Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Әлегә ни сәбәпле икәне әйтелми.

Татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе).

Бу хакта Татарстанның Чаллы шәһәр мәхкәмәсе документларына сылтама белән "Медиазона" хәбәр итә.

Әлегә ни сәбәпле икәне әйтелми.

  • БТИҮнең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе, бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка каршы күптән түгел "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылды. Моңа Кашаповның күптән түгел "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер әңгәмәсе сәбәп булган диелә.
  • 2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар. Ә июньдә "Одноклассники"дагы язмалары өчен административ эш ачканнар иде. Аны "ят агент" эшчәнлеге тәртипләрен бозуда гаеплиләр

Белешмә: Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән.

2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "

Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.

2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.

Кашапов Русия халыкларының хокуклары өчен көрәшүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашты. 2022 елда ул Русия ирекле халыклары форумының координацион шурасына керде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG