәният министрлыгы бу канун өлгесен әзерләү өчен эшче төркем булдыру карары чыгарган инде.

– Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге халык иҗатын, җырларны, биюләрне, гореф-гадәтләрне барлый, аудио язмалар һәм китаплар чыгара. Традицион мәдәниятне саклауда нинди киртәләр бар?

– Кызганыч, аны саклау бик катлаулы һәм җиңел түгел. Объектив һәм субъектив сәбәпләр булганга, без аны төшенчә буларак кына түгел, ә термин буларак та үзебезнең хокукый кануннарыбызда, теге йә бу гамәлләрне планлаштыруда, дәүләт дәрәҗәсендә кирәкле програмнар кабул иткәндә аңлап бетермибез һәм еш кына аңлауны кирәк дип тә санамыйбыз.

Фәнзилә Җәүһәрова

Фәнзилә Җәүһәрова

Беренчедән, без традицион, халыкның гореф-гадәтләренә нигезләнгән календарь йолаларны гына түгел, ә идеология кысаларына утыртылган эчке сәясәткә мөнәсәбәтле бәйрәмнәребезне ул халык бәйрәмнәре дип кабул итеп аларны яшь буыныбызның авызына шикәр салып без сезгә хәлвә тәмләттек дип әйтеп утырабыз.

Сабантуйны гына алсак та, без бу бәйрәмне төрләндерә башладык. Авыл Сабантуйлары, шәһәр Сабантуйлары дибез, хәзер язгы бәйрәм булган календарь йоланы хәтта кышкы Сабантуй дип декабрь аенда да үткәрәбез. Бу очракта мин ул үтмәскә тиеш дип әйтә алмыйм. Без хәзер чит илләрдә була торган һәм федераль Сабантуйларны халыкның чын милли бәйрәменнән аермый башладык.

Буран котырганда, кычкырып торган кыш хакимлек иткәндә яз килде инде дип Нәүрүзне үткәреп булмый. 21 мартта Такташ әйтмешли "яз килүнең шарты гына бар". Татарстан җирләрендә ким дигәндә ике атнадан соң гына яз гөрләвекләр булып агып, яланнар ачыла гына башлый.

– Бүген йолаларны югалып бара дип әйтү, бер яктан, гөнаһ кебек. Төрле оешмалар, мәдәни үзәкләр бик күп төрле бәйрәмнәр үткәрә.

– Сүз дә юк, үткәрелә. Халык бәйрәмнәрен консервацияләп, ниндидер бер урыннарда гына сакларга һәм элек ничек булган, шулай гына үткәрергә тиешбез дигән җөмләне әйтергә шулай ук хокукыбыз юк. Адәм баласының көндәлек яшәеше белән бәйрәмнәр дә үзгәрә.

Бүген һәркем үзенең файда китерә торган эшен табарга, үз бизнесын булдырырга тели. Русия башка илләрдә яшәүчеләрне җирле халыкларның тормышы, традицион гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, тышкы кыяфәтләре төрле, җырлау-биюләре үзенчәлекләре булу белән дә кызыксындыра. Әз генә кызыксыну булдымы – бу турбизнеска юл ача. Бу хәл исә соңгы вакытларда яңа бизнес структураларның барлыкка килүенә этәрде. Бу, бер яктан, бик уңай күренеш. Теләсә кайсы гына бизнесны алма, ул аз чыгымнар тотып шактый күп керем алуга корылган.

Самар өлкәсенең Гали авылындагы чишмә

Самар өлкәсенең Гали авылындагы чишмә

Менә шушы шартларда без халыкның үзенекен ничек саклап калу турында уйланырга тиеш. Бүген хәтта терминнарда һәм төшенчәләрдә дә кемнең ничек атыйсы килә, шулай атау мөмкинлеге бар. Әгәр без боларның барсын да бер тәртипкә, канунга салмыйбыз икән, бик тиз арада буталып бетәчәкбез.

Русиядә яшәүче җирле халыкларның барсының да үзләренең изгеләштерелгән, ниндидер мәгънәгә ия урыннары бар. Татарстанның үзендә генә дә кайбер урыннарда изге чишмәләр ага. Аларның суларының сихәте турында искиткеч күп легендалар язылган. Бу чишмәләрнең беркадәрен үз кул асларына алган бизнес структураларның барлыкка килүен дә беләбез.

Бер яктан карасак, алар чишмәне саклыйлар, нинди дә булса шартлар да тудыралар кебек. Икенче яктан, кайбер очракларда, чишмә янына татарга чит булган инфраструктура төзеп куялар, кунакханәләр салалар. Кунакханә булгач, ризык кирәк, ризык булгач хәмерле эчемлекләр дә сатыла башлый. Сатып алучының акчасын күбрәк чыгару өчен бу халыкка хас булмаган һәдияләр эшләнә, бөтиләр сатуга чыга.

– Халык бәйрәмнәрен, элек-электән килгән гореф-гадәтләрен, изге урыннарын, сынамышларын саный китсәң, исемлекне дәвам итәргә була, ничек бар шулай саклап калу өчен нинди дә булса канун кабул итәргә мөмкинме?

– Бер генә халыкның да яшәеш традициясен консервацияләп булмый. Ләкин теге йә бу халыкның үзенең менталитетына хас булган, теге йә бу территориядә генә сакланган үзенчәлекне саклау кирәк. Мисал өчен, керәшеннәрнең Япрак бәйрәме дип әйтәбез икән, ул бүген үткәрелми диярлек. Онытыла бара. Аны әлегә торгызу һәм халыкка кире кайтару мөмкинлеге бар. Матди булмаган мираска мөнәсәбәтле саклау объекты була алмый. Без аны киләчәктә торгызылган бәйрәм буларак кына үткәрә алачакбыз.

Шул ук вакытта, мисал өчен, Җөри авылында үткәрелә торган Питрауны алыйк. Ул бик матур тау итәгендә үткәрелә. Ләкин иртәгә, ун-унбиш елдан соң да бу бәйрәм шунда ук үткәрелсен өчен билгеле бер канун нигезендә сакланылырга тиеш. Һәм шушы канун нигезендә бу бәйрәмне нәкъ шунда үткәрү өчен район, республика күләмендә чыгымнар каралып ниндидер эшләр дә алып барылырга тиеш.

Бүген республиканың керәшен оешмасы һәм район җитәкчелеге кызыксынуы белән бу бәйрәм шулкадәр зур һәм матур итеп үткәрелә, әмма билгеле бер вакыттан соң бу тауда чаңгы шуа торган урын ясамаслар дип кем әйтә ала? Кемнеңдер бу тауга күзе төшсә һәм аны үз кулына төшерергә теләсә, канун булган очракта бу тауның бары тик Питрау бәйрәме урыны икәне дәлилләнәчәк, хәтта территориясе һәм ландшафты да сакланырга тиеш булачак.

Татарның күп кенә календарь, ел фасылы белән бәйле йолаларына килгән вакытта, район башлыгы, авыл хакимияте җитәкчесе ничек тели, бары тик аның карары белән генә үткәрелә башлады. Без билгеле бер вакытта гына булырга тиешле бәйрәмнәрне дә канунлаштырырга тиешбез.

Мисал өчен, шул ук Сабантуйны китерергә була. Күп кенә районнарда авылларның элек-электән килгән Сабантуйларын бетерделәр инде. Район җитәкчелеге безнең авылдагы Сабантуйны үткәрмичә, ул мари авылында үтәргә тиеш дигән карар кабул иткән иде. Чөнки "Вамин" комплексы әлеге мари авылына урнашкан, янәсе акча чыгымнарын каплап булачак. Ә хәзер якын тирәдәге 12-13 татар авылы Сабантуй үткәрә алмый инде.

Бәйрәмнәр хакында канун булмагач, авыл халкы үткәрә торган бәйрәм язмышын бер түрә хәл итә дә куя. Безнең халык бәйрәмнәрен болай хәл итү һич кенә дә ярамый. Матди мирасыбыз буларак сакланган һәм һаман да үткәрелеп килә торган йолаларыбыз бар икән, канун кабул ителсә, йоланы ничек үткәрүне халык үзе хәл итәргә тиеш булачак.

Канун булса, ул үтмәлмәгән очракта, аны үтмәүчеләрне җәзага тарту мөмкинлеген күз алдында тотарга тиеш бу документ.

Олонхо башкаручы якут кызы

Олонхо башкаручы якут кызы

Якутларның Олонхо дигән эпослары бар. Олонхо Русиядән ЮНЕСКОның рухи мирасны саклау презентатив исемлегенә кертелгән. Бу исемлектә Русиядән бары тик ике генә рухи мирас бар. Саха республикасы үзенең рухи мирасны саклау кануны нигезендә Олонхо ЮНЕСКОга кертелү сәбәпле бу эпосны көйләүчеләргә, шушы гадәтне саклаучыларга гомерлек стипендия игълан иткән.

Олонхоны көйләү импровизациягә корылган. Әгәр башкаручы көйләү традицияләрен саклый, аны башкара икән, республика хөкүмәте аңа гомерлек стипендия түләп тора. Бүген бу стипендия 32 мең сум. Алар беркайда да эшләмиләр, төрле бәйгеләрдә катнашалар, яшь буынга тапшыру эшләре белән мәшгульләр. Әгәр мин үземнең якут халкына гына хас традицияләрне сакласам, мине бәяләячәкләр дигән милли хис яшьләр күңелендә дә барлыкка килә.

Бу, бер яктан, Олонхоны дөньяга таныту, бу традицияне саклап калу булса, икенчедән, якут халкын, үзенә генә хас традицияләре булган төрки халыкның яшәешен, мәдәниятен бөтен дөньяга таныту дигән сүз дә.

– Татарстанның мондый канун эшләү мөмкинлеге бармы?

– Мин үзем бу канунны һичшиксез эшләргә кирәк дип исәплим. Татарстанда бүген алты җирле халык яши. Татарстанда яшәгән этник төркемнәрнең үзләренә генә хас һәм сакларга кирәк байлыклары бар. Ул – Татарстан байлыгы. Һәм без аларны саклауны оештыру мөмкинлекләребез дә бар. Бу рухи мирасыбызның 100% да районнарда. Чөнки җирле халык башлыча авылларда яши. Әгәр канун булса, районнарның бу канунга мөнәсәбәтле програмнары кабул ителергә, аның кысасында ниндидер эшләр башкарырга кирәк булачак.

Шулай ук республика күләмендә рухи мирасның исемлеген булдыру, аларны саклау юлларын эшләү һәм реестрга кергәннәрне генә туристлар өчен тәкъдим итү, турбизнестагылар белән эшләү юлларын бары тик шушы канун кысаларында гына оештыра алачакбыз.

Иң әһәмиятлесе – бу канун белән җирле халыкларның телләрен саклауның да механизмнары булдырылачак. Теләсә кайсы җыр-бию, гореф-гадәт, ышану - алар бары тик җирле халык үз телендә сөйләшкәндә генә сакланып калачак.

– Бу канун турында берәр рәсми җыелышта сүз булганы бармы?

– 2012 елның апрелендә Татарстанның традицион мәдәниятне саклау үзәге халыкара семинар үткәргән иде. Бу чарага күрше төбәкләрдән һәм чит илләрдә дә галимнәр килде. Анда рухи мирасны саклауга мөнәсәбәтле мәдәният министрлыгында утырыш оештырырга дигән фикер дә әйтелде. Быел октябрь ахырында мәдәният министрлыгында бу темага багышланган махсус коллегия булды. Бу коллегиядә әлеге канун өлгесен әзерләүче төркем булдыру карары кабул ителде. Хәзер мәдәният министрлыгы каршында бу төркемне булдыру эшләре башланды.

Мәдәният елында бу канунның өлгесен эшләп бетереп хөкүмәткә һәм дәүләт шурасына җиткерә алсак бу эшебезне җитди башлап җибәрдек дип исәпли алыр идек.

– Русия төбәкләрендә мондый канун бармы?

– Русиянең үзендә федераль канун юк. Бу канун булу-булмау мәсьләсенә нокта куелмаган. Мин үзем бу канун кабул ителә калса, Русиядәге башка кануннар белән каршылыкка килергә мөмкин булганга эш тукталган дип уйлыйм. 2011 елда Русиядә мәдәнияткә караган яңа канун кабул ителергә тиеш иде. Киң җәмәгатьчелектә тикшерүләр узса да, Русия думасына тәкъдим ителмичә калды. Бу канунда бер зур маддә матди булмаган рухи мирасны саклауга багышланган иде.

Рухи мирасны саклауда Русиянең күп кенә төбәкләре үзләренең документларын булдырды инде. Шул ук Алтай республикасының үзенең кануны бар. Алар аның кысасында әһәмияткә ия програмнар булдырып эшлиләр. Аланың казанышлары игътибарга лаек. Белгород, Волгоград, Воронеж, Оренбур, саный китсәк 46 өлкәдә канун булмаса да, рухи мирасны саклау карарлары бар. Алар шуның кысасында эшлиләр.

Без мондый карарлары булган өлкәләр белән тыгыз элемтәдә. Алар һәрберсе карар гына җитми, канун кирәк дип әйтә, чөнки бик күп мәсьәләләр канун кысасында гына хәл ителә ала. Белүемчә, күп кенә өлкәләр шулай ук үз кануннарын эшли башлаган.

– Европа, дөнья күләмендә карасак, рухи мираска мөнәсәбәт ничек анда?

– 2003 елда ЮНЕСКОның Париж конвенциясе асылына Болгарстанның эш тәҗрибәсе алынган. Моно милләтле, моно халыклы болгарларга эш итү җайлырак, чөнки дәүләт үз халкының үз йөзен һәм үз төсен дөньяга танытырга омтыла.

Бу өлкәдә шулай ук Азәрбайҗан дәүләте бик җитез адымнар белән эшли. Алар бәйсезлекккә ирешүгә үк Советлар берлеге вакытында булдырылган клублар системын рухи мирасны саклау инфраструктурасына әйләндерә башлады. Аларның тәҗрибәсе Татарстанга күпкә кызыклырак.

Төркиядә Ататөрк 1930 елларда ук бу мирасны саклауның әһмияте зур икәнне аңлап фондлар булдыра. Илнең 60 төбәгендә яшәүче төрекләрнең һәрберсенә хас булган үзенчәлекле мәдәни мирасын саклау максатындагы програмнар кабул итәләр. Бүген Төркиянең мәдәният министрлыгында 100 кешедән торган матди булмаган мирасны саклау бүлеге эшли. 100 кешенең 60-ы турыдан-туры төбәкләрдә эшчәнлек алып бара. Һәр төбәктә үзләренең кануннары нигезендә җитди эшләр эшләнә.

– 2003 елгы Париж конвенциясен Русия ратификацияләнгәнме?

– Юк, ул ратификацияләнмәгән. Безнең татарлар еш кына Сабантуй ЮНЕСКОның рухи мирас исемлегенә кертелгән дип хаталана. Русиядән әлегә кадәр бер генә рухи мирас та, Париж конвенциясе ратификацияләнмәгәнгә, ЮНЕСКО исемлегенә кертелә алмый. Якутларның Олонхолары ЮНЕСКОның шедеврлар исемлегендә түгел. Алар өстәмә (репрезентатив) исемлектә.

Русия бу конвенцияне беркайчан да ратификацияләмәс дип әйтеп булмый. Тарихи һәм мәдәни объектларны саклау конвенциясе кабул ителеп 18 ел үткәч кенә Русия аны ратификацияләде.

– Ни генә булмасын, вакыт уза тора һәм халыкның рухи мирасы да югала тора. Шуңа күрә аларны югалтмас өчен Татарстанның үз кануны булырга тиеш дип саныйсыз инде.

– Дөп-дөрес әйтәсез. Әгәр Татарстанның үз кануны була икән, ул вакытта Татарстан конституциясе нигезендә Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче Әстерхан, Себер, Оренбур, Урал һәм башка җирле татарларның да рухи мирасларын да сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Бу канун бик күп юнәлешләрдә эшчәнлек башлап җибәрергә юл ача. Ниндидер програмнар кысасында халык мирасын гомум реестрларга кертү, бу мирасны саклаучыларны дөньяга таныту, халыкның фольклор төркемнәрен төрле илләргә җибәрү, альбомнар бастыру, антологияләр төзү, халык иҗатын, этник төркемнәрнең бию сәнгатьләренә, уен коралларына мөнәсәбәтле төрле кафедралар, музыка кораллары эшләүче остаханәләр, фабрикалар ачуга мөмкинлек бирер иде. Алар берсе-берсе белән мәрҗән төймәләре кебек үрелеп бара. Ә моның асылында татар милләтен саклап калу ята.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG