Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tatsoft тәрҗемәчесе хезмәтләренә 2 миллион тапкыр кергәннәр


Ринат Гыйлмуллин (уртада), Булат Хәкимов (сулда)
Ринат Гыйлмуллин (уртада), Булат Хәкимов (сулда)

Тәрҗемәче кушымтасы Iphone-нар өчен дә булыр дип көтелә.

Tatsoft татар телле тәрҗемәче хезмәтләренә соңгы 10 айда 2 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Бу вакыт дәвамында уникаль керүчеләр саны 500 меңне тәшкил иткән. Бу хакта Татар-информда узган матбугат очрашуында Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты мөдире Ринат Гыйлмуллин белдерде.

Тәрҗемәчене Android телефоннарына йөкләп тә була, моның өчен махсус кушымта ясалган. Аны сайттан QR-код ярдәмендә табып була, ди ул.

— Айфоннарга килгәндә, без үз ягыбыздан барлык эшне аларга тапшырдык, хәзер Apple үз тарафыннан тикшерүләрне башкарырга тиеш. Якын вакытларда көтәбез, — диде Гыйлмуллин.

Ул шулай ук Tatsoft кысаларында яңа продуктларга да тукталып китте. Алар арасында татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт һәм Tatar Speech онлайн хезмәте. Соңгысы YouTube-та булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә.

Бу яңа хезмәтләр татар теле үсешенә зур мөмкинлекләр ача, дип аңлатты институт мөдире. Алар арасында колл-үзәкләрне автоматик рәвештә татарча оештыру, дәүләт оешмаларында чыгышларны татарчага һәм урысчага тәрҗемә итеп бару, татар телен өйрәнү мөмкинлеге артуы аталды.

Семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов сүзләренчә, бу хезмәтләрне булдыру өчен институтта зур күләмдә сөйләм базалары (датасетлар) тупланды. Алар яздырылган сөйләм үрнәкләре базасын тәшкил итә. Бу эштә профессиональ актерлар, Камал театры артистлары катнашты. Моннан тыш, теләгән кешеләр Telegram-боты аша да тавыш үрнәкләрен җибәрде, бу эшкә меңнән артык кеше кушылды, диде ул.

  • Tatar Speech хезмәте быелның гыйнвар аенда тәкъдим ителде. Бу эшне Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты башкара.
  • Алга таба шушы хезмәтләрне үстерү һәм камилләштерү планлаштырыла. Сөйләм интерфейсы күп кенә башка проектларда нигез булыр дип көтелә: әйтик, тавышлы тәрҗеман (Татсофт тәрҗемә хезмәтен тавышлы итү), татар һәм рус телләрендә чыгышларны синхрон тәрҗемә итү, татар телендә әйтелеш тренажеры, татар телендә заманча әдәби портал (татар телендә аудиокитаплар ясау мөмкинлеге), тавышны башка телләргә клонлау системы, телевидение тапшыруларын субтитрлау, татар телендә аудио хәбәрләрне һәм аудио файлларны текстка әйләндерү кебек хезмәтләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG