Accessibility links

Русия Юстиция министрлыгы Рәфис Кашаповны "ят агент" дип таныды


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

Аның исемлеккә керүе хакимияткә каршы көрәшергә өндәве һәм сугышка каршы чыгышларына бәйле дип хәбәр ителә.

27 гыйнвар кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Исемлеккә татар милли хәрәкәте вәкиле, хокук яклаучы, "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыручыларының берсе Рәфис Кашапов кертелде.

Юстиция министрлыгының бу карары уңаеннан Кашапов "Idel.Реалии" болай диде:

"Русиянең Украинага каршы һөҗүме башланганнан соң, без дә активлаштык. "Азат Идел-Урал" платформасы, Азат милләтләр лигасы, Русиянең ирекле халыклар форумы һәм "Сөргендәге татар татар хөкүмәте" эшчәнлеге Русия хакимиятенең ачуын чыгара. Бу алар өчен караңгы төш кебек".

Кашапов сүзләренчә, Русиянең ирекле халыклар форумнары башлану белән Русия хакимиятенең ачуы килгән. Хакимиятнең ачуы көчәя бара, шул исәптән форумнарда катнашучылар тарафыннан яңартыла торган Төньяк Евразия харитасы аркасында да ди ул. Анда Татарстан, Башкортстан һәм башка дәүләт берәмлекләре бәйсез дәүләтләр буларак билгеләнә.

Кашапов 31 гыйнвар Брюссельдә Европа парламенты бинасында Русиянең ирекле халыклары форумының 5нче җыены узачагын да әйтте. Ул анда чыгыш ясарга җыена. Аның сүзләренчә, "колонизацияләнгән халыкларның" мондый адымын Мәскәү җавапсыз калдыра алмаган.

"Алар безне хөкем итсеннәр, томаласыннар, ә без эшебезне дәвам итәчәкбез", — диде ул.

Элегрәк Русия хакимиятләре башкорт активисты Руслан Габбасовны "чит ил агенты" дип таныган иде.

Белешмә: Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән.

2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "

Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды.

2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.

Кашапов Русия халыкларының хокуклары өчен көрәшүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәтен оештыруда катнашты. 2022 елда ул Русия ирекле халыклары форумының координацион шурасына керде.

Белешмә: "Азат Идел-Урал" хәрәкәте

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте оешу турында 2018 елның мартында игълан ителде. Аңа татар милли хәрәкәте активисты, интернетта Путин сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалары өчен өч ел төрмәдә утырып чыккан, 2018 ел ахырында Британиядә сыену алган Рәфис Кашапов, эрзя милли хәрәкәте активистлары Сыресь Боляень һәм Ростислав Мартынюк нигез салды. Әлеге хәрәкәт Идел буе республикаларындагы халыкларның милли хокукларын, телләрен яклап төрле чаралар уздыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG