Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы Руслан Габбасовны ят агент дип таныды


Габбасов Русиядә аңа басым ясалу аркасында Литвага күченеп китәргә мәҗбүр булган.

21 октябрь кичендә Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар - физик затлар" исемлеген тулыландырды. Исемлеккә башкорт сәясәтчесе һәм активисты, "Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов керде.

Юстиция министрлыгы фикеренчә, Габбасов Украина һәм Азатлык радиосы файдасына эшли, аны исемлеккә кертү сәбәбе шулай аңлатыла. Габбасов Русиядә аңа басым ясалу аркасында Литвага күченеп китәргә мәҗбүр булган.

Моннан тыш "ят агентлар - физик затлар" исемлегенә түбәндәгеләр кертелде:

  • Александр Роднянский (продюсер),
  • Семен Кочкин (Навальный штабының элекке координаторы, Чабаксар),
  • Илья Шуманов ("Трансперенси Интернешнл – Россия" башлыгы),
  • Илья Пономарев (сәясәтче),
  • Татьяна Шадрина (Фельгенгауэр, журналист),
  • Екатерина Босова (миллиардер Босовның тол хатыны),
  • Александр Плющев (журналист).

"Медиа чаралары - ят агентлар"га Юстиция министрлыгы "Дождь" каналының элекке баш мөхәррире Михаил Зыгарьны өстәде.

Руслан Габбасов Русиядән 2021 елның ноябрендә күчеп китте һәм Русия хакимиятләре экстремист дип тапкан "Башкорт" оешмасы активистларына каршы "корал кулланып хулиганлык әзерләү яки кылырга тырышу" һәм "канунсыз корал алу яки саклау" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылу сәбәпле, сыену урыны сорады.

Анда ул башкорт, бурят, ингуш, калмык, эрзя һәм удэгей активистлары белән Азат милләтләр лигасы төзүдә катнашты.

Интернетта актив яза, Телеграм канал алып бара, Русиянең Украинага сугышын тәнкыйтьли. Русиядә аңа экстремистик оешма төзү (Русия җинаять кодексының 282.1 маддәсе) гаебе белән җинаять эше ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG