Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә яшәүче татарлар диңгез буенда Туган тел көнен үткәргән


Анталия, 28 апрель 2024 ел
Анталия, 28 апрель 2024 ел

Активистларның Анталиядә Тукай исемен мәңгеләштерү ниятләре дә бар.

28 апрель көнне Төркиядә яшәүче татарлар Анталиядә, Урта диңгез буенда татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап туган тел көнен билгеләп үткән. Чарада 80ләп кеше катнашкан. Җыенны "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин оештырган. Бу хакта берлекнең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Туган тел бәйрәмендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыган, аның тормыш юлын искә алган. Кичәдә самауарда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйланганнар. Шунда ук Тукай китаплары күргәзмәсе оештырылган. Һәркемгә татар байракчыклары бүләк ителгән.

Татарларга теләктәшлек йөзеннән, Туган тел көненә уйгыр җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килгән. Габдулла Тукайны искә алу бик мөһим, чөнки ул төрки дөньяның иң мөһим шагыйрьләрнең берсе, дип белдергән алар, чарада чыгыш ясап.

Шул ук вакытта Наил Нәбиуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Анталиядә Тукай исемен мәңгеләштерү теләге бар.

"Моның өчен, шагыйребезнең туган көнендә, 26 апрельдә Анталия мэрына Тукай исемен бер урамга бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык. Әлеге хатыбызда, Анталиядә Тукай исеменә бер парк булдыруны һәм һәйкәл куюны да сорадык" – ди ул.

Аңа кадәр, 26 апрельдә дә Анталиядәге бер төркем татарлар "Түрк оҗаклары" үзәгендә шигърият бәйрәмен уздырды.

Габдулла Тукайның якташы, Антальяда яшәүче шагыйрь, хокукчы Фәнис Зыялы курайда милли көйләр башкарды.

  • Быел Габдулла Тукайны Төркиянең бик күп шәһәрләрендә искә алдылар. Төркия башкаласы Әнкарада ул фәнни конференция рәвешендә узды. Конфренциядә башлыча галимнәр, студентлар катнашты. Татар оешмаларыннан килүчеләр күренмәде, татар активистлары да юк иде. Конференциядә җәмәгать эшлеклесе, берничә китап авторы Роза Корбан булды, ул Тукай турында чыгыш та ясады. Татар шагыйренә багышланган фәнни конференция аның ярдәмендә дә узды.
  • 27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды һәм шәһәрнең Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йорты янында оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG