Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда милли бәйрәмнәр идеологик чара һәм халык бәйрәмнәренә бүленәчәк


Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011
Казанда Сабантуй. 25 июнь 2011

23 ноябрьдә Казанда "Татарстан халыкларының календарь бәйрәмнәре матди булмаган мәдәни мирас була аламы?" дигән темага сөйләшү узды.

Татарстанда яшәүче төрле халыкларның милли бәйрәмнәре киләчәктә ике төркемгә бүленәчәк. Идеология кысаларында үткәрелүче бәйрәмнәргә һәм теге йә бу милләтнең уникаль традицияләрен, гореф-гадәтләрен үзгәрешсез саклап килүче бәйрәмнәргә. 23 ноябрь көнне президент аппаратыннан түрәләр, милли-мәдәни мохтариятләрнең вәкилләре, галимнәр бу мәсьәлә турында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде. Бу чарада республикада яшәүче бөтен җирле милләтләрнең бәйрәмнәре барланды. Азатлык сәхифәсен укучыларда "Сабантуй кайсы кысага керә, ул – мәдәни-идеология бәйрәмеме, әллә уникаль традицияләрне саклаучы бәйрәмме?" дигән сорау да туарга мөмкин. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Бу түгәрәк өстәлне үткәрү нигә кирәк иде?

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова
– Элек-электән хәзерге Татарстан җирләрендә яшәп килгән төп халыкларның, шул исәптән, татар, мари, мордва, удмурт, рус, чуашларның хөкүмәт карары белән үткәрелә торган халык бәйрәмнәре бар. Бу бәйрәмнәрне үткәргәндә соңгы елларда төрле кешеләрдән, беренче чиратта әлеге милләтләрнең вәкилләреннән тәкъдимнәр һәм борчылулар ишетелә башлады. Алар төрле оешмаларга, халык бәйрәме андый булмый, ул хөкүмәт идарәсендә эшләүчеләрнең бәйрәмнәре түгел, бу бәйрәмнәр хәзер бер төрле кысаларга (шаблонга) керде, бөтен халык бәйрәмнәрен дә бертөрле итеп үткәрә башладылар, дип яза да башладылар. Мондый фикерләр шактый күп яңгырады. Әнә шуңа күрә без җәй айлары алдыннан республиканың төрле милли-мәдәни автономия вәкилләренә һәм хат язучыларга да махсус түгәрәк өстәл үткәрербез һәм бергәләп бу мәсьәлә турында сөйләшербез, дип белдергән идек.

23 ноябрь көнне үткән түгәрәк өстәлдә президент идарәсеннән дә түрәләр бар иде. Президентның эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсенең этник сәясәт бүлеге башлыгы Вячеслав Никифоров килде. Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе урынбасары Николай Михайлов һәм "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова да катнашты.

– Бу чарага бәйрәмнәрне оештыручылар, төп йөкне тартучылар үзләре - милли-мәдәни мохтариятләрнең җитәкчеләре килдеме?

– Алар, берсүзсез, булды. Шулай ук милли бәйрәмнәр үтә торган район башлыкларының урынбасарлары, мәдәният идарәсе җитәкчеләре дә килде.

Питрау бәйрәме. 2011 ел
Питрау бәйрәме. 2011 ел
Бу сөйләшү "Татарстандагы халыкларның календарь бәйрәмнәре матди булмаган мәдәни мирас була аламы?" дигән сорау астында үтте. Бүген республика күләмендә үткәрелә торган керәшеннәрнең "Питрау", мариларның "Семык", чуашларның "Уяв", удмуртларның "Гырон быдтон", мордваларның "Балтай" бәйрәмнәре матди булмаган мирас объекты буларак билгеләнә аламы, билгеләнгән очракта нәрсәсе югалырга тиеш һәм аларның бүгенге Татарстанның мәдәни сәясәтендә урыннары нинди? Без әлеге сорауларга беркадәр җавап эзләдек һәм түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Иң беренче чиратта, республика күләмендә Татарстанның мәдәни сәясәте һәм мәдәни идеологиясе кысаларында билгеле бер шаблоннарга кертелгән һәм шул ук вакытта бөтен республикада яшәүче, әйтик теге йә бу милләтне бергә җыя ала торган мондый бәйрәмнәр республикага кирәк. Ләкин бүген без аларны матди булмаган мәдәни мирас объекты буларак билгели алмыйбыз һәм аларны билгеләргә дә кирәк түгел, дигән фикергә килдек. Чөнки, иң беренче чиратта, аларда теге йә бу халыкның бәйрәмен саклау максаты куелмый, ә, мисал өчен, үзләрен чуаш дип таныган һәм шул ук вакытта чуашларның бәйрәмнәрен күрергә, ризыкларын татып карарга теләге булганнарның, Татарстанда, Русиядә яшәүче чуашларның аралашу мөмкинлеген тудыру куела. Аларга үзләрен бер бөтен итеп тою мөмкинлеге булдырыла һәм шул ук вакытта Татарстан президентының һәм хөкүмәтенең әлеге милләткә мөнәсәбәтен күрсәтә ала торган махсус оештырылучы бер мәдәни-идеология чарасы булып тора.

– Димәк, "Уяв" да, "Балтай" да, "Питрау" да, "Семык" та, "Гырон быдтон" да матди булмаган мәдәни мирас кысаларына керми булып чыга мени?

– Аларны кертеп булмый, чөнки анда теге йә бу халык традициясендә булган, мисал өчен, "Семык"ны күз алдында тотсак, анда традицион, халык гореф-гадәтләрен саклау беркадәр бар, ләкин ул фон буларак кына бара. Әлеге бәйрәмнәрнең төзелеше, оештыру принцибы иң беренче чиратта идеологик кысаларга кертелгән. Мисал өчен, һәрбер бәйрәмдә дә хөкүмәт җитәкчеләре генә утыра торган урын ясала, һәрвакыт бу чарада пролог, ягъни театрлаштырылган башлап җибәрү өлеше була, тамашачылар читтән күзәтеп тора. Аннары бу милләт бәйрәменә мөнәсәбәте булган ниндидер уеннар үткәрелә. Шуның өстенә бәйрәмдә бу җирдә яшәүче башка халыкларның да яшәү рәвешен күрсәткән этник йорт-күргәзмәләр куела. Монда идеологиягә мөнәсәбәте булган яңалыклар өстәлә. Ә халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләрне саклаучы аутентик бәйрәмендә исә йола һәм шушы йола кысасында үткәрелә торган ритуаллар бар. Менә бу идеологиягә корылган бәйрәмнәрдә исә бу үзенчәлекләр икенче планга китә дә бара.

– "Сабантуй"га килсәк, ул кайсы кысага керде? Халыкның этник аутентик бәйрәмеме, әллә идеологик чарамы?

Владивостокта федераль Сабантуй. 30 июнь 2012
Владивостокта федераль Сабантуй. 30 июнь 2012
– Мин үз чыгышымда "Сабантуй" турында сөйләдем. Федераль "Сабантуй"ларга мөнәсәбәттә дә үз фикеремне әйттем, чөнки Русиянең "Сабантуй" үткәрү традициясе булмаган төрле төбәкләрендә яшәүче этник төркемнәр дә хәзер "Сабантуй"лар үткәрә. Алар барсы да идеология кысаларында үтә, чөнки ул төбәкләрдә яшәүче татар үзенең анда яшәвен һәм башка халыкларга үзләренең барлыгын, татарларның бергә берләшеп бәйрәмнәрне үткәрү мөмкинлеге булуны күрсәтә торган идеологик бер механизм буларак бәяләнде. Форматы Казан татарларына хас булган мәйдан рәвешендә үткәрелә. Без мондый бәйрәм булырга тиеш түгел, дип берничек тә әйтә алмыйбыз. Без аның кирәклеген дә, ул төбәкләрдә яшәүче татарларның бик көтеп алган бәйрәмнәре икәнен дә беләбез. Ләкин, шул ук вакытта аларны без татар халкының матди булмаган мирасы буларак, объект буларак, менә монсын, менә бу өлешен сакларга кирәк, дигән таләпләрне дә куя алмыйбыз.

Ләкин, шул ук вакытта Лаеш районының Атабай авылында үтә торган "Сабантуй" – ул матди булмаган мәдәни мирас объекты булып тора. Анда мөмкин булган кадәр бу авылга гына хас традицияләр саклана. Мисал өчен бу авылдагыча ат чабышлары үтә, бу авылдагыча гына җиңүче атлар бүләкләнә. Бу Атабай бәйрәмендә бу социумга кирәк булган бәйрәмнең бөтен нечкәлекләре, бөтен этаплары да саклана. Үзенчәлекле мондый бәйрәмнәр башка бик күп авылларда да үтә һәм алар мәдәни мирас буларак карала ала. Шушы авылда гына үтә торган үзенчәлекле бәйрәмнәр, алар, әлбәттә, берсүзсез реестрларга керергә тиешләр. Шул ук вакытта хөкүмәт, әгәр Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасны саклау концепциясе һәм аның нигезендә төзелгән програмы, йә булмаса моңа караган берәр кануны булса, мондый бәйрәмнәрне саклауга да игътибар бирелергә тиеш.

– Ә бу түгәрәк өстәлдә ниндидер концепция төзү һәм програм булдыру мәсьәләсе каралдымы?

– 2012 елның апрель аенда концепция төзү турында "Татарстанның матди булмаган мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре" дигән зур халыкара семинар-түгәрәк өстәл форматында үткән чарада күтәрелгән иде инде. Ике көн дәвамында шактый җитди фикер алышкан идек. Без бу чарага матди булмаган мирасны саклау концепциясе йә кануны булган Русиядәге төбәкләрнең вәкилләрен дә чакырган идек. Татарстан галимнәре, мәдәният хезмәткәрләре, югары һәм һөнәри урта белем бирү уку йортларында эшләүчеләр белән зур сөйләшү булды ул. Анда концепция турында сүз булды.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев Казан Сабантуенда. 2011 ел
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русиянең элекке президенты Дмитрий Медведев Казан Сабантуенда. 2011 ел
Бүген Татарстандагы халыкларның матди булмаган мәдәни мирасын саклау концепциясенең өлгесе (проекты) һәм аның програмы да әзерләнде. Мәдәният министрлыгы белән бергә әлеге проектны тикшерү һәм аңа карата фикерләр алышу эше башкарабыз. Бүген җәмәгатьчелек белән дә сөйләшү юлында. Бу документлар 2013 елда эшләнеп бетер һәм 2014 елда эшләребезне башларбыз дип торабыз. 2012 ел беткәнче әлеге эшләрне координацияләүче бер шура оештырырбыз дип исәплибез. Бу шура оешкач та 2013 елда ук Татарстанда матди булмаган мәдәни мирас объектларын барлау эшенә керешербез дип торабыз.

– 23 ноябрьдә үткән түгәрәк өстәлнең карары нинди булды?


– Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге каршында әлеге координация шурасын төзү, Татарстан фәннәр академиясе, мәдәният министрлыгы белән бергә матди булмаган мәдәни мирас объектларын барлау принципларын эшләү резолюциягә кергән.

Белгечләр әзерләү мәсьәләсе дә җитди әйберләрнең берсе. Әгәр без матди булмаган объектларны билгелибез һәм ул уникаль күренеш, аны сакларга кирәк, дип әйтәбез икән – саклау процессын оештыручы белгечләр әлегә юк. Бу очракта татарныкын гына түгел, ә мари, мордва, удмурт, чуаш һәм рус халыкларыныкын да күз алдында тотып әйтәм. Аларныкы бөтенләй юк. Татарстанда татарның матди булмаган мәдәни мирас объектларын саклаучылар бармак белән генә булса да санарлык, кемнәрнедер таба алабыз.

Без резолюциядә мәдәният министрлыгы һәм фән һәм мәгариф министрлыгына әлеге эшне оештыручы белгечләрне әзерләүне булдыру үтенече белән дә мөрәҗәгать итәбез. Моның өчен төрле укулар, семинарлар үткәрү дә кирәк.

Безнең түгәрәк өстәлдә катнашкан рус фольклоры үзәге җитәкчесе Александр Смирнов әлеге бәйрәмнәрне халык календарь бәйрәмнәре статусыннан чыгарып, икенче бер исем белән атарга дигән тәкъдим дә ясады. Мисал өчен "Уяв" - чуаш халкы мәдәнияте бәйрәме, йә булмаса башкача. Без, бу мәсьәләне әлеге зур булмаган түгәрәк өстәл генә хәл итә алмый, дип белдердек. Тагын бер сөйләшү оештырып, әнә шунда бу мәсьәләгә янә кайтырга килештек. Бу очрашу апрель аенда булыр дип торабыз.
XS
SM
MD
LG