Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуйга бүләк җыюны кинолардан гына күреп белә идек"


Казан Сабантуена беренче тапкыр атлар җиңеп бүләк җыйдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:07 0:00

Казан Сабантуена беренче тапкыр атлар җигеп бүләк җыйдылар

26 май Казанда беренче тапкыр атлар җигеп Сабантуена бүләк җыйдылар. Әлеге чараның авторы һәм төп оештыручысы башкаладагы рестораннар һәм кунакханәләрне сафка бастыручылар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов булды. Бүләк җыю тамашасына шаккатучылар да, утырырга урындык юк дип зарланучылар да булды.

Без килгәндә иртәнге сигездән милли костюм-түбәтәй кигән егетләр Казанның Татар утары янәшәсендәге махсус мәйданда бүләк җыюда катнашачак атларны әзерли башлаган иде. Аларны Казан һәм Биектау кебек тирә-юнь районнардан алып килгәннәр.

“Чынлыкта без монда кичә үк җыела башладык. Арбалар алып килдек, бүген атларны бизәдек. Атлар үзебезнеке – чабыш атлары. Районда ел да шулай бүләкләр җыябыз, монда беренче тапкыр”, дип сөйләде Биектаудан килгән Искәндәр Вәлиев.

“Урыслар әйтмешли, без атларны озак җигәбез, ләкин алар шулай ук озак бара”, дип сүзгә кушылды янда атын әзерләүче Рәхим Юнысов. “Без тәгәрмәчләр төшеп калмасын өчен камытларны, дугаларны яхшылап әзерлибез”, диде ул. "Татар утары"ннан Казан ярминкәсе мәйданына кадәр шактый барырга туры киләчәген алар белә иде. Рәхим арбаларны Актаныштан алып килгән. Алар җәй алдыннан сабанга дип әзерләнгән булган.

Фотогалерея: Казан Сабантуена бүләк җыю мизгелләре

​Бүләк җыю – район-авылларда һәр ел күзәтелә торган йола. Татарстан башкаласында яулык-бүләк җыю йоласы беренче тапкыр Иске Татар бистәсендәге "Татар утары" күңел ачу комплексы мәйданында оештырылды. Чараның төп авторы һәм оештыручысы - башкаладагы рестораннар һәм кунакханәләрне сафка бастыручылар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов. Ул үзе дә бәйрәмдә башыннан ахырына кадәр карап, булышып, катнашып йөрде.

Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме Мәрҗани мәчете янындагы Татар утары комплексы мәйданчыгында башланып китте. Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша кебек билгеле артистлар, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары җыр-биюле милли бәйрәм концерты үткәрде. Ул нәкъ Сабантуйдагы кебек булды. Җыр-биюдән тыш “Капкалы” кебек татар милли уеннары да халыкны кыздырып торды.

Казан Сабантуена беренче тапкыр бүләк җыю бәйрәме
Казан Сабантуена беренче тапкыр бүләк җыю бәйрәме

Казанның күңел ачу үзәкләре, ресторан, кунакханәләр, банклар, хосусый ширкәтләр төрле бүләкләр әзерләнгән иде. Чараның төп оештыручылары - “Татар утары” комплексы вәкиле Альбина Таһирова сүзләренчә, араларында сувенирлар, чәй сервизлары, көнкүреш техника, велосипедлар, каклаган казга кадәр очраган. Колгага элү өчен әтәч, көрәштә батыр калучыга тәкәгә кадәр алып килгәннәр.

“Сабантуйга бүләкләр җыябыз, йолаларбызны яңартабыз. Бу бәйрәмдә Казанның күп кенә оешмалары, шул исәптән Камал театры да катнашты”, диде тамашаны алып баручы Фәнис Җиһанша. Камаллар театр каршында “Зәңгәр шәл” спектакленнән яулык җыю күренешен күрсәтеп Казан Сабантуена зәңгәр шәл дә бүләк иттеләр.

Бәйрәмгә халык күп җыелган иде дип әйтеп булмый. Ләкин килгәннәр арасында тамаша турында төрле фикерләр яңгырады. Исемен әйтергә теләмәгән ханым әлеге чараны ошатты, ләкин утырырга урын булмавына зарланды. “Яхшы, карыйбыз, тик өлкәннәр өчен утыргычлар юк. Моны алар әйтмичә дә белергә тиеш”, дип ачуланды ул.

Башкала рестораннарының берсе бүләккә тәкә алып килгән иде
Башкала рестораннарының берсе бүләккә тәкә алып килгән иде

Кайберәүләр бәйрәмнең урыны махсус туристлар өчен сайланган дип уйлый. Алар фикеренчә, татарның иҗатын Татар бистәсендә генә тоярга була. Воркутадан Физалия ханым Фәйзрахманова бүләк җыю хакында радио һәм телевидениедән ишетеп килгән. Ул да бәйрәмгә үз өлешен кертергә теләп, колгага Себер якларыннан алып кайткан шарф бәйләде.

“Безнең якта Сабантуе уздырылганга 15 еллап бардыр инде, шуннан бирле үткәрмиләр. Анда чыгыш ясарга җырчы Асылъяр килгән иде. Мин үзем тумышым белән Бәрәңге районыннан, бездә ул бәйрәм яулык җыю дип атала. Таң атуга гармуннар, атлар белән һәр йортка кереп бүләк җыеп йөриләр иде. Бүгенге бәйрәм дә яшьлегемне искә төшерде”, дип хәтер яңартты ул.

Иске татар бистәсенең тере тарих булырдай 80 яшьлек Нурания апа Биктимерова монда туган, гомер буе шушы җирлектә яшәгән, хәтта йортларны сүтеп башка җиргә күчәргә дигәч тә, өен калдырып китәргә теләмәгән. Ак яулыклы әби әлеге чара турында ишетеп, бер кочак бүләкләр тотып килгән.

Татар бистәсенең иң өлкән вәкиле Нурания апа алып килгән бүләкләрне күрсәтә
Татар бистәсенең иң өлкән вәкиле Нурания апа алып килгән бүләкләрне күрсәтә

​“Сиксән яшемә җитеп безнең Татар бистәбездә мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрәм. Сабантуена бүләк җыю дигән әйберне кинолардан гына күреп белә идек”, ди шәһәрдә генә яшәгән Нурания апа. Ул бүләккә көянтә белән йөгерүчеләргә баш яулыгы, күкәй белән чабучы егеткә носки, баганага менүчегә чәй һәм кер юа торган порошок алып килгән.

Бизәлгән дүрт ат һәм ике җайдак Казанның Мәрҗани, Сәлимҗанов, Татарстан һәм Павлюхин урамнары буйлап үтте, "Татар утары", Камал театры, Планета-фитнес үзәкләре каршында бүләк җыю, җыр-биюле тукталышлар булды. Атларның кыңгыраулары гына чыңламады, дөресрәге, алар юк иде.

Камал театры каршыннан Сабантуйга бүләк җыючы җигүле атлар үтте
Камал театры каршыннан Сабантуйга бүләк җыючы җигүле атлар үтте

Әлеге бүләк җыю бәйрәме дә, Сабантуй да быел Казанда үтүче “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” чарасына килгән түрә-җитәкчеләр өчен туры китереп оештырылды. Иртәгә, 28 майда Казанда Сабантуе үтәчәк.

XS
SM
MD
LG