Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда котыру чиренә каршы көрәшү өчен елына кимендә ун мең төлкене аталар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Республикада былтыр да булмады, 2024 елда да котыру чире юк. Без төлкеләрне ату буенча көчле эш алып барабыз. Моның бернинди сере дә юк...", дип аңлата республиканың ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары. Ул Татарстан бу тәҗрибәсе турында башка төбәкләр белән дә уртаклашты ди.

Татарстанда котыру чире булдырмас өчен бер ел эчендә кимендә 10 мең төлкене аталар. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте, дип яза "Бизнес Online".

"Республикада былтыр да булмады, 2024 елда да котыру чире юк. Без төлкеләрне юк итү юнәлешендә нык эшлибез. Моның бернинди сере дә юк... Төлкеләрне беркем аулап йөрмәячәк", дигән ул.

Аның әйтүенчә, былтыр Татарстан вәкилләрен Балтыйк форумына чакырганнар һәм анда республиканың котыру чиренә каршы ничек көрәшүе турында уртаклашуны сораганнар.

"Безнең республикада котыру чире бөтенләй юк, ә төбәкләрдә күп. Котыру чире булмасын өчен "ноу-хау" уйлап таптык. Районнарның ветеринария хезмәтләре акчаларыннан бер баш төлкегә 500 сум түлибез, еллык норма - 10 мең төлке. Бу бөтен төбәкләргә дә ошады, чөнки моннан башка котыру чире проблемын хәл итеп булмый", дигән урынбасар.

  • 2022 елда Татарстанда котыру чиренең 7 очрагы теркәлгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 16 очракка кимрәк булган.
  • 2020 елда исә Казанның Салмачы бистәсендә котыру чире белән йогышлану очраклары арту сәбәпле карантин кертелде.
  • Шул ук вакытта узган ел Татарстанның күршесе Башкортстанда, Чишмә районы Ар авылында әлеге чир белән бәйле карантин кертелгән иде.
  • Котыру чире – йогышлы авыру, ул нерв системын җимерә, авыру башланган очракларның 99 проценты үлем белән тәмамлана. Бу чирне гадәттә киек җанварлар (төлке, бүре, бурсык) тарата, алар йорт хайваннарын тешли, алар аша инфекция кешегә күчәргә мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG