Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йолалары сакланган чын Сабантуй күрәсе килә


Татарстанның Балтач районы Түбән Субаш авылында Сабантуйга әйбер җыю

Исемнәре үзгәрмәгән әйбер җыю бәйрәмнәрен, урак башлангач түгел, язгы чәчүләр тәмамлангач уздырылган чын Сабантуйлар күрәсе килә.

Татар халкында Сабантуе белән бәйләнешле бик матур йола бар. Туган авылым Татарстанның Балтач районы Түбән Субаш авылында иртәгә Сабантуе дигән кичне яшьләр һәм урта яшьтәге ир-егетләр Сабантуйга әйбер җыю өчен авыл урамнарын әйләнә иделәр. Артта яшүсмерләр, бала-чага була.

Арттан яшүсмерләр, бала-чага килә
Арттан яшүсмерләр, бала-чага килә

Кайбер якларда бу чараны яулык җыю, сөлге җыю һәм инде әйткәнебезчә, әйбер җыю дип атыйлар. Хәтта 1960нчы еллар башында хәерчелек чоры булгангадыр инде, "Сабантуйга чүпрәк җыю" дигән сүзләр дә бар иде. Бу сүзләрдә беркадәр хаклык бар. Чөнки Сабантуй бәйгесендә катнашучыларга тапшыру өчен бирелгән әйберләр гадәттә чүпрәктән эшләнгән була. Моннан 50-60 еллар элек чүпрәк сүзе "идән чүпрәге"н аңлатмагандыр. Чүпрәк-чапрак дигәне мануфактура эшләнмәләрен аңлата иде. Менә шул эшләнмәләрнең Сабантуй бүләген җыючыларга тапшырганда яңа һәм чиста булуы шарт.

Сабантуйга әйбер җыю
Сабантуйга әйбер җыю

Шушы яулык-сөлгеләргә өстәп йомырка да җыялар иде. Йомыркалар өчен берничә чиләкне малайлар күтәреп йөри. Чүпрәк әйберсен бирү ничектер дәрәҗәлерәк һәм күрше-тирә алдында "төшеп калмаган"ны күрсәтсә, йомыркасын зур саранлык белән, авыл аксакалының үтенеп соравы белән генә бирәләр иде. Чөнки йомырка 1990нчы елларга кадәр диярлек авыл җирләрендә дә "дефицит" булды. Һәр гаиләдә аны яратып ашаучы күп булды. Аз булганга. Быелгы Сабантуйга әйбер җыюда чиләк күтәреп йомырка соранып йөрүләр күренмәде. Шулай ук башка еллардагы кебек әйбер җыю өчен әзерләнгән һәм бизәлгән арбалы атлар да күренмәде. Монысы бәлки дөрестер дә. Бизәк-чукларга төренгән атның ярсуы, холыксызлануы да бик ихтимал. Ә арба тулы, тирә-ягы тулы бала-чага. Бәласеннән баш-аяк диюләре дөрестер.

Бизәлгән арбалы ат
Бизәлгән арбалы ат

Сабантуй бүләге җыю йоласының исеме дә үзгәрә башлады. Шул ук Балтач районында бәйрәм бүләген җыюны "әрәпә җыю" дип атый башладылар. Бу "әрәпә җыю" сүзе Түбән Субаш авылында моннан 15-18 еллар элек барлыкка килде. Каян килде, кем китерде, белүче юк. Моңарчы "Сабантуйга әйбер җыялар!" дип шау-гөр килделәр. Каяндыр "әрәпә" сүзе килеп чыкты һәм Сабантуебызның бер чарасының бик матур сүзле "бүләк җыю, яулык җыю, сөлге җыю, әйбер җыю" өлешен ниндидер "әрәпә"гә кайтардылар да калдырдылар. Шушы "әрәпә" сүзе тора-бара районга таралды, аннан башка районнарга. Хәтта менә Чүпрәле якларында да "әрәпә җыябыз" дип мәш килеп яталар.

Сабантуйга бүләк җыюны "әрәпә җыю" дип атый башладылар

"Әрәпә" сүзе татарның аңлатмалы сүзлегендә юк. Бәлки берәр диалекттан чыккандыр дип фаразларга кала. Шулай да Түбән Субаш авылы янында гына Югары Субаш авылы бар. Анда яртысы диярлек керәшен татарлары. Шушы авылда моннан 20 еллар элек Сабантуйга бүләк җыюны кемдер "әрәпә җыю" дип белдергән һәм шушы сүз тарала китеп башта Түбән Субаш авылына чыккан. Аннан инде бар Татарстанга җәелә башлаган диләр. Бу фараз никадәр дөрестер, әйтеп булмый. Бәлки "әрәпә" сүзе Татарстанның башка җирләрендә, республикадан читтә дә бардыр. Менә шуны белү дә кызык булыр иде. "Әрәпә җыябыз" дип оран салучылар арасында бу сүзне аңлатып бирүче юк, чөнки әрәпә җыймыйча, Сабантуй бүләге җыясы иде.

Чишмәгә суга бару
Чишмәгә суга бару

Узган ел Казан Сабантуе август аенда узды. Бик кызык бу. Сабан эшләре июнь башында төгәлләнә. Бәйрәм мәгънәсе кыр эшләре тәмамлану белән бәйле. Ә монда урак башланыр алдыннан Сабантуе ясадылар. Быелгы Сабантуе да районнарда печән өсте җитәр алдыннан булырга тора.

Сүз башы Сабантуй бүләге җыю чарасы турында иде. Баштарак әйтелгәнчә, әйбер җыю иртәгә Сабантуй дигән кичтә башкарыла. Соңгы берничә елда Түбән Субаш һәм якын тирә башка авылларда әйбер җыю тантанасының да рәте китеп бара. Бәйге бүләген җыюны Сабантуй көненә 4-5 көн кала, хәтта бер атна алдан башкарырга да мөмкиннәр. Сәбәбе – өстән шулай куштылар диләр. Инде озак еллар читтә яшәүчеләр иртәгә Сабантуй дигән көнне яки берәр көн алдарак бәйге бүләге әзерләп кайталар. Алар кайта, ә бүләк инде 5 көн элек җыелган.

Чишмәгә суыннан чәй кайнату
Чишмәгә суыннан чәй кайнату

Шунысы да күзәтелә, кайбер күмәк хуҗалыклар элек-электән килгән Сабантуен уздырудан акча, чыгым чыгарасы килмәгәнлектән баш тарта. Халык Сабантуйга хәзер әйбер җыю белән бергә акча да җыя башлаган. Матур күренешме? Әлегә әйтүе кыен. Бу – шулай ук яңа башлангыч. Моны Балтач районы Көшкәтбаш авылы мисалында күрергә була.

Соңгы елларның тагын бер яңалыгы – авыл Сабантуйлары якшәмбе көнне уза. Элек авылда – шимбә көн, якшәмбе – районнарда була иде. Шимбә көнге авыл Сабантуйларын читтән кайткан халык көчәйтә иде. Соңгы вакытта якшәмбе көнге район Сабантуйларына халыкның ашкынып килүе кимегәч (иртәгә эшкә, китәсе бар), дистә еллар буена килгән йоланы тагын үзгәрттеләр. Авылларда Сабан туен җомга һәм шимбә көннәрендә уздыруның мәгънәсен хәтта совет хакимияте дә аңлый иде.

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG