Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Сабантуе кунакларның күңелен күрү чарасына әйләнеп бара


2013 елда Универсиадага килгән спортчыларга күрсәтелгән Казан Сабантуе
2013 елда Универсиадага килгән спортчыларга күрсәтелгән Казан Сабантуе

Казан Сабантуе быел 1 августта, дөнья су спорты чемпионаты вакытында үтәчәк. Узган гасырның 60нчы елларында идеология вазифасы тагылып милли рухын җуя төшкән бәйрәм хәзер спортчыларга һәм кунакларга гына күрсәтелә торган чарага әйләнеп бара.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуйларның кайчан үтәчәге турындагы фәрманында авылларда һәм районнарда бәйрәмнең 6-7 июньдә, Чаллы һәм Түбән Камада 13 июньдә, ә Казанда 1 августта булачагын белдерде. Әле моңа кадәр башкала Сабантуеның беркайчан да август башында үткәне юк иде.

Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесенең урынбасары Азат Авзалов Азатлыкка Казанда Дөнья су спорты чемпионаты үткәнгә Сабантуй да шуңа туры китерелгән булырга мөмкин дип әйтте. Чемпионат 24 июльдән 9 августка кадәр булачак.

Язучы Рабит Батулла элекке вакытлардагы милли бәйрәм рухын, аның мәгънәле традицияләрен исенә төшерде, Сабантуйны күчерүне хупламавын белдерде.

"Сабантуйлар июнь аенда үтә иде бит һәм мин аны күчерү ягында түгел. Заманында милли бәйрәм берничә көнгә сузыла иде. Аны хәзер бер-ике көндә генә үткәрәләр һәм бетте. Элек авылда батыр калган көрәшче күрше авылга бара, анда җиңгән батыр төбәк мәркәзенә кадәр барырга тиеш иде. Аннары ярышлар Татарстан күләмендә үтә иде. Менә шушы система югалды. Батырлар да, җиңүче атлар да сайланып алынырга тиеш. Мин традицияләрне үзгәртү ягында түгел", ди Батулла.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

Рабит Батулла Советлар берлеге заманнарыннан Сабантуйларны үткәрүне халык кулыннан тартып алып, хакимияттәгеләр генә хәл итә торган бәйрәмгә әйләндереп калдыруларны әйтә.

"Элек Сабантуйларның кайчан булачагын, гадәттә кыр эшләре беткәч, авыллар үзләре хәл итә иде. Коммунистлар режимы кергәч, бәйрәм вакытын партия ячейкалары хәл итә башлады. Аннары бу эшкә авыл шурасы (сельсовет) тотынды. Элегрәк батыр калган кеше аксакаллардан "Ризамы сез, картлар" дип сорамыйча Сабантуй комиссиясе кулыннан бүләкне алмый иде. Картлар: "Риза", дигәч кенә бүләкне алырга тиеш иде. Хәзер исә бу йола да бетте, авыл шурасының үзләре сайлап куйган кешеләре кемгә ничек бүләк бирәсен хәл итеп утыра. Элегрәк тә, хәзер дә җитәкчелек идеологиясе алга сөрелә, халыкны тыңлап тормыйлар. КамАЗ төзеделәр халыктан сорап тормадылар, нефтьне казый башладылар шулай ук халыктан сорамадылар. Инде күптән халык фикеренә колак салу бетте, хәзер дә шулай", ди Батулла.

Рөстәм Миңнеханов (с) Теләче Сабантуенда
Рөстәм Миңнеханов (с) Теләче Сабантуенда

Татарстандагы Сабантуйлар хәзер зур түрәләр килә дип әзерләнгән, аларны көтеп алмыйча башланмаган, халыкны мәйданнан биздереп, тезеп утыртып тамаша карата торган чарага әйләнде. Түрәләр күптән инде халык арасында түгел, алар өчен махсус чатырлар корыла, алар өчен мул итеп табыннар әзерләнә. Районның иң уңган игенчеләрен, савымчыларын, терлекчеләрен дә мәртәбәле кунаклар сыйланырга киткәнче бүләкләп калырга тырышалар.

Татарстанның традицион мәдәният үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова сүзләренчә, Татарстанда Сабантуйлар 60нчы елларда идеология коралы итеп ныклап кулланыла башлый.

"1960нчы еллар башында Татарстан партиясе өлкә комитеты карары нигезендә Сабантуйны тулысынча идеологик бәйрәмгә әйләндерү процессы ныклап башлана. Комитетның идеология бүлеге Сабантуйларны ничек үткәрү тәкъдимнәре һәм кагыйдәләрен эшләп чыгара. Сабантуйны чәчү беткәннән соң чәчү эшендә катнашучы механизаторларны, орлык әзерләүчеләрне, ягъни чәчүдә катнашканнарның бәйрәмнәренә әйләндерәләр, механизаторларны котлыйлар, савымчыларны тәбриклиләр. Сабантуй шуннан бирле идеологиягә утыртылган бәйрәм сыйфатында бүгенгә кадәр яшәп килә. Без кечерәк вакытларда Сабантуйларны бөтен эшләр дә тәмамлангач, бәрәңгеләрне китмәнләп бетергәч, көн белән төн тигезләшкән вакытта 22 июнь тирәләрендә дә үткәрәләр иде", ди Җәүһәрова.

Русиядә яшәгән төрле халыкларның күңеле белән үз иткән, үзенең милли рухына туры килгән бәйрәмнәрне үзгәртү 30нчы елларда ук башланган була.

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

"1930 елда Максим Горький алып барган язучыларның җыелышыннан соң фольклорны идеологик коралга әйләндерү һәм шул ук вакытта халыкны бәйдән ычкындырмау, яңа совет тормышына яраклаштырган фольклор әсәрләре барлау, эзләү, ул гына да түгел, тудыру башлана. Коммунистлар партиясендәгеләр дә технологлар булган. Алар гореф-гадәтләрне халыкның акылы белән идарә итү өчен кирәк кадәр генә күләмдә, кирәкле урында кулланып идарә итү инструментына әйләндерәләр", ди Җәүһәрова.

Хәзер кайбер галимнәр Сабантуйны, ул сабан беткәч, чәчү беткәч була торган бәйрәм, "сабанның туе" дип аңлатырга тырыша. Җәүһәрова Сабантуйның элекке заманнарда чәчү беткәч түгел, ә башланганчы үткәрелә торган бәйрәм булганлыгын әйтә.

"Сабантуй – татар халкының язгы бәйрәме ул. Аның исеме үк сабан алдыннан була торган бәйрәм икәнне күрсәтеп тора. Сабан алды туе, сабанга төшкәнче үк үткәрелә торган бәйрәм. Ул тәңречелектән үк күчмә халык булып яшәп, утрак тормышка күчкән вакытта ике мәдәни системаның традицияләре нигезендә формалашып, бүгенгә кадәр килгән бәйрәм.

Без җир җитешкәч кенә сабанга төшәбез, монда табигый цикл дигән төшенчәне дә онытмау кирәк, җир кардан ачыла һәм аңа орлык салына. Менә шушы орлыклар шытсын, уңышлы булсын, мул булсын, кояш вакытында нурын сипсен, вакытында яңгыры булсын дигән кебек – бөтен көндәлек яшәешкә мөнәсәбәтле өмет-ышанычларын халык шушы бәйрәмнең асылына салган.

Сабантуйның асылында безнең борынгы, төрки заманнардан килә торган, теге яисә бу ыруны саклауга мөнәсәбәтле иң көчлене сайлап алу кебек бәйгеләр ята. Тәңречелектә үк булган Батыр, аны сайлау, аннары аңа Саян һәм Алтай тауларында гына яши торган тау тәкәсе образында сакланып калган тәкә бирү. Аны тауларда бик биекләрдә йөргәнгә Аллаһы тәгаләгә иң якын җан иясе дип тә кабул иткәннәр.

Шул ук авыш баганага менү дә кирмәннәрне яулап алу традициясенә мөнәсәбәтле тамырларында хәрбилек булган бәйге. Сабантуйларның асылында көчле, булган ир егетләрне барлау, аларны быелгы батыр итеп билгеләү ята. Күзне бәйләп чүлмәк ватулар ул элекке заманнардан ук ориентлашу белән бәйле. Капчык сугышлары да ул җайдакны ат өстеннән бәреп төшерү белән бәйле", дип сөйли Җәүһәрова.

Узган гасырның 60нчы елларыннан идеологик вазыйфа да йөкләнгән Сабантуй хәзер исә мәгънәви асылын югалтып, үткәрелә торган вакыты үзгәртелеп республикага килгән кунакларның, спорт чараларында катнашучыларның күңелен күрү чарасына әйләнә башлады.

Универсиада спортчылары өчен үткәрелгән Казан Саабантуе
Универсиада спортчылары өчен үткәрелгән Казан Саабантуе

2013 елда Татарстан тарихында беренче тапкыр Казан Сабантуе июнь аеннан июль аена күчте. Милли бәйрәмне Универсиадага килгән спортчыларга күрсәтү өчен 13 июльдә үткәрделәр. Көндезге 11дә башланган тантаналы өлешен дөньяның 160 иленнән килгән кунак карады, аннары алар төрле спорт ярышларында катнаштылар, үзләренең көчләрен сынап карадылар, дип хисап тотты хакимияттәгеләр. Соңныннан көндезге сәгать бер тулып килгәндә генә Сабантуй үтә торган Каенлыкка Казан халкын кертә башладылар. Энәдән җепкә кадәр тикшереп кертелгәннәрне 1500 полиция хезмәткәре саклады.

Ул вакытта Азатлыкка Казан Сабантуена керә алмаган эшмәкәр Зилә Идрисова: "Мәйданга аерым кешеләр генә кертелде, чакыру бейджлары булганнар эләкте, ә без читтә калдык, сакчылар мәйданны камап алган иде", дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG