Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшеренү: Русиядә татар телендә укучылар саны арткан


Аеруча мәгълүмати порталларга керүчеләр саны 36 процентка арткан.

2024 ел башыннан Русиядә татар телендәге сайтлар һәм хезмәтләрнең дата-трафигы 30 процентка үскән. Бу хакта "МегаФон" аналитикасына сылтанып Татарстан дигиталлаштыру министрлыгы хәбәр итә.

Татар телле порталларны кулланучыларның 61 процентын — Татарстан кешеләре, 39 процентын Русия төбәкләрендә яшәүчеләр тәшкил иткән.

Татарстаннан кала, татар телендәге сайтларны иң күп укучылар Башкортстан һәм Самар өлкәсендә теркәлгән. Шулай ук беренче бишлеккә Мәскәү, Ханты-Манси бүлгесе һәм Ульян өлкәсе кергән.

Мобиль интернет-трафигы нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татар медиаларының социаль челтәрләрен кулланучылар арткан. Ел башыннан татарча мәгълүмати порталларга керүчеләр, 2023 ел белән чагыштырганда, 36 процентка үскән. Татар телендә яңалыкларны ешрак Башкортстан, Самар өлкәсе һәм Ханты-Манси бүлгесендә укыганнар.

Мәскәү, Петербур, Смоленски өлкәсендә яшәүчеләр күбрәк балалар контенты булган хезмәтләрне, анимацион фильмнарны һәм телевизион програмнарны кулланган.

Моңа кадәр Tatsoft татар телле тәрҗемәче хезмәтләренә соңгы 10 айда 2 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәре хәбәр ителде. Бу вакыт дәвамында уникаль керүчеләр саны 500 меңне тәшкил иткән.

2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, соңгы 11 елда Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән. Бүген татар телен 3,26 млн кеше белә, нибары 2,91 млн кеше көндәлек тормыша куллана.

2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, саннар тагын да куркынычрак күренә. Ул чакта татар телен 5,3 млн кеше белүен белдергән иде. Ягъни, рәсми саннарга күрә, 19 елда Русиядә татар телен белүчеләр саны 2 миллионга кимегән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG