Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Кушнаренко районында котыру чире чыккан һәм карантин кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Авылга керү вакытлыча тыелган.

Кушнаренко авылында шәхси йортларның берсендә терлекләрдә котыру чире чыгуы сәбәпле 2 майдан карантин кертелгән. Бу хакта фәрманны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Ветеринарлар терлек асраучыларны, хайван тотучыларны йөреп чыгачак, терлекне, тавыкларны, этләрне һәм песиләрне вакциналаячак диелә. Җирле кеше булмаганнарга авылга керү вакытлыча тыела.

Вакцинацияләнмәгән терлекне авылга кертү һәм чыгару ярамый.

Татарстанда котыру чире булдырмас өчен бер ел эчендә кимендә 10 мең төлкене аталар. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләгән иде.

Аның әйтүенчә, былтыр Татарстан вәкилләрен Балтыйк форумына чакырганнар һәм анда республиканың котыру чиренә каршы ничек көрәшүе турында уртаклашуны сораганнар.

"Безнең республикада котыру чире бөтенләй юк, ә төбәкләрдә күп. Котыру чире булмасын өчен "ноу-хау" уйлап таптык. Районнарның ветеринария хезмәтләре акчаларыннан бер баш төлкегә 500 сум түлибез, еллык норма - 10 мең төлке. Бу бөтен төбәкләргә дә ошады, чөнки моннан башка котыру чире проблемын хәл итеп булмый", дигән урынбасар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG