Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сабантуйлар мәсьәләсе Дәүләт шурасында күтәреләчәк


Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011
Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011

Сабантуйларны оештыручылар татар милләтенә ят булган күренешләрне милли бәйрәмгә елдан-ел күбрәк кертә. Бу хәл галимнәрне, фольклорчыларны һәм гади халыкны да борчый.


Сабантуй Татарстан Дәүләт шурасында да “үтәргә” мөмкин. Дөрес, депутатлар билләренә милли сөлгеләр бәйләп көрәшкә чыкмаячак, әмма Сабантуйның асылы югала бару проблемасы парламент мөнбәреннән күтәрелү ихтималы бар.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге (фольклор үзәге) җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Сабантуйлардагы җитешсезлекләргә багышланган парламент тыңлауларын март аеннан да соңга калмыйча үткәрү кирәк.

Сентябрь ахырында фольклор үзәгенә 20 ел тулды. Шул уңайдан оештырылган фәнни конференциядә милли бәйрәмне үткәрүдәге җитешсезлекләр мәсьәләсе кискен әйтелде. Анда Казан университеты, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан дәүләт консерваториясе, педагогия көллиятләре галимнәре, фольклорчылар, этнографлар һәм язучылар да чыгыш ясады.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
Бу чарадан соң фольклор үзәге милли бәйрәмнең асылын барлау өчен җитди әзерлек эшләре башлап җибәрде. 19 октябрь көнне Татарстан фәннәр академиясенең һуманитар фәннәр координация шурасы белән берлектә Сабантуйга багышланган гыйльми утырыш үтәчәк.

“Сабантуйларыбыз сакланып калган икән, аның үз йөзе бар икән, ә ул йөз кайда соң? Нинди критерийлар белән ул йөзне билгели алабыз? Фәннең үзендә дә милли бәйрәмнең асыл сыйфатларының нинди булырга тиешлеге хәл ителеп бетмәгән. Безнеңчә, әле бу бик җитди сөйләшүнең башы гына булып тора”, ди Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, чын татар Сабантуеның нинди булырга тиешлеген дәлилләячәк махсус эшче төркем дә төзеләчәк. Аңа этнографларны, йола традицияләрен һәм музыка фольклорын белүче галимнәрне дә кертергә җыеналар.

Дәүләт шурасында Сабантуйга багышланган тыңлаулар вакытында галимнәр әйткән сүзләрне ишетсен өчен хакимият башлыкларын һәм төбәкләрдәге милли мәдәни мохтарият җитәкчеләрен дә чакырырга ниятлиләр.

Авылларда көрәшчеләр юк

“Безнең гәҗит” Сабантуйлардагы җитешсезлекләрне әледән-әле тәнкыйтьләп килгән басма. Моннан ике ел элек алар түрәләр милли бәйрәмне үткәртмәгән авылларның исемлеген дә барлаган иде. Газетның
Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов әйтүенчә, милли бәйрәм соңгы елларда түрәләрнең генә күңелен күрә торган чарага әйләнеп калды. Авылларда көрәшчеләр тәрбияләнмәүгә дә борчыла ул.

“Көрәшнең дә рәте китте. Хәзер көрәш федерациясе бар. Алар кайда нинди бүләк биреләсен алдан белешәләр дә, үзләрендә кайсы көрәшченең кая баруы турында исемлек төзелә һәм ул бүләкләрне җыеп йөриләр. Аракылы заманга киткәнгә авыллардагы көрәшчеләр бетте”, ди Фәйзрахманов.

Миңгәрдә ярым шәрә кызлар каршы ала

Район, шәһәр җитәкчеләре һәм шулай ук авылларга инвестор булып килгәннәрнең теләге белән Сабантуй ниндидер бер аңлатып булмый торган шоу-тамашага әйләнеп бара. Татарга ят булган чалымнар да кертелә. Быелгы җәйдә Татарстанга гына түгел, ә күрше төбәкләргә дә билгеле булган Саба районының Миңгәр авылы Сабантуе капкасы янында халыкны йөзү киемнәрендәге ярым шәрә кызлар һәм Африка иленнән килгән кара тәнле егетләр каршы алган.

Чаллы башлыгы Васил Шәйхразиев теләге белән андагы балалар электән килгән милли гадәттәгечә атта түгел, ә ишәккә атланып чапкан. Кайбер урыннарда милли бәйрәмне Сабантуй дип түгел, халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атый башладылар, татарның Олимпия уеннары дип йөртүчеләр дә бар.

Хәзерге Сабантуй ЮНЕСКО исемлегенә тиң түгел

“Татарстан” телерадиоширкәте башлыгы Фирдүс Гыймалтдинов берничә ел элек ук Сабантуйларга ят бизәкләр кертелүгә борчылу белдергән иде инде.

“Елның елында без аны цивилизация җимешләре белән “баетып” барабыз. Мәйданга парашютчылар төшерәләр, машиналар узыштыралар, аю гына биетәсе калды инде! Милли бәйрәмнән “татарча солянка” ясыйбыз. Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКОның матди булмаган тарихи мирас исемлегенә кертергә маташкан идек. Үзебез саклый белмәгән мирасны ЮНЕСКО гына замана җилләреннән ышыклап кала алмас шул”, дип язып чыкты ул.

Футбол, волейбол Сабантуй уеннарымы?

Фольклорчы галимнәр Сабантуй заманасына күрә ниндидер үзгәрешләр кичерергә мөмкин, әмма аның асылына зыян килмәскә, кертелгән яңалыклар элек-электән сакланып килгән милли уеннарны төссезләндермәскә тиеш дигән карашта. Җәүһәрова Сабантуйларда волейбол, мини-футбол кебек спорт уеннарының бөтенләй ят нәрсә булуын әйтә.

“Халык фольклорында һәм шул исәптән татарда да такым (команда) була алмый. Бәйгедә катнашып шәхси беренчелеккә ирешүең зарур. Дөнья халыклары традицион мәдәниятенә такым дигән әйбер хас түгел. Халыкның бер вәкиле үзенең шәхси беренчелегенә ирешергә тиеш. Кичке уеннарны гына алганда да җырлар “авылның иң яхшы егете”, “иң яхшы кыз” дигән сүзләргә башлана. Берне генә сайлап алабыз.

Сабантуйларда да менә дигән бердәнбер батыр, бердәнбер яхшы йөгерүче, бердәнбер яхшы җырлаучы. Калганнар да бик әйбәт, әмма монсы быелгы Сабантуйда аерылып тора дибез. Колгага иң җитез менүче, арканны иң яхшы тартучы, иң зур ташны, иң зур герне күтәрүче дип тә горурланабыз. Болар булмаганда Сабантуйга килгән кеше нинди милләттән генә булмасын әлеге бәйгеләрдә катнаша алмаячак”, ди Җәүһәрова.

Аның сүзләренчә, хәзер җитәкчеләр күрсәтмәсе белән бәйрәмнәр иртәнге сәгать унда башланып төшке өчтән дә озакка сузылмаска тиеш. Ә халык бит элек-электән киләсе кунакларны каршы алып аларны төшке аш белән сыйлагач кына Сабантуйга юл алган. Бәйрәм батыр билгеле булганчы кичкә кадәр сузылган.

Башта түрәләргә, аннан гына халыкка

Татарлар гына түгел, инде башка милләт вәкилләре дә Сабантуйның ике өлештән торган бәйрәм икәненә игътибар итә. Казанга килгән Мәскәүнең бер архитекторы “Сабантуй слишком заформализован” дип язып чыккан иде.

Гадәттә, Сабантуйларда беренче өлештә рәсми сүзләр сөйләнә, түрәләр чыгыш ясый һәм алар өчен махсус әзерләнгән җырлы-биюле тамаша күрсәтелә. Алар халык арасында түгел, ә махсус әзерләнгән трибуналарга кунаклый. Инде түрәләр рәсми өлеше тәмамланып чатырга кунак булырга киткәч кенә уеннар башлана.

Сәхнәдән “элек-электән килгән милли бәйрәмебез” дип сөйләгәнгә үсеп килүче буын да асылын белмәгәнгә Сабантуй нәкъ шундый булырга тиеш дип күңеленә салып куя.

Сабантуй – яшәү рәвешенең бер өлеше

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, драматург Туфан Миңнуллин, Сабантуй татарның чиратта үтә торган ниндидер бер чарасы гына түгел, ә яшәү рәвеше булырга тиеш, ди. Гомумән, татарча яшәү рәвешенең төрле яклап бетә баруына борчыла ул.

Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин
“Сабантуйны үткәрүчеләр хәзер калька ясап, бәйрәмне “праздник плуга” дип атыйлар. Аңа плугның бернинди катнашы юк бит. Интернациональләшә бара дип мактанып, без аның милли төсен югалтабыз. Инде милли киемнәребезне дә югалтып барабыз. Башта урыска ияреп шәрә калдык, хәзер гарәпләргә ияреп кызларыбыз балахон киеп йөри башлады. Бөтен нәрсәдә милли төсебез, милли рәвешебез югала. Ул гомумән милләтнең югалуына, төссезләнүенә, телнең бетүенә китерә. Алар бер-берсенә тоташкан. Сүз Сабантуйның ниндидер програмы турында гына бармый. Тирәнрәк карау кирәк.

Ә Дәүләт шурасына җитәкчеләр, район башлыклары, оештыручылар, милли мохтариятләрдән вәкилләр җыелып мөмкин булган кадәр Сабантуй үткәрүнең тәртибен кертү турында булырга тиеш сүз. Бүгенге заманча уеннар да керергә мөмкин, әмма алар милли кысаларда булырга тиеш”, ди Туфан Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, бәйрәмне асфальт җәелгән стадионнарда үткәреп халыкны карап торучыга гына әйләндерү түрәләрнең манкортлыгыннан килә.

Русиянең кайбер төбәкләрендә, мисал өчен, Алтайда, рухи (матди булмаган) мирасны саклауга багышланган канун бар. Алар шуның нигезендә халык йолаларын торгызу програмы кабул иткәннәр, мирасларын саклау системасын булдырганнар.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү дәүләт үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Сабантуйларны үткәрү тәртипкә салынып аның билгеле бер үрнәге булдырылса, татарлыкны, миллилекне, йолаларны саклауга этәргеч бирер иде, ди. Галимнәр канун йә булмаса низамнамә дә кабул ителүен тели.
XS
SM
MD
LG