Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда курай кимсетелгән хәлдә


Азнакай районы Югары Стәрле мәктәбе курайчылары
Азнакай районы Югары Стәрле мәктәбе курайчылары

18 майда Сабада курай, кубыз, сорнайда уйнаучыларның V республика бәйгесенә йомгак ясала. Үз теләкләре белән халык уен коралларында уйнарга өйрәтүчеләр булганга гына татар мәдәниятенең бу юнәлеше әлегә сакланып килә.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, хөкүмәтнең халык уен коралларына багышланган махсус програмы булырга тиеш. Курай, кубыз, сорнай һәм башка татар халкы уен коралларында уйнарга өйрәтүне сәнгать, музыка мәктәпләрендә төп дәресләр белән бергә укыту кирәк, ди ул.

– Курай, кубыз, сорнайда уйнаучылар бәйгесенең йомгаклау концертын ни өчен Сабада үткәрергә планлаштырдыгыз? Саба төбәге халык уен коралларында уйнаучылар күплеге белән аерылып тора мәллә?

– Табигате матур булган, авылча һәм шул ук вакытта алга йөз тотып яшәп ята торган чип-чиста татар районына беркетеп, ел саен үткәрелә торган бәйгегә әйләндерү теләге белән Саба хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иткән идек. Алар: "Әйдәгез, быел бездә үткәреп карыйк, аннан уйлашырбыз", дип ризалык бирде.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
Икенчедән, безнең бер төркем музыка белгечләребез, бигрәк тә халык музыкасын өйрәнүчеләр, шул исәптән, Мәхмүт Нигъмәтҗан – ул татар халык уен коралларын барлаган, шулай ук халык җырларының бик күбесен туплаган, үзенең бөтен гомерен халык музыка сәнгатен өйрәнүгә багышлаган галимебез дә Сабадан.

Саба төбәге - ул халык сәнгатен аңлаучылар төбәге дә дип әйтер идем мин. Быел да әлеге бәйгедә катнашучылар арасында Саба музыка мәктәбе балалары төркеме бар. Алар сайлап алу бәйгесендә бик матур чыгыш ясады. Халкы, рухы, табигате ничектер бу фестивальне үзенә тартып тора. Мин үземнән генә, каядыр киләсе елларга алмагачлар ап-ак чәчәктә вакытта Саба урамнарын тутырып курайчылар, сорнайчылар, кубызчылар узса һәм алар белән бергә яңгыравыклы тавышлы гармунчыларыбыз узып китсә, ул Саба халкының гына түгел, ә татар халкының тагын бер үзенең бәйрәме булыр иде дип тә уйлап йөрим.

– Бу фестивальнең элеккеләре кайларда үтә иде соң?

– Бу фестиваль моңа кадәр ике елга бер тапкыр Казан шәһәрендә үткәрелә иде. Төрле районнарда да булып алды ул. Ләкин аның төп урыны Казан итеп билгеләнгән иде. Алга таба бу фестиваль Саба районының үзенә күрә бер бренды булыр дигән өметтә торабыз. Тагын бер яңалык - бу фестивальне ел саен үткәрергә ниятлибез. Һәм ул татар музыка уен коралларында уйнаучы яшьләр арасында булырга тиеш дибез. Иң беренче чиратта мәктәп балалары, төрле уку йортларында укучы һәм уйнарга яратучы яшьләр бәйгегә чыгарга тиеш дип уйлыйбыз.

Бүген мин бу халык уен коралларында уйнау яшьләр арасында популяр дип әйтә алмыйм. Җиңүче ялгыз башкаручыларга без махсус курайлар әзерләттек, аларны бүләк итәчәкбез. Яңгырашларын алдан ук тикшердек. Ник дигәннән, Татарстанның төбәкләрендә булган бәйгеләрдә без курайларыбызның дөрес уйнамауларын ачыкладык. Инде алга таба бу юнәлештә дә системалы эш башлап җибәрербез дип өметләнәбез.

– Бу бәйгедә гомумән алганда күпме кеше катнашты?

– 300ләп кеше катнашты. Бөтен республика күләмендә алсак, күп димәс идем. Кичә бу бәйгегә мөнәсәбәттә түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Анда курай, гармун ясаучылар да, төрле ансамбльләрнең җитәкчеләре, музыка һәм сәнгать мәктәбе укытучылары, галимнәр дә катнашты.

– Бу түгәрәк өстәл сөйләшүендә нинди нәтиҗә ясалды?

– Халык уен коралларын торгызу, аларны популярлаштыру, белем бирү системасына кертү, бу өлкәдә белгечләр әзерләүне дә караган махсус програм кабул итү турында килештек. Мәдәният министрлыгына һәм хөкүмәткә бу хакта махсус мөрәҗәгать әзерләү турында да сүз булды. Карарда шулай ук татар халык уен коралларына багышланган күптөрле фестивальләр, бәйрәмнәр үткәрү турында да бар. Мисал өчен, киләчәктә кайсыдыр бер район кубызчылар бәйгесен, икенче бер район сорнайчылар бәйгесен үткәрә.

Бу түгәрәк өстәлдә тагын бер карарга киленде – ул татар халык уен кораллары турында мультимедиа сәхифәсе эшләү кирәк. Бүген без сәхнәдә үзебезнең бик аз гына уен коралларыбызны күрәбез. Ул – курай, гармун, кубыз. Әле күптән түгел генә кылкубыз да күренә башлады. Ике коллективта ятаган бар. Аннан кала бүтәннәрен, мисал өчен, ташсыбызгы, ятаганнарның башка рәвештәгеләрен, сазларны, гөсләләрне, дәфләрне һәм аның кебек башка бик күп төрле бәрмә уен коралларын бөтенләй күрмибез.

Айдар Фәйзрахмановка рәхмәт, ул күп кенә халык уен коралларын кабат торгызды. Ул үзе генә бөтен юнәлешләрне дә алып бетерә алмый. Без инде алда булачак бәйгеләргә менә бу уен коралларын да кертмәкче булабыз. Безнең бит алар гына да түгел, хәтта салам курайлар да, көтүче сыбызгылары да булган. Аларны да без төрле чараларга кертергә телибез.

Бу уен коралларын "Түгәрәк уен" фольклор фестивале кысасында популярлаштырырбыз дип уйлыйм. "Түгәрәк уен" журналында без хәзер махсус сәхифә булдырдык. Сан саен уен коралларына урын биреп барабыз. Өченче санда ул курайга багышлана. Узган санда думра турында сөйләдек. Әлеге уен коралларын ясау, уйнау серләре турында махсус дисклар да эшли башладык. Быел "Түгәрәк уен"га "Курай моңы" дигән диск алып барачакбыз. Ул курайда уйнарга өйрәнү турында. Сәнгать мәктәпләрендә музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүче укытучылар, укучылар арасында да курайда уйный белүчеләр бар. Ә уйнарга өйрәтү ысулларын, тәртибен күпләр белми. Әлеге диск шул уңайдан әзерләнде. Аны "Иске Казан "Түгәрәк уен" фестиваленә килгән катнашучыларга бүләк итәрбез дип торабыз.

– Татарстанда балаларны курайда, сорнайда, кубызда уйнарга өйрәтә торган урта мәктәпләр бармы?

– Түгәрәк өстәлдә ул турыда да сүз кузгатылды. Без музыка мәктәбе дигән сүзне кузгатабыз икән, ул профессионаллар әзерләүнең башлангыч этабы. Профессионал белем бирүгә мөнәсәбәттән, бу түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларыбыз, шул исәптән Ринат Мөхетдинов – ул үзе музыка мәктәбе укытучысы һәм 2нче гимназиядә, бу очракта инде гап-гади белем бирү мәктәбендә, бөтен балаларны диярлек курайда уйнарга өйрәтә. Ул: "Мин бала биш-алты көй уйнарга өйрәнмичә, аларны сальфеджиога кертмим", ди. Ягъни бала колагы белән ишетеп үзенең көй чыгара алу рәхәтен кичерергә тиеш. Бу хисләрне кичермәгән баланы сальфеджиога утыртабыз да ул бу инструменттан китә дә бара.

Барлык мәктәпләрдә дә музыка дәресләре бар. Шунда уен коралында уйнарга өйрәтү өчен мөмкинлекләр табылырга тиеш. Курай - иң җайлы инструмент буларак, укытучыларны да ничектер әзерләп, курайны булса да кертә алсак, бу иң зур эшебезнең башы булыр иде, дип тәкъдим ясады Мөхетдинов.

Бүген мәгарифтәге дәүләт стандартларына күрә, кызганыч, хәтта музыка мәктәпләрендә дә татар халык музыка уен коралларына мөнәсәбәт бик аянычлы. Шушы стандартлар нигезендә музыка мәктәпләрендә, музыка көллиятләрендә һәм консерваториядә дә татар халык уен кораллары ул төп предмет түгел. Ул өстәмә дәрес буларак кына керә. Өстәмә дәрес булганга күрә укытучының сәгате дә тарификацияләнми.

Бүген татар халкының уен коралларын профессиональ дәрәҗәдә популярлаштыру да шактый зур сорау астында чишелмәгән мәсьәлә булып кала. Бу мәсьәләне мәдәният министрлыгы һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре үзара очрашып кына хәл итә алачак. Музыка мәктәпләре, музыка көллиятләре мәдәният министрлыгына карый. Сәнгать һәм гомум белем бирү мәктәпләре дә мәгариф министрлыгыныкы. Бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрмәсәк, без булган белгечләрне дә юкка чыгарып бетерәчәкбез. Мәгариф стандартларында флейта профессиональ инструмент буларак буларак кабул ителгән, ә курай профессиональ уен коралына кертелмәгән. Ул өстәмә дәрес буларак кына кертелә ала. Әлеге мәсьәләләр барсын бергә җыйнап махсус система булдырылганны көтеп тора.

– Русия мәгариф министрлыгы һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан икенчел уен коралы дип саналса да, Татарстанда курайчылар, кубызчылар, сорнайчылар бәйгесе уза. Бу уен коралларында уйнаучылар күпме?

– Кызганыч, өч уен коралы дип белдерелсә дә, без кубызчыларны бик аз күрдек. Сорнайда уйнаучылар бөтенләй булмады. Бу инструментларны безгә төрле яктан популярлаштыру кирәк.

– Курайчылар бар дигәннән, алар ничек, уйнарга үз теләкләре белән өйрәнәләрме?

– Түгәрәк өстәлдә Сәйдәш Солтанов чыгыш ясады. Ул – Саба балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, баян укыта. Мәктәптә курай өчен дәресләр каралмаган. Ул балалар белән бергә курайчылар ансамбле оештырган. Ул: "Әгәр минем курайны укытырга сәгатем булса, һәр бала белән мөстәкыйль эшләр идем", диде.

Ансамбль төзү өчен һәр бала белән аерым-аерым эшләү кирәк. Баланы алдан өйрәтмичә, аны ансамбльгә бастырып булмый. Бүген халык уен коралларына өйрәтү бары тик үз теләкләре булган энтузиастлар кулында. Бүген без бәйгегә 300 курайчы килде дип әйтәбез икән, бу эш фидакарьләр, энтузиастлар, халык уен коралларына битараф булмаганнар рухы белән генә бара. Ниндидер мөмкинлекләр тудырылган дип әйтә алмыйбыз.

– Бу бәйге кемнәр арасында булды, кемнәр катнашты?

– Бу бәйге дүрт номинация кысаларында барды. Беренчесе - балалар сәнгать һәм музыка мәктәбе укучылары, икенчесе - музыка көллиятләре, мәдәният университеты, консерватория студентлары, өченчесе - укытучылар, дүртенчесе - халык арасында шушы уен коралын сөючеләр иде. Соңгысында тулысынча бары тик өлкән яшьтәгеләр генә катнашты. Урта буында бу коралны үз итүчеләр юк дияргә була.
XS
SM
MD
LG