Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Салмачы бистәсендә котыру чире сәбәпле карантин кертелде


Салмачы күренеше
Салмачы күренеше

Карантин котыру чиренең соңгы очрагына кадәр һәм аннан соң ике ай дәвам итәчәк.

Казанның Салмачы бистәсендә котыру чире белән йогышлану очраклары арту сәбәпле карантин кертелгән. Бу турыда фәрманны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Фәрманга ярашлы, Салмачы бистәсендә йорт хайваннары белән сату итү тыела, аларны бистәдән алып чыгу, киек җанварларны аулау рөхсәт ителми. Ветеринария баш идарәсендә хайваннарда котыру чире таралуны туктату өчен чаралар планын төзү йөкләнгән. Карантин авыруның соңгы очрагыннан соң ике ай узгач гамәлдән чыгарыла.

17 февральдә Татарстан президенты фәрманы белән Салмачыдан ерак булмаган Вишневка бистәсендә котыру чиренә каршы карантин кертелгән иде.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның гыйнвар-март айларында республикада хайваннарның котыру белән чирләвенең 14 очрагы лаборатор юл белән расланган. Шуларның сигезендә чир төлкеләрдә табылган. Авыру очраклары Актаныш, Алексеевски, Әлмәт, Баулы, Зәй, Лениногорски, Тукай, Теләче, Чистай районнарында һәм Казанда теркәлгән. Өч ай эчендә 2469 кеше хайваннар тешләве сәбәпле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Котыру чире – йогышлы авыру, ул нерв системын җимерә, авыру башланган очракларның 99 проценты үлем белән тәмамлана. Бу чирне гадәттә киек җанварлар (төлке, бүре, бурсык) тарата, алар йорт хайваннарын тешли, алар аша инфекция кешегә күчәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG